Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мартага бирелгән киңәш һәм башка киңәшләр

Мартага бирелгән киңәш һәм башка киңәшләр

Җитмеш дүртенче бүлек

Мартага бирелгән киңәш һәм башка киңәшләр

ЯҺҮДИЯ буйлап хезмәт итеп йөргәндә Гайсә Битания авылына керә. Анда Марта, Мәрьям һәм бертуганнары Лазар яши. Гайсә элегрәк алар белән танышкан булган, күрәсең, һәм алар якын дуслар булып киткән. Хәзер Гайсә аларның өйләренә бара, һәм Марта аны ачык йөз белән каршы ала.

Мартаның Гайсәне үзендә булган иң яхшысы белән тәэмин итәсе килә. Чыннан да, үз өеңдә вәгъдә ителгән Мәсихне кунак итү — зур хөрмәт! Шуңа күрә Марта тәмле сый-хөрмәт әзерләргә керешә һәм Гайсәгә үзләрендә яхшы булсын дип күп көч куя.

Аның Мәрьям исемле сеңлесе исә Гайсәнең аяк очына утырып, аның сүзләрен тыңлый. Берникадәр вакыттан соң Марта Гайсә янына килеп: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— дип әйтә.

Ләкин Гайсә Мәрьямгә бер сүз дә әйтми. Киресенчә, ул Мартага, материаль нәрсәләр турында чиктән тыш кайгыртканы өчен, мондый киңәш бирә: «Марта, Марта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең. Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр». Гайсәнең сүзләре буенча, күп вакыт сарыф итеп, мул табын әзерләүнең кирәге юк. Берничә я хәтта бер ашамлык та җитәрлек.

Мартаның ниятләре яхшы; аның кунакчыл хуҗабикә буласы килә. Әмма материаль нәрсәләр турында артык борчылып, ул Аллаһы Улының үзеннән өйрәнү мөмкинлеген ычкындыра! Шуңа күрә Гайсә сүзен болай дип тәмамлый: «Мәрьям исә яхшырагын сайлады, һәм бу аңардан алынмас».

Соңрак, башка бер очракта, шәкертләренең берсе Гайсәгә: «Хуҗам, Яхъя үзенең шәкертләрен дога кылырга өйрәткән кебек, безне дә дога кылырга өйрәтче»,— ди. Гайсә якынча ел ярым элек Таудагы вәгазендә үрнәк доганы әйткәндә, бу шәкерт анда булмаган, күрәсең. Шуңа күрә Гайсә биргән киңәшләрен кабатлый, ә аннары өзлексез дога кылырга кирәклегенә басым ясар өчен, бер мисал китерә.

«Әйтик, сезнең дустыгыз бар, ди,— дип сүзен башлый Гайсә.— Һәм сез төн уртасында аның янына барып, аңа болай дисез: „Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле, чөнки әле генә сәяхәт итүче бер дустым килде, ә минем аның алдына куярга бернәрсәм дә юк“. Ә ул өй эченнән: „Борчып йөрмә әле, ишекләр инде бикле, балаларым да минем белән ятакта; мин торып, сиңа бернәрсә дә бирә алмыйм“,— дияр. Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына торып, икмәк бирмәсә дә, тегесе үз дигәнендә нык торганга, урыныннан күтәрелеп аңа бар кирәклесен бирер».

Бу чагыштыру ярдәмендә Гайсәнең Йәһвә Аллаһы, бу мисалдагы дус кебек, үтенечләргә теләр-теләмәс җавап бирә дип әйтәсе килмәгән, юк. Аның шуңа игътибар итәсе килгән: әгәр дә ярдәм итәргә әзер булмаган дус үз дигәнендә нык торган дустының үтенеченә җавап бирә икән, безнең кайгыртучан күктәге Атабыз моны бигрәк тә эшләячәк! Шуңа күрә Гайсә болай дип дәвам итә: «Сезгә шуны әйтәм: бертуктаусыз сорагыз — һәм сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — һәм табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — һәм сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба һәм шакучыга ачарлар».

Аннары Гайсә камил булмаган, гөнаһлы кешеләр турында болай ди: «Арагыздагы кайсы ата балык сораучы улына елан бирер? Я йомырка сораса, кайсы ата чаян бирер? Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны бигрәк тә бирәчәк!» Чыннан да, кат-кат дога кылырга кирәклеген күрсәтүче нинди дәртләндергеч мисал! Лүк 10:38—11:13.

▪ Ни өчен Марта Гайсәнең күңелен табарга тырыша?

▪ Мәрьям нәрсә эшли, һәм ни өчен Гайсә Мартаны түгел, ә сеңлесен мактый?

▪ Ни өчен Гайсә дога кылуга кагылышлы киңәшләрне янә кабатларга була?

▪ Кат-кат дога кылырга кирәклеген Гайсә нинди мисал аша күрсәтә?