Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихнең Иерусалимга тантаналы итеп керүе

Мәсихнең Иерусалимга тантаналы итеп керүе

Йөз икенче бүлек

Мәсихнең Иерусалимга тантаналы итеп керүе

ИКЕНЧЕ көнне иртән, якшәмбе, 9 нисан көнне, Гайсә үзенең шәкертләре белән бергә Битанияне калдырып, Зәйтүн тавы аша Иерусалимга бара. Озак та үтми, алар Зәйтүн тавындагы Битфәгиягә килеп җитә. Гайсә үзенең ике шәкертенә болай ди:

«Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк».

Шәкертләр башта бу боерыкның Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлүе белән бәйле икәнен аңламый, ләкин соңрак моның мәгънәсенә төшенә. Зәкәрия пәйгамбәр Аллаһының вәгъдә ителгән Патшасы Иерусалимга ишәккә, «ишәк баласына атланып» керәчәк дип алдан әйткән булган. Шул рәвешчә Сөләйман да үзенең патша итеп майлануына качырга утырып барган.

Шәкертләр Битфәгиягә барып, бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын ычкындыргач, анда басып торганнарның кайберләре аларга: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — дип сорый. Ләкин шәкертләр хайваннар Хуҗабызга кирәк дип әйткәч, кешеләр аларны алып китәргә рөхсәт итә. Шәкертләр өс киемнәрен ишәккә һәм аның баласына сала, ләкин Гайсә ишәк баласына атлана.

Гайсә Иерусалимга таба барганда аны каршы алган халыкның саны үсә бара. Күпчелек кеше өс киемнәрен юлга җәя, башкалар исә агач ботакларын кисеп, юлга таратып сала башлый. «Йәһвә исеме хакына Патша булып Килүче фатихалы! — дип кычкыра алар.— Күктә тынычлык һәм Югарыдагыга дан булсын!»

Халык арасыннан кайбер фарисейлар бу кычкыру тавышларын ишетеп күңелсезләнә һәм зарланып Гайсәгә: «Остаз, шәкертләреңне тый»,— дип әйтә. Ләкин Гайсә: «Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлар»,— ди.

Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәһәрне күреп елый башлый һәм болай ди: «Әгәр син шушы көнне тынычлыкка илтүче нәрсәләрне танысаң иде... Әмма хәзер син аларны күрә алмыйсың». Белә торып тыңламаучан булганы өчен Иерусалим җәзага тартылырга тиеш. Бу турында Гайсә мондый пәйгамбәрлек сүзләр әйтә:

«Дошманнарың [гаскәр башлыгы Тит җитәкчелегендәге римлылар] очланган бүрәнәләрдән сине уратып ныгытмалар төзер, сине чолгап алыр һәм бар яктан сиңа ташланыр. Алар сине һәм синдәге балаларны җир өстенә ташлар, таш өстендә таш калдырмас». Иерусалимның бу җимерелүе 37 елдан соң б. э. 70 елында була.

Берничә генә атна элегрәк халык арасыннан күпләр Гайсәнең Лазарны үледән терелткәнен күргән иде. Хәзер алар башкаларга бу могҗиза турында сөйли. Шуңа күрә Гайсә Иерусалимга кергәч, бөтен шәһәр шау-шу килә башлый. «Кем бу?» — дип сорый алар. «Бу — Гәлиләядәге Насарадан Гайсә пәйгамбәр!» — дип җавап бирәләр халык арасыннан. Барысын күреп торган фарисейлар үзара: «Күрәсезме, бернәрсә дә булдыра алмыйбыз. Бөтен дөнья аның артыннан бара»,— диешә.

Гайсә, үз гадәте буенча, гыйбадәтханәгә бара һәм анда өйрәтә. Анда аның янына сукырлар белән аксаклар килә, һәм ул аларны савыктыра! Баш руханилар белән канунчылар Гайсәнең кылган могҗизаларын күргәч һәм гыйбадәтханәдә малайларның: «Давыт Улын коткар, ялварып үтенәбез!» — дип кычкыруларын ишеткәч, аларның ачуы чыга. «Аларның нәрсә әйткәннәрен ишетәсеңме?» — дип сорыйлар алар аңардан.

«Әйе,— дип җавап бирә Гайсә.— „Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне мактарга дәртләндердең“,— дип язылганны әллә сез укымадыгызмы?»

Гайсә өйрәтүен дәвам итә һәм гыйбадәтханәдәге бар нәрсәне карап чыга. Вакыт соң инде. Шуңа күрә Гайсә 12 шәкерте белән 3 километр ераклыкта урнашкан Битаниягә бара. Анда ул, күрәсең, үзенең дусты Лазар өендә якшәмбе төнне куна. Маттай 21:1—11, 14—17; Марк 11:1—11; Лүк 19:29—44; Яхъя 12:12—19; Зәкәрия 9:9.

▪ Гайсә Иерусалимга Патша буларак кайчан һәм ничек итеп керә?

▪ Халыкның Гайсәне мактавы никадәр мөһим?

▪ Гайсә, Иерусалимга карагач, нәрсә хис итә, һәм ул нинди пәйгамбәрлек әйтә?

▪ Гайсә гыйбадәтханәгә килгәч, нәрсә була?