Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Миналар турында мисал

Миналар турында мисал

Йөзенче бүлек

Миналар турында мисал

ГАЙСӘ, мөгаен, әле һаман да Заккай өендә. Анда ул Иерусалимга барышлый тукталган иде. Аның шәкертләре, Гайсә Иерусалимда үзен Мәсих итеп игълан итәчәк һәм үзенең Патшалыгын урнаштырачак дип уйлый. Аларның бу карашын төзәтер өчен һәм Патшалыкның идарә итә башлавына әле ерак икәнен күрсәтер өчен, Гайсә бер мисал китерә.

«Затлы нәселдән булган бер кеше,— дип башлый ул,— патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән. Аннан соң ул кире кайтырга тиеш булган». «Затлы нәселдән булган... кеше» — Гайсә, ә «ерак ил» — күкләр. Гайсә күккә килгәч, Атасы аңа патша хакимлеген бирәчәк.

Әмма киткәнче, затлы нәселдән булган бу кеше ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберсенә көмеш мина бирә һәм: «Мин кайтканчы боларны сәүдә эшендә кулланыгыз»,— дип әйтә. «Ун хезмәтче» — Гайсәнең беренче шәкертләре. Әмма «ун хезмәтче» шулай ук күктәге Патшалыкта Мәсихнең булачак бар варисташларын да символлаштыра.

Көмеш миналар — кыйммәтле тәңкәләр, аларның һәрберсе авыл хуҗалыгы эшләрен башкарган эшченең якынча өч айлык эш хакын тәшкил итә. Ләкин миналар нәрсә символлаштыра? Һәм хезмәтчеләр аларны ничек кулланырга тиеш?

Миналар — рухтан туган шәкертләрнең милке. Ул күк Патшалыгының мирасчылар санын арттыруда кулланыла. Алар аны Гайсә вәгъдә ителгән Патшалыкта Патша булып кайтканчы кулланачак. Гайсә терелтелеп, үз шәкертләренә күренгәннән соң, ул аларга күбрәк шәкертләр әзерләр өчен һәм шулай итеп күктәге Патшалыкка керәчәк кешеләрне җыяр өчен, символик миналар биргән.

Гайсә болай дип дәвам итә: «Ләкин ватандашлары аны [затлы нәселдән булган кешене] нәфрәт иткән һәм аның артыннан: „Без бу кешенең безнең өстән патша булуын теләмибез“,— дип әйтер өчен, илчеләр җибәргән». Ватандашлар — Гайсәнең шәкертләре булмаган исраиллеләр, ягъни яһүдләр. Гайсә күккә күтәрелгәннән соң бу яһүдләр аның шәкертләрен эзәрлекләп, Гайсәнең үзләре өстеннән патша булуын теләмәгәннәрен күрсәткән. Шулай итеп алар илчеләр җибәргән ватандашлар кебек эш иткән.

Ун хезмәтче үзләренә бирелгән миналарны ничек куллана? Гайсә болай ди: «Патша хакимлеген кабул итеп кайтып җиткәч, ул көмеш акча бирелгән хезмәтчеләрен, шул акчаларны эштә кулланып күпме табыш алганнарын белер өчен, үзе янына чакырырга кушкан. Беренчесе килеп: „Хуҗам, син биргән мина ун мина табыш китерде“,— дигән. Ул аңа: „Бик әйбәт, син яхшы хезмәтче! Кечкенә генә нәрсәдә тугры булганың өчен, сиңа ун шәһәр өстеннән хакимлек бирелә“,— дигән. Шунда икенчесе килеп: „Хуҗам, син биргән мина биш мина табыш китерде“,— дип әйткән. Хуҗасы аңа: „Син биш шәһәр белән идарә итәчәксең“,— дигән».

Ун минасы булган хезмәтче — 33 елның Илленче көн бәйрәменнән башлап хәзергә чаклы җыела барган шәкертләр, шул исәптән рәсүлләр төркеме. Минасы биш мина табыш китергән хезмәтче дә шул ук дәвердәге шәкертләр төркемен символлаштыра. Ләкин алар үз мөмкинлекләре һәм сәләтләреннән чыгып, җирдәге патша милкен арттыра. Ике төркем дә ашкынып яхшы хәбәрне вәгазьли, һәм нәтиҗәдә күп кенә эчкерсез кешеләр мәсихчеләр булып китә. Тугыз хезмәтченең эшләре уңышлы барган, һәм алар табыш алган.

«Башкасы,— дип сүзен дәвам итә Гайсә,— килеп болай дип әйткән: „Хуҗам, менә син биргән мина, мин аны кулъяулыкка төреп, саклап тоттым. Мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит; акча салмаган урыннан акча аласың, чәчмәгәнеңне урасың“. Хуҗасы аңа болай дип әйткән: „Явыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрең белән хөкем итәм. Син минем кырыс булуымны, акча салмаган урыннан акча алуымны, чәчмәгәнне уруымны белә идең бит, алайса, ни өчен мин биргән көмеш акчаларны әйләнешкә кертмәдең? Ул чакта мин кайткач, аларны табышы белән алган булыр идем“. Шунда ул үзе янында торучыларга: „Аңардан минаны алыгыз да, ун минасы булганга бирегез“,— дигән».

Явыз хезмәтченең символик минасын югалтуы күктәге Патшалыкта урынны югалту дигәнне аңлата. Әйе, ул ун шәһәр я биш шәһәр өстеннән идарә итү хөрмәтеннән мәхрүм ителә дип әйтеп була. Шуңа да игътибар итик: бу хезмәтче берәр нинди начар эш кылганы өчен түгел, ә үз хуҗасы патшалыгының байлыгын арттырмаганы өчен явыз дип игълан ителә.

Явыз хезмәтченең минасы беренче хезмәтчегә бирелгәч, кемдер: «Хуҗабыз, аның ун минасы бар бит инде!» — дип каршы төшә. Әмма Гайсә болай ди: «Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр. Ә инде үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез». Лүк 19:11—27; Маттай 28:19, 20.

▪ Ни өчен Гайсә миналар турында мисал китерергә була?

▪ Затлы нәселдән булган кеше кем ул, һәм ул нинди илгә китә?

▪ Хезмәтчеләр кемнәр алар, һәм миналар нәрсәне символлаштыра?

▪ Ватандашлар кемнәр алар, һәм алар үз нәфрәтләрен ничек белдерә?

▪ Ни өчен бер хезмәтче явыз дип атала, һәм аның мина югалтуы нәрсә аңлата?