Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Лазарның терелтелүе

Лазарның терелтелүе

Туксан беренче бүлек

Лазарның терелтелүе

ГАЙСӘ үзенә ияргән кешеләр белән хәзер Лазарның кабере янына килә. Чынлыкта бу кабер — зур таш белән капланган мәгарә. «Ташны алып куегыз»,— ди Гайсә.

Марта, Гайсәнең нәрсә эшләргә җыенганын әле аңламаганга: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип аңа каршы төшә.

Ләкин Гайсә аңардан: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?» — дип сорый.

Шуңа күрә ташны алып куялар. Шунда Гайсә, күккә карап, болай дип дога кыла: «Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа. Әйе, син һәрвакыт мине ишетәсең, мин моны беләм, ләкин бу сүзләрне монда басып торучы кешеләр өчен, мине син җибәргәнгә ышансыннар өчен әйттем». Ни өчен Гайсә халык алдында дога кыла? Чөнки ул кешеләрнең үзе эшләячәк могҗизаны Аллаһыдан бирелгән көч белән башкарачагын белүләрен тели. Аннары ул каты тавыш белән: «Лазар, чык!» — дип кычкыра.

Шунда Лазар кабердән чыга. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган була. «Чишегез аны, йөрсен»,— дип әйтә Гайсә.

Бу могҗизаны күреп, Мәрьям белән Мартаны юатырга килгән күп кенә яһүдләр Гайсәгә иман итә башлый. Әмма башкалар фарисейлар янына барып, Гайсә кылганны сөйләп бирә. Шунда фарисейлар белән баш руханилар Югары киңәшмә җыя.

Иң баш рухани Каяфәс, шулай ук фарисейлар белән саддукейлар, баш руханилар һәм моңа кадәрге иң баш руханилар — Югары киңәшмә әгъзалары болай дип сукрана: «Нәрсә эшләргә инде? Бу кеше күп могҗизалар кыла бит. Моны болай гына калдырсак, барысы аңа иман итә башлаячак, шунда римлылар килеп, урыныбызны да, халкыбызны да басып алачаклар».

Дини җитәкчеләр Гайсәнең «күп могҗизалар» кылганын танысалар да, аларны үз урыннарын һәм хакимлекләрен ничек сакларга икәнлеге генә борчый. Лазарның үледән терелтелүе аеруча саддукейлар өчен яңакларына сугуга тиң, чөнки алар терелтелүгә ышанмый.

Каяфәс (күрәсең, саддукей) хәзер болай ди: «Сез бернәрсә дә белмисез һәм аңламыйсыз. Бөтен халык һәлак булганчы, халык өчен бер кешенең үлүе сезнең өчен хәерлерәк бит».

Моны әйтергә Каяфәсне Аллаһы этәрә, чөнки рәсүл Яхъя соңрак: «Ул [Каяфәс] моны үзеннән әйтмәде»,— дип язган. Бу сүзләр белән Каяфәснең чынлыкта Гайсә алга таба да аларның абруйларын төшермәсен һәм хакимлекләрен какшатмасын өчен үтерелергә тиеш дип әйтәсе килгән. Әмма, Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Каяфәс Гайсәнең «халык өчен генә түгел, ә шулай ук... Аллаһы балаларын бергә җыяр өчен үләргә» тиешлеге турында пәйгамбәрлек әйткән. Һәм чыннан да, Аллаһының нияте буенча, аның Улы бар кешеләр өчен йолым буларак үләргә тиеш.

Каяфәс Югары киңәшмәне күндереп, алар белән Гайсәне үтерергә сүз куеша. Ә Гайсә, бәлки, үзенә яхшы мөнәсәбәттә булган Югары киңәшмә әгъзасы Никәдимнән бу хакта белеп, аннан китә. Яхъя 11:38—54.

▪ Ни өчен Гайсә Лазарны терелтер алдыннан халык алдында дога кыла?

▪ Терелтүне күргән кешеләр моңа ничек карый?

▪ Югары киңәшмә әгъзаларының явыз булулары нәрсәдән ачыклана?

▪ Каяфәснең нәрсә әйтәсе килгән, ләкин Аллаһы аның аша нинди пәйгамбәрлек әйткән?