Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Петернең Гайсәдән ваз кичүе

Петернең Гайсәдән ваз кичүе

Йөз егерменче бүлек

Петернең Гайсәдән ваз кичүе

ПЕТЕР белән Яхъя, башка рәсүлләр белән бергә куркуларыннан Гайсәне Гитсимән бакчасында ташлап качып киткәннән соң, бераздан туктыйлар. Күрәсең, кешеләр Гайсәне Һаннас йортына алып барганда, Петер белән Яхъя аларны куып җитәләр. Һаннас Гайсәне иң баш рухани Каяфәс янына җибәргәч, Петер белән Яхъя кешеләрдән арттарак калып аларга ияреп баралар. Бер яктан алар, күрәсең, үз тормышлары өчен курка, ә икенче яктан үз Остазлары өчен борчылалар.

Каяфәснең зур йортына килеп җиткәч, Яхъя, иң баш рухани белән таныш булганга, аның ишегалдына керә. Петер исә тышкы якта капка артында басып кала. Тиздән Яхъя кире килә. Ул капка саклаучы хезмәтче кыз белән сөйләшеп ала да, Петерне эчкә алып керә.

Салкын булганга, иң баш руханиның коллары белән сакчылары учак ягып җибәрә. Петер судның нәрсә белән тәмамланачагын көтеп тора. Җылыныр өчен ул алар янына килеп баса. Учак яктысында Петергә керергә рөхсәт иткән хезмәтче кыз аңа текәлеп карый да: «Син дә гәлиләяле Гайсә белән бергә булдың бит!» — дип әйтә.

Бу сүзләрдән Петер куркуга төшә һәм барысы алдында Гайсә белән таныш булуын инкяр итә. «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»,— ди ул.

Шунда Петер капкага таба китә. Анда аны икенче бер хезмәтче кыз күреп ала да, анда торучыларга: «Бу кеше насаралы Гайсә белән бергә булды»,— дип әйтә. Петер кабат моны инкяр итә һәм ант итеп: «Мин ул кешене белмим!» — ди.

Петер ишегалдында кала һәм кешеләрнең күзләренә чалынмаска тырыша. Әле караңгы. Бәлки, иртәнең нәкъ шул мизгелендә ул әтәчнең кычкырганын ишетеп, тетрәнеп куя торгандыр. Ул вакыт суд дәвам итә һәм, күрәсең, йортның өске бүлмәләрендә ишегалдына чыккан өлешендә үтә. Аста ишегалдында торган Петер һәм башкалар шаһитлек бирү өчен китерелгән кешеләрнең кереп чыгып йөрүләрен күзәтеп торалар.

Теге хезмәтче кыз Петерне Гайсә белән булган кеше дип таныганнан соң якынча бер сәгать вакыт үтә. Хәзер Петер янына анда басып торучы кешеләр килә һәм: «Син чыннан да аларның берсе, сөйләшүеңнән беленеп тора бит»,— ди. Аларның берсе Малхусның (Петер аның колагын чабып өзгән иде) туганы аңардан: «Мин сине аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дип сорый.

Петер исә: «Мин бу кешене белмим!» — дип, каршы төшә. Ул кешеләрнең ялгышканнарын күрсәтергә тырышып, дөресен сөйләмәсә үзен каһәр суксын дип ант итә башлый.

Петернең өченче тапкыр Гайсәдән ваз кичүе була, әтәч кычкыра. Шул мизгелдә, күрәсең, ишегалдына чыккан балконда басып торган Гайсә борылып Петергә карый. Шунда Петер Гайсәнең өске бүлмәдә берничә сәгать элек: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дигән сүзләрен исенә төшерә. Кылган авыр гөнаһыннан изелгән Петер чыга да, кайгыдан елап җибәрә.

Ни өчен Петер алай эшләгән соң? Ул үзенең рухи яктан нык булуына бер дә шикләнми иде бит! Ничек соң ул өч тапкыр рәттән үз Остазыннан ваз кичә алган? Һичшиксез, Петер мондый хәлгә әзер булмаган. Судта дөресне ялган итеп, ә Гайсәне явыз җинаятьче итеп күрсәтәләр. Яхшылыкны явызлык, гаепсезне гаепле дип игълан итәләр. Моның барысының басымына бирелеп, Петер акылсыз эш итә. Ул һәрвакыт тугры булса да, бу очракта тугрылыгын саклап кала алмый. Кызганычка каршы ул кешедән куркуга бирелә. Безнең белән андый хәл беркайчан да була күрмәсен! Маттай 26:57, 58, 69—75; Марк 14:30, 53, 54, 66—72; Лүк 22:54—62; Яхъя 18:15—18, 25—27.

▪ Петер белән Яхъя иң баш руханиның ишегалдына ничек эләгә?

▪ Петер белән Яхъя ишегалдында торганда йортта нәрсә үтә?

▪ Әтәч ничә тапкыр кычкыра, һәм Петер Мәсихтән ничә тапкыр ваз кичә?

▪ Ни өчен Петер ант итеп үзен каһәр суксын дип әйтә?

▪ Ни өчен Петер Гайсәдән ваз кичә?