Мисаллар ярдәмендә өйрәтү
Кырык өченче бүлек
Мисаллар ярдәмендә өйрәтү
ГАЙСӘ фарисейлар белән, күрәсең, Кәпернаумда сөйләшкәннән соң, шул ук көнне Гәлиләя диңгезе ярына бара. Анда күп халык җыела. Көймәгә утырып, ул ярдан бераз эчкәрәк китә һәм ярдагы кешеләрне күктәге Патшалык турында өйрәтә башлый. Ул төрле мисаллар китереп, кешеләргә таныш булган нәрсәләр турында сөйли.
Башта Гайсә орлыклар чәчүче кеше турында сөйли. Кайбер орлыклар юл буена төшә, һәм кошлар аларны чүпләп бетерә. Башкалары туфрагы аз булган ташлы урынга төшә. Яшь үсемлекләр, тамырлары тирән булмаганлыктан, кояшның көйдергеч нурлары астында корый. Бүтәннәре исә чәнечкеле үсемлекләр арасына төшә, һәм шытып чыкканда шул үсемлекләр аларны басып китә. Ә кайберләре яхшы җиргә төшә һәм берәүләре йөз, икенчеләре алтмыш, ә башкалары утыз тапкыр күбрәк уңыш бирә.
Башка мисал китереп, Гайсә Аллаһы Патшалыгын орлык чәчүче кеше белән чагыштыра. Көннәр үтә бара, кеше төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык үсә бара. Кеше аның ничек үскәнен белми. Орлык үзеннән-үзе үсә һәм башаклана. Бодай өлгергәч, кеше уңыш җыя.
Өченче мисал китереп, Гайсә үз басуына яхшы орлык чәчкән кеше турында сөйли. «Кешеләр йоклаганда», дошман килеп, бу басуга бодай арасына чүп үләне чәчә. Хуҗаның хезмәтчеләре аңардан: «Чүп үләнен барып утыйкмы соң?» — дип сорый. Ул аларга: «Юк, утамагыз, югыйсә чүп үләне белән бергә ялгыш бодай үсентеләрен дә йолкуыгыз бар,— дип җавап бирә.— Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр. Ә урак өсте җиткәч, мин уручыларга болай дип әйтермен: „Иң элек чүп үләнен җыеп, яндырыр өчен көлтәләргә бәйләгез, ә аннан соң барып, бодайны җыегыз да, амбарга салыгыз“».
Үз сүзен дәвам итеп, Гайсә ярдагы кешеләргә тагын ике мисал сөйли. «Күкләр Патшалыгы» кеше үз басуына утырткан горчица орлыгына охшаш дип аңлата ул. Бу орлык бар орлыкларның иң кечкенәсе булса да, үсеп җиткәч, бакчадагы бар үсемлекләрнең иң зурысы булып китә. Ул агач булып үсә, һәм кошлар аның ботаклары арасында ышык урын таба.
Бүген кайбер кешеләр горчица орлыгыннан да кечерәк орлык бар дип әйтә. Ләкин Гайсә ботаника дәресе бирмәгән. Ул көннәрдә гәлиләялеләргә билгеле булган орлыкларның иң кечесе чыннан да горчица орлыгы булган. Шуңа күрә алар Гайсәнең нинди искиткеч үсү турында әйткәнен аңлаган.
Ахырда Гайсә тагын бер мисал китерә: «Күкләр Патшалыгы ачыткыга охшаш. Хатын-кыз аны алган да, ун килограмм он белән камыр басып куйган һәм бөтен камыр ачыган».
Бу биш мисалны сөйләгәннән соң, Гайсә халыкны җибәрә һәм үзе тукталган урынга кайта. Тиздән аның янына 12 рәсүле һәм башкалар килә.
Гайсә мисалларыннан өйрәнү
Гайсә ярдагы кешеләрне өйрәткәннән соң, шәкертләр аның янына килә. Алар аның яңа өйрәтү ысулы белән кызыксына. Гайсә моңарчы да ачык мисаллар китергән, ләкин беркайчан да аларны шулкадәр киң кулланмаган. Шуңа күрә алар: «Ни өчен син алар белән мисаллар китереп сөйләшәсең?» — дип сорый.
