Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәрхәмәтле булырга өйрәтү

Мәрхәмәтле булырга өйрәтү

Кырыгынчы бүлек

Мәрхәмәтле булырга өйрәтү

ГАЙСӘ, күрәсең, һаман да Наинда яки якындагы шәһәрләрнең берсендә. Шушы көннәрдә генә ул тол хатынның улын үледән терелткән. Шимун исемле фарисейның андый гаҗәеп эшләр кылучы кеше белән якыннанрак танышасы килә. Шул сәбәптән ул Гайсәне кунакка чакыра.

Гайсә, моны кунакка килгән кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге дип санап, элегрәк салым җыючылар белән гөнаһ кылучыларның чакыруын кабул иткән кебек, бу чакыруны да кабул итә. Әмма ул Шимунның өенә килгәч, аңа гадәттә кунакларга күрсәтелә торган игътибар күрсәтелми.

Яһүдләр тузанлы юллардан йөргәнгә, сандал кигән аяклары авырткан һәм пычранган. Һәм, гадәттә, кунакка килгән кешеләрнең аякларын салкын су белән юа торган булганнар. Ләкин Гайсә Шимунга кунакка килгәч, аның аякларын юмыйлар. Аны шулай ук, гадәт буенча, үбеп сәламләмиләр һәм кунак буларак, башына май сөртмиләр.

Кунаклар ашап утырган арада, бүлмәгә беркемгә белдертмичә чакырылмаган бер хатын керә. Шәһәрдә аны әхлаксыз тормыш алып баручы хатын-кыз буларак беләләр. Күрәсең, аңа Гайсәнең тәгълиматлары, шул исәптән аның «авыр йөк күтәреп йөрүчеләрне» үзе янына җаннарын яңартырга чакыруы да билгеле. Күргәннәре һәм ишеткәннәре аңа бик нык тәэсир иткән, һәм ул үзе Гайсәне эзләп килгән.

Бу хатын Гайсәнең аяклары янына килеп тезләнә. Аның күз яшьләре Гайсәнең аякларына тама, һәм ул үзенең чәчләре белән аларны сөртеп ала. Ул хуш исле май салынган алебастр савытын ала һәм аның аякларын назлап үбә-үбә хуш исле май белән майлый башлый. Шимун моны бер дә хупламыйча күзәтә. «Әгәр ул пәйгамбәр булса,— дип уйлый ул,— үзенә кагылучы хатын-кызның кем һәм нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гөнаһ кылучы».

Аның уйларын белеп, Гайсә аңа: «Шимун, сиңа әйтәсе сүзем бар»,— ди.

— Әйт, Остаз! — дип җавап бирә ул.

— Ике кешенең,— дип башлый Гайсә,— әҗәткә биреп торучы берәүгә бурычлары булган: берсенең бурычы 500 динар, ә икенчесенең — 50 динар. Ләкин, аларның түләргә акчалары булмаганлыктан, ул икесен дә чын күңелдән бәхилләгән. Аларның кайсысы аны күбрәк яратыр?

Бу сорауның максатын абайламыйча, Шимун, бәлки, ваемсыз йөз белән: «Бурычы күбрәк булганыдыр, дип уйлыйм»,— дип җавап бирә.

Гайсә аңа: «Син дөрес уйлыйсың»,— дип әйтә. Шунда ул хатынга таба борылып, Шимунга болай ди: «Бу хатынны күрәсеңме? Мин синең өеңә килдем, ә син аяк юарга су бирмәдең. Бу хатын исә аякларымны күз яшьләре белән чылатып, чәчләре белән сөртте. Син мине үпмәдең, ә ул, мин монда килгәннән бирле, аякларымны назлап үбә дә үбә. Син минем башыма май сөртмәдең, ә ул минем аякларымны хуш исле май белән майлады».

Шулай эшләп, бу хатын үзенең үткәндә кылган гөнаһларыннан эчкерсез тәүбә иткәнен күрсәткән. Шуңа күрә Гайсә үз сүзен болай дип тәмамлый: «Мин сиңа әйтәм, аның гөнаһлары күп булса да, алар кичерелде, шунлыктан аның мәхәббәте зур. Ә аз гөнаһлары кичерелгән кеше аз ярата».

Гайсә әхлаксызлыкны һич тә акламый һәм моңа бармак аша карамый. Киресенчә, бу очрак Гайсәнең үз тормышларында хаталар эшләгән, ләкин аннан соң үкенгән һәм Мәсих янына ярдәм эзләп килгән кешеләрнең хәленә керә белүчән икәнен күрсәтә. Бу хатынның җанын чын-чынлап яңартып, Гайсә аңа: «Гөнаһларың кичерелде. ...Иманың сине коткарды, исән-имин йөр»,— дип әйтә. Лүк 7:36—50; Маттай 11:28—30.

▪ Шимун үз өендә Гайсәне ничек кабул итә?

▪ Гайсәне кем эзләп килә, һәм ни өчен?

▪ Гайсә нинди мисал китерә һәм аны ничек аңлата?