Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәрхәмәт йөзеннән Яһүдиягә бару

Мәрхәмәт йөзеннән Яһүдиягә бару

Сиксән тугызынчы бүлек

Мәрхәмәт йөзеннән Яһүдиягә бару

БЕРНИЧӘ атна элек Иерусалимда Багышлау бәйрәме вакытында яһүдләр Гайсәне үтерергә теләгән иде. Шуңа күрә ул төньякка, күрәсең, Гәлиләя диңгезеннән ерак булмаган өлкәгә киткән булган.

Хәзер ул Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында урнашкан Перея өлкәсе авылларында вәгазьли-вәгазьли, кабат көньякка, Иерусалимга таба юл тота. Бай кеше һәм Лазар турындагы мисалны сөйләгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә үгет-нәсыйхәт бирүен дәвам итә. Ул элегрәк Гәлиләядә сөйләгән нәрсәләргә өйрәтә.

Ул, мәсәлән, кеше өчен, Аллаһының «кечкенәләренең берсен иманнан ваз кичәргә этәргәнче, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ыргытылса», яхшырак булыр иде дип әйтә. Ул шулай ук кичерергә кирәк икәнлегенә басым ясап, болай ди: «[Берәр кардәш] көненә хәтта җиде тапкыр сиңа каршы гөнаһ кылса һәм җиде тапкыр яныңа килеп: „Тәүбә итәм“,— дисә, аны кичер».

Шәкертләре аңардан: «Безнең иманыбызны арттырчы»,— дип сорагач, Гайсә аларга болай ди: «Сезнең горчица орлыгы кадәр иманыгыз булса һәм сез бу тут агачына: „Тамырың белән чык та, диңгезгә күчеп утыр!“ — дисәгез, ул сезне тыңлар иде». Шулай итеп хәтта кечкенә иман да бөек эшләр башкара ала.

Аннары Гайсә тормышчан бер мисал сөйли. Анда чиксез кодрәтле Аллаһы хезмәтчесенең рухы нинди булырга тиеш икәнлеге турында сүз бара. «Кайсыгыз,— дип башлый Гайсә,— җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан үз хезмәтчесенә: „Кил монда тизрәк, табын янына утыр“,— дияр? Әллә сез аңа: „Миңа кичке ашка берәр нәрсә әзерлә һәм билеңне буып, мин ашап-эчкәндә миңа хезмәт ит; шуннан соң үзең ашап-эчәрсең“,— димәссезме? Үзенә кушканнарны башкарып чыккан хезмәтчегә хуҗасы әллә рәхмәт әйтеп торырмы? Сез дә үзегезгә кушылганның барысын да башкарып чыкканнан соң: „Без мактауга лаексыз хезмәтчеләр. Нәрсә эшләргә тиеш булсак, шуларны гына башкардык“,— диегез». Шулай итеп, Аллаһы хезмәтчеләре аңа хезмәт иткәндә, ул аларга бурычлы дип беркайчан да уйларга тиеш түгел. Киресенчә, алар Аллаһы гаиләсенең ышанычлы әгъзалары булып, аңа гыйбадәт кылу нинди хөрмәт икәнен һәрвакыт исләрендә тотарга тиеш.

Күрәсең, Гайсә бу мисалны сөйләп бетергәннән соң күп тә үтми, аны эзләп бер хәбәрче килә. Аны Лазарның Яһүдиядәге Битания авылында яшәгән бертуганнары Мәрьям белән Марта җибәргән. Хәбәрче: «Хуҗабыз, яраткан дустың Лазар авырый»,— дигән сүзләр җиткерә.

Шунда Гайсә: «Бу авыру аңа үлем түгел, ә Аллаһыга дан китерәчәк, һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данланачак»,— дип әйтә. Ул шул җирдә тагын ике көнгә кала, ә аннан соң шәкертләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— ди. Әмма алар аңардан: «Остаз, әле күптән түгел генә яһүдләр сине ташлар атып үтерергә җыена иделәр, ә син кабат шунда барасыңмы?» — дип сорый.

Гайсә җавап итеп болай ди: «Көн яктылыгы унике сәгать түгелме соң? Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә. Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк».

Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә? «Көн яктылыгы» сәгатьләре, ягъни Аллаһы Гайсәнең җирдәге хезмәте өчен билгеләгән вакыт, әле тәмамланмаган, һәм ул беткәнче, аңа беркем дә зыян китерә алмый. Гайсәгә калган вакытын, бу кыска «көн яктылыгы» вакытын, тулысынча кулланырга кирәк, чөнки аннан соң «төн» җитеп, дошманнары аны үтерәчәк.

Аннары Гайсә: «Дустыбыз Лазар йоклап киткән, әмма мин аны уятырга барам»,— ди.

Шәкертләр, күрәсең, Лазар йоклый һәм шулай булгач, сәламәтләнер дип уйлый, һәм шуңа күрә: «Хуҗабыз, йоклап киткән икән, димәк савыгыр»,— дип әйтә.

Шунда Гайсә аларга турыдан-туры: «Лазар үлде. Үземнең анда булмаганыма шатланам, чөнки хәзер сезнең иманыгыз ныгыячак. Әйдәгез, аның янына барыйк»,— дип әйтә.

Гайсәнең Яһүдиядә үтерелүе бар. Томас моны аңлый һәм аңа таяныч булырга теләп, шәкертләрне: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»,— дип өнди. Шулай итеп, шәкертләр үз тормышларын куркыныч астына куеп, Яһүдиягә мәрхәмәт йөзеннән баручы Гайсәгә кушыла. Лүк 13:22; 17:1—10; Яхъя 10:22, 31, 40—42; 11:1—16.

▪ Күптән түгел генә Гайсә кайда вәгазьләгән?

▪ Гайсә нинди киңәшләрне кабатлый, нинди тормышчан мисал китерә, һәм моның белән ул нәрсә күрсәтә?

▪ Гайсә нинди хәбәр ала, һәм «көн яктылыгы» вә «төн» диеп, ул нәрсәне күздә тота?

▪ Томасның: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»,— диеп, нәрсә әйтәсе килә?