Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Махаулы кешене кызгану

Махаулы кешене кызгану

Егерме бишенче бүлек

Махаулы кешене кызгану

ГАЙСӘ үзенең дүрт шәкерте белән Гәлиләя шәһәрләрендә вәгазьләгәндә, аның искиткеч гамәлләре турындагы хәбәрләр бөтен әйләнә-тирәгә тарала. Бу хакта бер шәһәрдә яшәүче махаулы кеше дә ишетә. Табиб Лүк язганча, ул «бөтен тәне махаулы» кеше була. Көчәя барган бу коточкыч чир әкренләп кеше тәненең төрле өлешләрен бозып ямьсезли. Шуңа күрә бу ир бик аяныч хәлдә була.

Гайсә бу шәһәргә килгәч, ул махаулы кеше аның янына килә. Муса кануны буенча, махаулы кеше башкалар үзенә якынлашмасын һәм махау йоктырмасын өчен: «Нәҗес! Нәҗес!» — дип кычкырып йөрергә тиеш. Бу махаулы Гайсә янына килә һәм тезләнеп: «Әфәнде, әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялвара.

Нинди нык иман ул кешедә! Әмма нинди аяныч хәлгә китергән аны бу авыруы! Гайсә нәрсә эшләр? Ә син нәрсә эшләр идең? Бик кызганып, Гайсә кулын суза да, аңа кагылып: «Телим. Тазарын»,— дип әйтә. Һәм аның махау авыруы шунда ук юкка чыга.

Син андый кызганучан кешенең үзеңнең патшаң булуын теләр идеңме? Гайсәнең бу махаулы кеше белән үзен шундый назлы тотуы безне, ул патша булып идарә иткәндә, Зәбур китабындагы мондый пәйгамбәрлекнең үтәләчәгенә ышандыра: «[Ул] ярлыны, мескенне кызганыр, һәм мескеннәрнең җаннарын коткарыр». Әйе, ул вакытта Гайсә үзенең көчле теләген — бар газапланган кешеләргә ярдәм итү теләген үтәячәк.

Гайсәнең хезмәте аркасында халык болай да шау-шу килгәнгә, ул махаудан савыккан бу кешене: «Кара аны, берәүгә дә берни сөйләмә»,— дип тыя; шулай итеп Ишагыйянең пәйгамбәрлеге үтәлә. Аннары ул аңа: «Руханига барып күрен һәм тазарынуың өчен Муса кушканны китер, бу аларга шаһитлек булыр»,— дип әйтә.

Ләкин бу кеше шулкадәр бәхетле ки, үзе белән булган могҗиза турында сөйләми булдыра алмый. Ул бөтен җирдә бу турыда сөйли башлый һәм кешеләрдә, күрәсең, зур кызыксыну уята, шунлыктан Гайсә ачыктан-ачык бер шәһәргә дә керә алмый. Ул беркем дә яшәмәгән аулак урыннарда кала. Аны тыңлар өчен һәм үз авыруларыннан савыгыр өчен, кешеләр һәрьяктан аның янына килә. Лүк 5:12—16; Марк 1:40—45; Маттай 8:2—4; Левиләр 13:45; 14:10—13; Мәдхия 71:13; Ишагыйя 42:1, 2.

▪ Махау авыруы кешене ничек җәрәхәтли, һәм махаулы кеше нәрсә эшләргә тиеш булган?

▪ Бер махаулы кеше Гайсәгә ничек мөрәҗәгать итә, һәм Гайсәнең аңа күрсәткән мөнәсәбәтеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

▪ Савыккан кеше Гайсәнең нинди боерыгына буйсынмый, һәм моның нәтиҗәсе нинди була?