Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Насара шәһәрендәге синагогада

Насара шәһәрендәге синагогада

Егерме беренче бүлек

Насара шәһәрендәге синагогада

ГАЙСӘ Насара шәһәренә кайткач, шәһәр һичшиксез шау-шу килә. Бер елдан аз гына артык вакыт элек Яхъя тарафыннан суга чумдырылырга киткәнче, Гайсә балта остасы буларак билгеле булган. Ләкин хәзер инде ул һәркайда могҗизалар кылучы буларак билгеле. Бу шәһәрдә яшәүчеләр Гайсәнең үзләрендә дә могҗизалар кылуын бик тели.

Гайсә гадәттәгечә синагогага килгәч, аларның түземсезлеге тагы да арта. Синагогада гыйбадәт вакытында ул укырга дип торып баса, һәм аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең төргәген бирәләр. Ул анда Йәһвә үз рухы белән майлаган Шәхес турында әйтелгән урынны эзләп таба. Бу сүзләрне бүген Изге Язмаларыбызда Ишагыйя китабының 61 нче бүлегеннән укып була.

Гайсә, ул Шәхес әсирләргә азатлык, сукырларга күзләре ачылачагы һәм Йәһвәнең хуплау вакыты турында вәгазьләячәк дип укыганнан соң, төргәкне кире төреп, аны хезмәтчегә бирә дә, үз урынына барып утыра. Бөтен кешенең карашы аңа төбәлә. Аннары ул, күрәсең, укыганнарын төгәлрәк аңлатып: «Сез әле генә ишеткән Язма өзеге бүген үтәлде»,— ди.

Халык аның «ягымлы сүзләренә» таң калып, бер-берсенә: «Әллә ул Йосыф улы түгелме?» — диешә. Ләкин Гайсә аларның могҗизалар көткәнен белә, шуңа күрә ул болай дип дәвам итә: «Әлбәттә, сез миңа карата: „Табиб, үз-үзеңне дәвала“,— дигән мәкальне кулланырсыз һәм: „Без Кәпернаумда булган эшләр турында ишеткән идек, монда да, үз туган җиреңдә, шундый ук эшләр башкар“,— дип әйтерсез». Мөгаен, Гайсәнең элекке күршеләре ул беренче чиратта туган шәһәрендә кешеләрне савыктырырга тиеш иде дип уйлыйдыр. Шуңа күрә алар үзләрен кимсетелгән итеп хис итә.

Аларның фикер йөртүен аңлап, Гайсә бик урынлы тарихи очраклар сөйли. Исраилдә Ильяс көннәрендә күп кенә тол хатыннар булган, шулай да Ильяс аларның берсенә дә җибәрелмәгән. Ул Сидонда яшәүче исраилле булмаган бер тол хатын янына барган һәм анда могҗиза кылып, аны үлемнән коткарган. Һәм Илиша көннәрендә Исраилдә махау авырулылар күп булса да, Илиша бары тик сурияле Нааманны гына савыктырган.

Эгоистик теләкләрен һәм имансыз булуларын фаш иткән мондый тарихи чагыштырулар синагогада булган кешеләрнең ачуларын чыгара. Алар торып баса һәм Гайсәне шәһәрдән алып чыга. Анда алар аны, Насара шәһәре салынган тауның кырыена алып килеп, төртеп төшерергә тырыша. Әмма Гайсә алар кулыннан качып котыла. Лүк 4:16—30; 3 Патшалык 17:8—16; 4 Патшалык 5:8—14.

▪ Ни өчен Насара шау-шу килә?

▪ Халык Гайсәнең сүзләре турында нәрсә уйлый, ләкин ни өчен соңрак аларның ачуы чыга?

▪ Халык Гайсә белән нәрсә эшләргә тырыша?