Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никәдим белән сөйләшү

Никәдим белән сөйләшү

Унҗиденче бүлек

Никәдим белән сөйләшү

УТЫЗЫНЧЫ елның Пасах бәйрәме вакытында Гайсә гаҗәеп могҗизалар кыла. Нәтиҗәдә, күпләр аңа иман итә башлый. Бу Югары киңәшмә әгъзасы Никәдимгә дә тәэсир итә, һәм аның күбрәк беләсе килә. Ул, күрәсең, яһүд җитәкчеләре алдында абруе төшәр дип куркып, Гайсә янына төнлә килә.

«Равви,— дип әйтә ул,— синең Аллаһыдан килгән остаз икәнеңне беләбез, чөнки син кылган могҗизаларны, Аллаһы аның белән булмаса, беркем дә кыла алмый». Гайсә җавап итеп Никәдимгә Аллаһы Патшалыгына керер өчен кеше «яңадан туарга» тиеш дип әйтә.

Ләкин кеше ничек инде яңадан туа алсын? «Әллә ул анасы карынына кереп кабат туа аламы?» — дип сорый Никәдим.

Юк, бу — кеше яңадан туарга тиеш дигәнне аңлатмый. «Кеше судан һәм рухтан тумаса,— дип аңлата Гайсә,— Аллаһы Патшалыгына керә алмас». Гайсә, суга чумдырылгач һәм аңа изге рух иңгәч, «судан һәм рухтан» туган булган. Аллаһы «бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм» дип күктән игълан итеп, күктәге Патшалыкка керәчәк рухи угыл тудырганы турында хәбәр иткән. Соңрак, 33 елның Илленче көн бәйрәме вакытында, суга чумдырылган башка кешеләр изге рух алган һәм яңадан туып Аллаһының рухи угыллары булып киткән.

Ләкин Аллаһының җиргә килгән Улының роле үтә мөһим. «Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Кеше Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр,— дип әйтә Гайсә Никәдимгә.— Бу аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен булачак». Исраиллеләр, агулы еланнар чаккач, исән калыр өчен бакырдан ясалган еланга карарга тиеш булган кебек, бар кешеләр үлемнән котылыр өчен Аллаһы Улына иман итәргә тиеш.

Йәһвәнең бу чара аша чагылган көчле яратуына басым ясап, Гайсә Никәдимгә болай ди: «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде». Шулай итеп, үз хезмәтен башлаганнан соң нибары алты ай үтүгә, Гайсә Иерусалимда Йәһвә Аллаһының аның аша кешелекне коткарачагын ачык итеп күрсәтә.

Аннары Гайсә Никәдимгә аңлатуын болай дип дәвам итә: «Аллаһы бит үз Улын дөньяны хөкем итәр өчен түгел [ягъни дөньяны хөкем итеп, кешелеккә үлем карары чыгарыр өчен түгел], ә дөнья аның аша коткарылган булсын өчен дөньяга җибәрде».

Никәдим кешеләрдән куркып, Гайсә янына төнлә килгән. Шуңа күрә, шунысы кызык, Гайсә сөйләшүне мондый сүзләр белән йомгаклый: «Хөкем итәр өчен нигез шуннан гыйбарәт: дөньяга [Гайсә үз тормышында һәм тәгълиматларында чагылдырган] яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре явыз булганга, яктылыкны түгел, ә караңгылыкны яраттылар. Чөнки бозыклык кылучы яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре фаш ителмәсен дип, яктылыкка таба бармый. Ә хак булганны кылучы, эшләренең Аллаһы ихтыяры буенча башкарылганы ачык күренсен өчен, яктылыкка таба бара». Яхъя 2:23—3:21; Маттай 3:16, 17; Рәсүлләр 2:1—4; Саннар 21:9.

▪ Никәдимне Гайсә янына килергә нәрсә этәрә, һәм ни өчен ул төнлә килә?

▪ Гайсәнең «яңадан туарга» дигән сүзләре нәрсә аңлата?

▪ Гайсә кешелекнең котылуында үз ролен ничек сурәтләп бирә?

▪ Ни өчен Аллаһы Гайсәне дөньяга җибәргән?