Мәсихнең патша булуының күренеше
Алтмышынчы бүлек
Мәсихнең патша булуының күренеше
ФИЛИПИЯ Кайсариясе җирләренә килгәч, Гайсә халыкны һәм рәсүлләрен өйрәтә. Ул мондый искитәрлек сүзләр әйтә: «Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Кеше Улының патша булып килүен күрмичә үлемне татымаячаклар».
Шәкертләр, бәлки, бу сүзләрне ничек аңларга микән диеп, гаҗәпләнәдер. Якынча бер атнадан соң, Гайсә үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны алып, биек тауга менә. Бу, күрәсең, төнлә була, чөнки шәкертләр йокымсырый. Гайсә дога кылган арада аның кыяфәте аларның күз алдында үзгәрә: йөзе кояштай балкып китә, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак була.
Аннары ике кеше — «Муса белән Ильяс» хасил була, һәм алар Гайсә белән «аның китүе турында — Иерусалимда булачак вакыйгалар турында» сөйләшә башлый. Гайсәнең «китүе», күрәсең, аның үлемен һәм терелтелүен аңлата. Шулай итеп бу сөйләшү Гайсәнең хурлыклы үлеме, Петер моны теләмәгән булса да, котылгысыз икәнен раслый.
Хәзер шәкертләр йокыларыннан айный, шаккатып карап тора һәм тыңлый. Бу хәл күренеш кенә булса да, ул шулкадәр чын булып күренә ки, хәтта Петер бу сөйләшүгә кушылып, Гайсәгә: «Хуҗам, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, мин монда өч чатыр корам: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— дип әйтә.
Петер үз сүзләрен әйткән арада, аларны якты бер болыт каплый, һәм болыт эченнән: «Бу — минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишетелә. Моны ишеткәч, шәкертләр йөзтүбән каплана, ләкин Гайсә аларга: «Торыгыз, курыкмагыз»,— дип әйтә. Шәкертләр күтәрелеп караса, Гайсәдән башка беркем дә юк.
Икенче көнне таудан төшкәндә, Гайсә аларга: «Кеше Улы үледән терелеп торганчы, бу күренеш турында берәүгә дә сөйләмәгез»,— дип куша. Күренештә Ильясның пәйда булганы шәкертләрдә сорау тудыра. Алар болай дип сорый: «Ни өчен канунчылар башта Ильяс килергә тиеш диләр?»
«Ильяс инде килде,— дип әйтә Гайсә.— Аны танымадылар». Гайсә монда Чумдыручы Яхъя турында әйтә, ул Ильясныкына охшаш йөкләмә үтәгән. Ильяс Илишага юл әзерләгән кебек, Яхъя да Мәсихкә юл әзерләгән.
Бу күренеш Гайсәне дә, шәкертләрне дә бик ныгыткандыр! Күренеш аша Мәсихнең Патшалыгындагы даны алдан күрсәтелгән булган дип әйтеп була. Шәкертләр асылда, Гайсә бер атна элек вәгъдә иткәнчә, «Кеше Улының патша булып килүен» күргән. Гайсәнең үлеменнән соң Петер «[Гайсә] белән бергә изге тауда булганда» Мәсихнең «никадәр бөек икәнен үз күзләребез белән» күрдек дип язган.
Фарисейлар Гайсәдән үзенең Язмаларда вәгъдә ителгән Зат, Аллаһы сайлаган Патша булуын раслаучы билге күрсәтүен таләп иткән. Аларга андый билге бирелмәгән. Ләкин Гайсәнең якын шәкертләренә аның үзгәрүенең күренешен күрергә мөмкинлек бирелгән. Бу күренеш Патшалык турындагы пәйгамбәрлекләрнең ышанычлы булуын раслый. Шуңа күрә Петер соңрак болай дип язган: «Без пәйгамбәрлек сүзенә тагын да ныграк ышанабыз». Маттай 16:13, 16:28—17:13; Марк 9:1—13; Лүк 9:27—37; 2 Петер 1:16—19.
▪ Кайберәүләр Мәсихнең патша булып килүен күрмичә үлемне татымаячаклар дигән сүзләр ничек үтәлә?
▪ Муса һәм Ильяс күренештә Гайсә белән нәрсә турында сөйләшә?
▪ Ни өчен бу күренеш шәкертләрне бик ныгыта?