Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Менә ул кеше!»

«Менә ул кеше!»

Йөз егерме өченче бүлек

«Менә ул кеше!»

ПИЛАТКА Гайсәнең үзен тотышы бик нык тәэсир итә, һәм ул аны азат итәр өчен башка мөмкинлек эзли. «Сезнең йолагыз буенча,— дип әйтә ул халыкка,— мин сезгә Пасах бәйрәме уңаеннан бер кешене азат итәргә тиеш».

Кеше үтерүче, Бараб исемле үтә явыз бер кеше дә шул көннәрдә төрмәдә утыра. Һәм Пилат: «Сезгә кемне азат итим: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?» — дип сорый.

Баш руханилар халыкны котыртып торганга, кешеләр Барабны азат итәргә, ә Гайсәне үлемгә тапшырырга сорый. Пилат бирешми һәм кабат: «Бу ике кешенең кайсысын сезгә азат итим?» — дип сорый.

— Барабны,— ди халык.

— Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? — дип аптырап кала Пилат.

— Аны баганага кадакла! Кадакла аны! — дип кычкыра каты тавыш белән халык.

Аларның гаепсез кешене үлемгә тапшырырга сораганнарын белеп, Пилат Гайсәне яклый: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә тапмадым, шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәм».

Аның тырышлыкларына карамастан, ярсыган халык төркеме, дини җитәкчеләренең котыртуына бирелеп: «Аны баганага кадакла!» — дип кычкыруын дәвам итә. Руханилар аркасында котырынган халык кан түгелүен тели. Ә бит нибары биш көн генә алдарак аларның кайберәүләре, Гайсә Иерусалимга Патша булып кергәндә, аны хәтта каршы алгандыр! Һәрхәлдә, халык арасында Гайсә шәкертләре булса да, алар дәшмичә тора һәм башкалардан аерылмаска тырыша.

Пилат үз тырышлыкларының юкка булуын һәм, киресенчә, шау-шуның күтәрелә барганын күреп, су алып халык алдында кулларын юа да: «Бу кешенең канында минем гаебем юк, үзегез карагыз»,— ди. Шунда халык: «Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын»,— ди.

Шулай итеп, халыкның таләпләрен үтәп һәм аның күңелен табар өчен, Пилат, бу дөрес түгел икәнен белсә дә, Барабны азат итә. Шуннан соң Гайсәнең киемен салдырып, аны камчыларга куша. Римлыларның камчылаулары турында бер журналда болай дип әйтелә:

«Моның өчен кыска чыбыркы (флагрум яки флагеллум) кулланганнар. Аны төрле озынлыктагы тар күн каешлардан кайвакыт аларны үреп ясаганнар. Ясаганда, чыбыркыга кечкенә тимер шариклар я сарык сөягенең очлы кисәкләрен бәйләп барганнар. [...] Рим гаскәриләре кеше аркасына шул чыбыркы белән сукканда, шариклар аның тәнен имгәткәннәр, ә күн каеш белән очлы сөяк кисәкләре кеше тиресен дә, итен дә җәрәхәтләгәннәр. Суккан саен, кеше тәне тагы да тирәнрәк җәрәхәтләнгән. Нәтиҗәдә, аркасы асылынып төшкән канлы ит кисәкләре белән капланган» («The Journal of the American Medical Association»).

Камчылаганнан соң, Гайсәне кабат идарәче сараена алып китәләр, һәм аның янына бөтен гаскәриләр төркеме җыела. Алар чәнечкеле үсемлектән таҗ үрәләр һәм аның башына кидереп, аны мәсхәрәлиләр; аның уң кулына таяк тоттыралар һәм патшалар киеп йөргән куе кызыл төстәге кием кидерәләр. Алар: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — диеп, аңардан мыскыллап көләләр, аңа төкерәләр һәм яңаклыйлар. Кулыннан таякны тартып алып, башына сугалар, һәм шулай итеп чәнечкеле үсемлектән үрелгән «таҗның» чәнечкеләре Гайсәнең башына тагы да тирәнрәк кадала.

Моның барысына карамастан, Гайсә бирешми һәм аның үзен тотышы хөрмәткә лаек булып кала. Бу Пилатка бик нык тәэсир итә, һәм ул аны азат итәр өчен тагын бер адым ясап, халыкка болай ди: «Менә, мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим. Сез моны белсен өчен, аны сезнең янга чыгарам». Җәрәхәтләнгән Гайсәне күрү аларның йөрәкләрен йомшартыр дип өметләнгәндер Пилат. Гайсә йөзенә кан агып төшкән, аңа бик авыр икәне йөзеннән күренеп тора. Аның башында чәнечкеле үсемлектән үрелгән таҗ, ә өстендә куе кызыл төстәге кием. Ул каты күңелле халык төркеме алдында басып торганда, Пилат: «Менә ул кеше!» — ди.

Кыйналган һәм җәрәхәтләнгән булуына карамастан, алар алдында тарихтагы иң күренекле һәм иң бөек кеше басып тора! Гайсә үзен тыныч тота һәм аның тотышы хөрмәткә лаек. Бу аның бөек шәхес булуын күрсәтә, һәм хәтта Пилат та моны таный, чөнки аның сүзләрендә хөрмәт тә, кызгану да чагыла. Яхъя 18:39—19:5; Маттай 27:15—17, 20—30; Марк 15:6—19; Лүк 23:18—25.

▪ Пилат Гайсәне азат итәр өчен нәрсә эшли?

▪ Җаваплылыктан качарга тырышып Пилат нәрсә эшли?

▪ Борынгы заманнарда камчылар өчен нәрсә кулланганнар?

▪ Камчылаганнан соң, Гайсәдән ничек мыскыллап көләләр?

▪ Пилат Гайсәне азат итәр өчен тагын нәрсә эшли?