Нык иманлы йөзбашы
Утыз алтынчы бүлек
Нык иманлы йөзбашы
ГАЙСӘ әле генә үзенең Таудагы вәгазен сөйләгән. Аның хезмәтенең яртысы диярлек үткән инде. Димәк, аңа җирдә үз эшен тәмамлар өчен бер ел да тугыз ай чамасы гына вакыт кала.
Гайсә хәзер Кәпернаум шәһәренә килә; анда аның туктала торган йорты бар. Монда яһүдләрнең өлкәннәре аңа бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Аларны аның янына Рим армиясенең бер йөзбашы җибәргән; ул — башка халык кешесе, мәҗүси.
Йөзбашының кадерле хезмәтчесе авырып үлем түшәгендә ята, һәм йөзбашы Гайсәнең үз хезмәтчесен савыктыруын тели. Килгән яһүдләр йөзбашы өчен бик үтенә. «Аңа ярдәм итче, ул моңа лаек,— дип әйтә алар,— чөнки ул халкыбызны ярата һәм безгә синагога салып бирде».
Гайсә бер дә икеләнмичә бу ир-атлар белән китә. Әмма алар йөзбашының өенә якынлашканда, ул дусларын җибәреп, Гайсәгә болай дип әйтергә куша: «Әфәнде, мәшәкатьләнмә. Мин сине үз йортымда кабул итәргә лаеклы түгелмен. Шуңа күрә синең яныңа килергә дә үземне лаеклы дип санамадым».
Башкаларга боерыклар бирергә гадәтләнгән йөзбашы нинди гаҗәеп басынкылык күрсәтә! Ләкин ул шулай ук, күрәсең, Гайсә турында да борчыла, чөнки бу ир-ат яһүдләрнең йоласы буенча яһүдләргә башка халык кешесе белән аралашу тыелганын белә. Хәтта Петер дә бер тапкыр: «Сез үзегез дә бик яхшы беләсез: яһүдләрнең законы буенча яһүд кешесенә башка халык кешесе белән аралашу яки аның янына килү тыела»,— дип әйткән.
Күрәсең, йөзбашы Гайсәнең бу йоланы бозып кыен хәлгә эләгүен теләми, шуңа күрә үз дусларын Гайсә янына болай дип әйтергә җибәрә: «Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгыр. Мин бит үзем дә башкаларга буйсынып яшим һәм үземә буйсынган гаскәриләрем дә бар. Аларның берсенә: „Кит“,— дисәм, китә, икенчесенә: „Кил“,— дисәм, килә, хезмәтчемә: „Моны эшлә“,— дисәм, ул эшли».
Моны ишеткәч, Гайсә гаҗәпләнә. «Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә беркемдә дә андый нык иманны күргәнем булмады»,— дип әйтә ул. Йөзбашының хезмәтчесен савыктырганнан соң, Гайсә бу очракны имансыз яһүдләр кире каккан фатихаларның яһүд булмаган иман итүчеләргә биреләчәге турында сөйләр өчен куллана.
«Көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килерләр,— дип әйтә Гайсә,— һәм күкләр Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә өстәл янында утырырлар, ә патшалык угыллары тышкы караңгылыкка ыргытылачак. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачаклар».
«Тышкы караңгылыкка ыргытылачак» «патшалык угыллары» — үзләренә беренчеләр булып Мәсих белән идарәчеләр булу мөмкинлеге бирелгән, әмма моннан баш тарткан яһүдләр. Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһы Патшалыгының төзелешен символлаштыра. Шулай итеп Гайсә мәҗүсиләрнең, образлы әйткәндә, күктәге өстәл янында, «күкләр Патшалыгында», утырыр өчен чакырылачагы турында сөйли. Лүк 7:1—10; Маттай 8:5 —13; Рәсүлләр 10:28.
▪ Ни өчен яһүдләр мәҗүси йөзбашы өчен сорый?
▪ Йөзбашының Гайсәне үз өенә чакырмавы, бәлки, нәрсә белән аңлатыла?
▪ Гайсәнең ахырда әйткән сүзләре нәрсә аңлата?