Гайсә моны: «Мин аларга мисаллар китереп сөйләрмен, дөнья яратылганнан бирле яшерен булганны вәгазьләрмен»,— дигән пәйгамбәрлек үтәлсен өчен эшли. Ләкин моңа башка сәбәпләр дә бар. Мисаллар ярдәмендә кеше йөрәгенең нинди икәнлеген белеп була.
Чынлыкта күпчелек кеше Гайсәне хезмәт итәргә һәм риясыз иярергә кирәк булган Хуҗа итеп санамый, ә оста сөйләүче һәм могҗизалар кылучы кеше итеп кенә күрә. Алар үзләренең карашларын һәм яшәү рәвешләрен бер дә үзгәртергә теләми. Андый үзгәрешләр ясарга алар әзер түгел.
«Шуңа күрә мин алар белән мисаллар китереп сөйләшәм дә,— дип әйтә Гайсә,— чөнки алар карыйлар, ләкин күрмиләр, ишетәләр, ләкин тыңламыйлар һәм мәгънәсенә төшенмиләр. Аларда Ишагыйянең мондый пәйгамбәрлеге үтәлә: „ ...бу халыкның йөрәге тупасланган“».
«Ә сезнең күзләрегез бәхетле,— дип дәвам итә Гайсә,— чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр. Сезгә хак сүз әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм тәкъваларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәделәр; һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәделәр».
Әйе, 12 рәсүлнең һәм алар белән булган кешеләрнең йөрәкләре ишеткән хәбәрне кабул итәргә әзер. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Сезгә күктәге Патшалыкның изге сере ачылган, ә аларга ачылмаган». Шәкертләре ишеткәннәрен аңларга теләгәнгә, Гайсә аларга чәчүче турындагы мисалны аңлата.
«Орлык — Аллаһы сүзе ул»,— дип әйтә Гайсә. Ә туфрак — бу кеше йөрәге. Юл буена төшкән орлыклар турында ул болай ди: «Иблис килә дә, алар иман итмәсен һәм котыла алмасын өчен, йөрәкләрендәге сүзне алып китә».
Туфрагы аз булган ташлы урынга чәчелгән орлыклар исә — сүзне шатлык белән кабул иткән кешеләрнең йөрәкләре. Әмма андый йөрәкләрдә сүз йөрәккә тирән тамырлана алмаганга, андый кешеләр сынаулар һәм эзәрлекләүләр вакытында читкә китә.
Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгәннәр — сүзне ишетүчеләр. Әмма тормыштагы мәшәкатьләр, байлык һәм ләззәтләр аларны читкә алып китә һәм тулысынча басып бетерә, һәм андыйларның уңышы өлгереп җитми.
Яхшы җиргә чәчелгәннәр исә — бу яхшы күңелле кешеләр. Алар, сүзне ишеткәч, аны тоталар һәм чыдамлылык күрсәтеп, җимеш китерәләр.
Гайсә янына өйрәткәннәрен аңлатсын дип килгән шәкертләр нинди бәхетле! Гайсә кешеләрнең хакыйкатьне аңлауларын тели, шуңа күрә үз мисалларын аңлаешлы итеп сөйли. «Әллә яктырткычны савыт белән каплар өчен яки сәке астына куяр өчен алып киләләрме?» — дип сорый ул. Гайсәнең сүзләре буенча, «аны югарырак урынга куяр өчен алып киләләр». «Шуңа күрә ничек тыңлавыгызга игътибар итегез»,— дип өсти ул.
Күбрәк белергә теләү бүләкләнә
Гайсә шәкертләргә чәчүче турындагы мисалны аңлатканнан соң, аларның күбрәк беләсе килә. «Басудагы чүп үләне турындагы мисалны безгә аңлатып бирче»,— дип сорый алар.
Шәкертләрнең ишеткәннәренә карашы ярдагы башка кешеләрнекеннән бик нык аерылып тора! Халыкның Гайсә сөйләгән мисалларның асылына төшенергә теләге юк, алар ишеткәннәренә канәгать. Бу кешеләрне үзе янына килгән кызыксынучан шәкертләренә каршы куеп, Гайсә болай ди:
«Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагы да өстәлер». Шәкертләр Гайсәне игътибар белән тыңлый һәм аның белән эчкерсез кызыксына, шуңа күрә аларга белемнәрен тирәнәйтү мөмкинлеге бирелә. Шәкертләренең соравына җавап итеп, Гайсә болай ди:
«Яхшы орлык чәчүче — ул Кеше Улы, басу — ул дөнья, яхшы орлыклар — ул Патшалык угыллары, чүп үләне — ул Явызның угыллары, ә аны чәчүче дошман — Иблис. Урак өсте — бу дөнья төзелешенең тәмамлануы, ә уручылар — фәрештәләр».
