Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Көчле давылны тынычландыру

Көчле давылны тынычландыру

Кырык дүртенче бүлек

Көчле давылны тынычландыру

ГАЙСӘ көне буе төрле эшләр белән мәшгуль булган, шул исәптән ул ярдагы халыкны өйрәткән һәм аннан соң үз шәкертләренә сөйләгән мисалларын аңлаткан. Кич җиткәч, ул аларга: «Аръякка чыгыйк»,— дип әйтә.

Гәлиләя диңгезенең көнчыгыш ярында Декаполис өлкәсе урнашкан. Бу исем «ун» һәм «кала» мәгънәсе йөрткән де́ка һәм по́лис дигән грек сүзләреннән барлыкка килә. Декаполис өлкәсендәге шәһәрләр, анда күп кенә яһүдләр яшәсә дә, грек культурасының үзәге булып тора. Әмма Гайсә ул өлкәдә күп вәгазьләми. Бу баруында аңа анда озакка калырга ирек бирмиләр. Без моны соңрак күрербез.

Гайсә үз шәкертләренә диңгезнең аръягына чыгарга куша, һәм алар барысы да көймәгә утыра. Әмма аларның китүе игътибарсыз калмый. Тиздән башкалар да, көймәләргә утырып, аларга иярә. Үтәсе юл ерак түгел. Чынлыкта, Гәлиләя диңгезе — бу зур күл. Аның озынлыгы 21 километр чамасы, ә киңлеге 13 километрга кадәр җитә.

Билгеле, Гайсә нык арыган. Шуңа күрә берникадәр вакыттан соң ул көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә куеп, тирән йокыга тала. Кайбер рәсүлләр, Гәлиләя диңгезендә күп мәртәбәләр балык тотканга, көймә белән оста идарә итә белә. Шуңа күрә көймәне нәкъ алар алып бара.

Ләкин бу юлы бер кыенлык туа. Диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 метрга түбәнрәк урнашкан күл өстендәге һава температурасы якындагы таулардагыныкына караганда җылырак булганга, күлдә еш кына көчле җилләр күтәрелә һәм кинәт давыллар куба. Менә хәзер нәкъ шундый давыл куба да. Дулкыннар көймәгә каты итеп бәрелә, аның эченә су тула башлый, һәм ул батарга тора. Ә Гайсә һаман йоклый!

Шәкертләр бар көченә көймә белән идарә итәргә тырыша. Аларның һичшиксез моңарчы да давылларга эләккәне булган. Ләкин бу юлы аларның көчләре бетеп бара. Батабыз дип куркып, алар Гайсәне уята. «Остаз, һәлак булабыз бит, сиңа барыбермени?» — дип кычкыра алар.

Гайсә торып, җилгә һәм диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — дия. Ярсулы җил басыла һәм диңгез тына. Аннары ул шәкертләреннән: «Ни өчен сез шулай курыктыгыз? Әле дә иманыгыз юкмыни?» — дип сорый.

Шәкертләрне көчле курку биләп ала. Алар бер-берсенә: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына»,— дип әйтә.

Нинди куәтле көчкә ия Гайсә! Безнең Патшабызның табигать көчләрен үзенә буйсындырырга көче бар. Патшалык идарәсе вакытында Гайсә үзенең бар игътибарын җиргә юнәлткәч, кешелек коточкыч табигать афәтләреннән бүтән инде зыян күрмәячәк. Моны белү безне бик юата!

Давыл басылгач күп тә үтми, Гайсә үз шәкертләре белән диңгезнең көнчыгыш ярына исән-имин килеп җитә. Бәлки, башка көймәләр андый көчле давылга эләкмичә өйләренә исән-сау кайтып җиткән. Марк 4:35—5:1; Маттай 8:18, 23—27; Лүк 8:22—26.

▪ Декаполис нәрсә ул, һәм ул кайда урнашкан?

▪ Ни сәбәптән Гәлиләя диңгезендә көчле давыллар күтәрелә?

▪ Көчләре калмагач, шәкертләр нәрсә эшли?