Мирас турындагы сорау
Җитмеш җиденче бүлек
Мирас турындагы сорау
ХАЛЫК, күрәсең, Гайсәнең фарисей өендә кунакта булганын белә. Меңләгән кеше урамда җыелып аның чыкканын көтеп тора. Гайсәгә каршы килгән һәм сөйләгән сүзләренә бәйләнерлек нәрсә табарга тырышкан фарисейлардан аермалы буларак, халык аны хөрмәтләп һәм рәхәтләнеп тыңлый.
Башта Гайсә үз шәкертләренә: «Фарисейлар ачыткысыннан, ягъни икейөзлелектән сакланыгыз»,— ди. Ул табында утырганда фарисейларның бөтен дини төзелеше икейөзлелек белән сугарылган икәнен күрсәткән иде инде. Ләкин фарисейларның явызлыгы ясалма диндарлыклары астына яшерелсә дә, алар ахыр чиктә фаш ителәчәк. «Ачыкланмый калачак яшерелгән һичнәрсә юк,— дип әйтә Гайсә,— һәм беленми калачак серле һичнәрсә юк».
Гайсә 12 рәсүлен Гәлиләя буйлап вәгазьләргә җибәргәндә әйткән дәртләндерү сүзләрен янә кабатлый: «Тәнне үтереп тә, башка һичнәрсә эшли алмаучылардан курыкмагыз». Аллаһы хәтта чыпчыкларны да онытмый, шуңа күрә Гайсә үз шәкертләрен Аллаһының аларны онытмаячагына ышандыра. Ул болай ди: «Сезне халык җыелышлары, хөкүмәт кешеләре һәм хакимнәр алдына китергәндә... изге рух сезне нәрсә әйтергә кирәк икәненә өйрәтәчәк».
Шунда халык арасыннан берәү Гайсәгә: «Остаз, абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен әле»,— дип әйтә. Муса кануны буенча, беренче туган угылга мирасның икеләтә өлеше бирелергә тиеш, шуңа күрә бәхәсләшер өчен сәбәп юк. Ләкин бу кешенең, күрәсең, үзенә тиешлесеннән артыграк аласы килә.
Гайсә бу мәсьәләгә катышмыйча акыллы эш итә. «Сезне хөкем итәргә яки малыгызны бүләргә мине кем билгеләгән?» — дип сорый ул. Аннары Гайсә халыкка мондый җитди үгет бирә: «Сак булыгыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел». Әйе, кеше күпме генә милек җыймасын, ул үләчәк һәм бар нәрсәсе торып калачак. Моңа басым ясар өчен һәм шулай ук Аллаһы алдында яхшы исем булдырмау акылсызлык икәнен күрсәтер өчен, Гайсә бер мисал китерә:
«Бер бай кеше иген кырында мул уңыш җыйган һәм үз эченнән генә: „Миңа нәрсә эшләргә инде? Ашлыгымны салыр урыным юк бит“,— дип уйлана башлаган. Шунда ул болай дигән: „Ә, менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтәм дә, зуррак амбарлар салам һәм бөтен ашлыгымны, бөтен малымны шунда җыям. Шул чак үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың җыелган; ял ит, аша, эч, күңел ач“,— диярмен“. Әмма Аллаһы аңа болай дигән: „И акылсыз, шушы төндә синнән җаныңны алачаклар. Җыйганнарың кемгә калыр соң?“ »
Сүзен йомгаклап, Гайсә болай ди: «Үзе өчен хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була». Шәкертләр байлык җыю тозагына, бәлки, эләкмәстер дә, ләкин көндәлек мәшәкатьләр аркасында аларның бик тиз Йәһвәгә җаны-тәне белән хезмәт итми башлавы бар. Шуңа күрә Гайсә, бу очрактан файдаланып, ел ярым элек Таудагы вәгазендә биргән файдалы киңәшне кабатлый. Ул үз шәкертләренә болай ди:
«Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: үз җаныгыз өчен нәрсә ашарга дип һәм үз тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз, җитәр... Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; әмма Аллаһы аларны туендыра... [...] Кырдагы лаләләрнең үсүенә игътибар итегез: алар эшләми дә, эрләми дә, әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән».
«Шуңа күрә, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип, бүтән кайгырып йөрмәгез. Чөнки дөньядагы халыкларның төп кайгылары — шул, ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. Ләкин сез алга таба да аның Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы сезгә бирелер».
Аеруча акча ягыннан кыенлыклар булган вакытларда Гайсәнең сүзләрен игътибарга алу мөһим. Кеше материаль ихтыяҗлары турында чиктән тыш борчылып рухи нәрсәләрне икенче урынга куя башлый икән, димәк, ул шуны күрсәтә: ул Аллаһының үз хезмәтчеләрен бар кирәклесе белән тәэмин итәргә сәләтле икәненә ышанып бетми. Лүк 12:1—31; Канун 21:17.
▪ Ни өчен бер ир кеше Гайсәгә үтенеч белән мөрәҗәгать итә, һәм Гайсә нинди үгет бирә?
▪ Гайсә нинди мисал китерә, һәм аның мәгънәсе нинди?
▪ Гайсә нинди киңәшне кабатлый, һәм ни өчен ул урынлы?