Үз мисалын бәйнә-бәйнә аңлатып биргәннән соң, Гайсә аның ахырын сурәтли. Дөнья төзелешенең ахыры вакытында уручылар, ягъни фәрештәләр, чүп үләнен, ялган мәсихчеләрне, «Патшалык угылларыннан» аерачак. Аннары «Явызның угыллары» юк ителү өчен билгеләнгән булачак, ә Патшалык угыллары, «тәкъвалар», үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачак.
Аннары Гайсә үзенең кызыксынучан шәкертләренә тагын өч мисал сөйли. Башта ул болай ди: «Күкләр Патшалыгы кырда яшерелгән хәзинәгә охшаш. Кеше аны тапкач, кабат яшергән. Ул шатлыгыннан барып бар булганын саткан да, шул кырны сатып алган».
«Күкләр Патшалыгы шулай ук,— дип дәвам итә ул,— югары сыйфатлы энҗеләр эзләп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән сәүдәгәргә охшаш. Ул бик кыйммәтле бер энҗене тапкач, барып, булган бар нәрсәсен саткан да, шул энҗене сатып алган».
Гайсә үзе яшерелгән хәзинәне тапкан кешегә һәм бик кыйммәтле бер энҗене тапкан сәүдәгәргә охшаш. Ул күктәге югары дәрәҗәсен калдырып һәм гади генә бер кеше булып яшәп, бар нәрсәне саткан дип әйтеп була. Һәм җирдә кеше буларак, ул хурлык һәм нәфрәт тулы эзәрлекләүләр кичерә һәм Аллаһының Патшалыгында Хаким булырга лаеклы икәнлеген исбат итә.
Гайсәнең шәкертләре дә, Мәсихнең хакимдәшләре я Патшалыкның җирдәге гражданнары булу әҗерен алыр өчен, бар нәрсәләрен «сатарга» тиеш. Без Аллаһы Патшалыгы эшләрен тормышыбызда иң кыйммәтле нәрсә, бәясез хәзинә я кыйммәтле энҗе итеп санарбызмы?
Ахырда Гайсә «күкләр Патшалыгын» төрле балыклар тотучы ятьмә белән чагыштыра. Балыкларны аерганда, ашарга яраксызларын читкә ташлыйлар, ә яхшыларын калдыралар. Дөнья төзелеше тәмамланганда нәкъ шулай булачак: фәрештәләр явызларны тәкъвалардан аерачаклар да «утлы мичкә ташлаячаклар».
Гайсә, беренче шәкертләрен «кеше тотучылар» булырга чакырып, бу балык тоту эшен башлап җибәргән. Фәрештәләр күзәтүендә балык тоту эше инде гасырлар буе дәвам итә. Ниһаять, төрле балыкны җыя торган Патшалыкны вәгазьләү эшен символлаштырган «ятьмәне» тартып чыгарырга вакыт җитә.
Яраксыз балык юк ителә, ә «яхшы балык» сакланып кала. Гайсәнең шәкертләре кебек, белемнәребезне һәм аңлавыбызны тирәнәйтергә омтылсак, безгә алга таба да өйрәтү биреләчәк һәм без мәңгелек тормыш бүләген алачакбыз. Маттай 13:1—52; Марк 4:1—34; Лүк 8:4—18; Мәдхия 77:2; Ишагыйя 6:9, 10.
▪ Гайсә кайчан һәм кайда халыкка мисаллар сөйли?
▪ Гайсә халыкка нинди биш мисал сөйли?
▪ Ни өчен Гайсә горчица орлыгы иң кечкенәсе дип әйтә?
▪ Ни өчен Гайсә мисаллар китереп сөйли?
▪ Гайсә шәкертләренең халыктан аерылып торганнары нәрсәдән күренә?
▪ Гайсә чәчүче турындагы мисалны ничек аңлата?
▪ Шәкертләр ярдагы халыктан нәрсә белән аерылып тора?
▪ Чәчүче, басу, яхшы орлык, дошман, урак өсте һәм уракчылар нәрсә аңлата?
▪ Гайсә тагын нинди өч мисал сөйли, һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп була?