Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мисал аша фаш итү

Мисал аша фаш итү

Йөз алтынчы бүлек

Мисал аша фаш итү

ГАЙСӘ хәзер гыйбадәтханәдә. Ул әле генә дин җитәкчеләрен кыен хәлдә калдырган иде. Алар аңнарына да килергә өлгерми, Гайсә алардан: «Ә менә бу хакта сез ни диярсез?» — дип сорап, бер мисал китерә һәм шуның белән аларның чынлыкта нинди кешеләр икәнен күрсәтә.

«Бер кешенең ике улы булган,— дип сөйли башлый Гайсә.— Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән. Тегесе: „Барам, хуҗам“,— дигән, ә үзе бармаган. Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган».

— Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән? — дип сорый Гайсә.

— Соңгысы,— дип җавап бирә алар.

Шунда Гайсә аларга болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак баралар». Әйе, салым җыючылар һәм фахишәләр башта Аллаһыга хезмәт итәргә теләмәгән. Ләкин аннары алар, икенче угыл кебек, тәүбә итеп, Аллаһыга хезмәт итә башлаган. Ә дин җитәкчеләре, беренче угыл кебек, Аллаһыга хезмәт итәчәкләре турында ачык итеп әйткән, әмма Гайсә игътибар иткәнчә: «[Чумдыручы] Яхъя сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар. Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз».

Дин җитәкчеләренең хатасы Аллаһыга хезмәт итмәүдә генә түгел. Алар — чынлыкта явыз, начар кешеләр. Гайсә моны тагын бер мисал китереп күрсәтә. «Бер хуҗа,— дип сөйли Гайсә,— йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән. Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр. Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр».

«Хезмәтчеләр» — пәйгамбәрләр. Аларны «хуҗа», Йәһвә Аллаһы, үзенең «йөзем бакчасындагы» «йөзем үстерүчеләргә» җибәреп тора. «Йөзем үстерүчеләр» — Исраил халкындагы җитәкчеләр, ә халык — Изге Язмаларда ачыкланганча, Аллаһының «йөзем бакчасы».

«Йөзем үстерүчеләр» «хезмәтчеләрне» кыйнаганга һәм үтергәнгә, Гайсә болай ди: «Ахырда ул [йөзем бакчасы хуҗасы]: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу — мирасчы. Әйдәгез, аны үтерик тә, мирасын үзебезгә алыйк“,— диешкәннәр. Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да, үтергәннәр».

Хәзер Гайсә, дин җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, алардан болай дип сорый: «Йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?»

«Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк,— дип җавап бирә дин җитәкчеләре,— ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак».

Шулай итеп алар үзләре дә абайламыйча үзләренә хөкем чыгара, чөнки алар да Йәһвәнең «йөзем бакчасында», Исраил халкында, «йөзем үстерүчеләр» санына керә. Йәһвә андый «йөзем үстерүчеләр» җимеш китерер дип көтә, ягъни үзенең Улына, чын Мәсихкә, иман итәрләр дип өметләнә. Әмма алар андый җимеш китерми, шуңа күрә Гайсә аларга болай ди: «Язмаларда [Мәдхия 117:22, 23 тә]: „Төзүчеләр кире каккан таш — ул иң мөһим почмак ташы булып китте. Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы? Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк. Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк, ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».

Канунчылар һәм баш руханилар Гайсәнең үзләре турында әйткәнен аңлый, һәм алар аны — законлы «мирасчыны» үтерергә тели. Шуңа күрә алардан, халык буларак, Аллаһы Патшалыгында идарә итү хөрмәте тартып алыначак һәм тиешле җимешләр китерәчәк яңа «йөзем үстерүчеләр» халкы барлыкка китереләчәк.

Дин җитәкчеләре Гайсәне пәйгамбәр дип санаган халыктан курка, шуңа күрә бу юлы аны үтерергә батырчылык итми. Маттай 21:28—46; Марк 12:1—12; Лүк 20:9—19; Ишагыйя 5:1—7.

▪ Гайсәнең беренче мисалындагы ике угыл кемне символлаштыра?

▪ «Хуҗа», «йөзем бакчасы», «йөзем үстерүчеләр», «хезмәтчеләр» һәм «мирасчы» кемнәрне символлаштыра?

▪ «Йөзем үстерүчеләр» белән нәрсә булачак, һәм аларны кем алмаштырачак?