Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Пилаттан Һирудка һәм кире Пилатка

Пилаттан Һирудка һәм кире Пилатка

Йөз егерме икенче бүлек

Пилаттан Һирудка һәм кире Пилатка

ГАЙСӘ Пилаттан үзенең патша булуын яшерми һәм шул ук вакыт Патшалыгы Рим империясенә берничек тә янамый икәнен аңлатып бирә. «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел,— ди Гайсә.— Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул». Шулай итеп Гайсә өч тапкыр Патшалыгы барлыгын таный һәм ул җирдәге патшалык түгел икәнен аңлатып бирә.

Әмма Пилат сораштыруын дәвам итә: «Димәк, син — патша?» Ягъни аның Патшалыгың бу дөньядан булмаса да, син патшамы дип сорыйсы килә.

Гайсә Пилатка, аның дөрес нәтиҗәгә килгәнен күрсәтеп, болай дип җавап бирә: «Син үзең мине патша дисең. Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем. Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый».

Әйе, Гайсә җиргә нәкъ «хакыйкать», аеруча Патшалык хакындагы хакыйкать, турында шаһитлек бирер өчен килгән. Гайсә бу хакыйкатькә тугры булырга, аның хакына хәтта үз гомерен бирергә әзер. Пилат: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорый, әмма Гайсәнең аңлатканын көтеп тормый. Хөкем чыгарыр өчен, ул инде җитәрлек ишеткән.

Пилат патша сарае кырыенда көтеп торучы кешеләр янына чыга. Күрәсең, аның янына Гайсәне дә китереп бастыралар. Шунда Пилат баш руханилар белән халыкка: «Мин бу кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим»,— дип әйтә.

Моны ишеткәч, кешеләрнең ачуы чыга, һәм алар, үзсүзлеләнеп: «Ул бөтен Яһүдиядә өйрәтеп, халыкны котырта. Башта Гәлиләядә булган, ә хәзер монда килгән»,— диләр.

Яһүдләрнең киреләнүе һәм үзләрен акылсыз тотышлары Пилатны бик нык гаҗәпләндергәндер. Шуңа күрә ул, баш руханилар белән өлкәннәр кычкырып торганда, Гайсәгә таба борылып: «Үзеңә каршы аларның күпме шаһитлек бирүләрен ишетмисеңме?» — ди. Әмма Гайсә бернинди дә җавап кайтармый. Каты гаепләүләргә карамастан, ул тыныч кына басып тора! Пилат шакката.

Гайсәнең гәлиләяле икәнен белгәч, Пилат җаваплылыктан качу юлын таба. Гәлиләя идарәчесе Һируд Антипас (Бөек Һирудның улы) Иерусалимга Пасах бәйрәмен үткәрергә килгән була. Шуңа күрә Пилат Гайсәне аның янына җибәрә. Моңа кадәр Һируд Антипас Чумдыручы Яхъяның башын чабарга әмер биргән булган, һәм Гайсә кылган могҗизалар турында ишеткәч, Һируд куркуга төшә, чөнки Гайсәне үледән терелгән Яхъя дип саный.

Гайсә белән күрешәчәген белгәч, Һируд шатланып куя. Ни өчен? Аның максаты — Гайсәгә ярдәм итү я аны дөрес гаеплиләрме, юкмы икәнен белү түгел. Аның Гайсәне күрәсе генә килә, һәм ул Гайсә берәр могҗиза кылмасмы икән дип өметләнә.

Әмма Гайсә Һирудның өметләрен акламый. Һируд сораулар бирсә дә, Гайсә дәшми. Өмете өзелгән Һируд һәм аның гаскәриләре Гайсәне кимсетә башлый. Алар аны купшы киемнәргә киендереп, аңардан мыскыллап көләләр, шуннан соң аны кире Пилат янына җибәрәләр. Нәтиҗәдә, Һируд белән Пилат үткәндә дошман булсалар да, хәзер якын дуслар булып китә.

Гайсәне кире Пилат янына китерәләр. Пилат баш руханиларны, яһүдләрнең җитәкчеләрен һәм халыкны бергә җыя да, болай ди: «Сез миңа бу кешене халыкны фетнәгә котырта дип алып килдегез. Менә, мин сезнең алда аңардан сорау алдым, ләкин аны сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым. Һируд та аңарда бер гаеп тә тапмады, чөнки аны кире безгә җибәрде. Шулай итеп, ул үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән. Шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәм».

Шулай итеп, Пилат Гайсәне ике тапкыр гаепсез дип игълан итә. Аның Гайсәне азат итәсе килә, чөнки ул руханиларның Гайсәне аңа көнчелектән тапшырганын белә. Шунда, ул хөкем итү урынында утырганда, аның хатыны: «Бу тәкъва кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә, чөнки бүген төшемдә [күрәсең, төш Аллаһыдан булган] аның аркасында бик нык газапландым»,— дигән хәбәр җибәрә. Шуңа күрә Пилат Гайсәне азат итәр өчен өстәмә сәбәпләр эзли.

Әмма ул моны ничек эшли алыр? Яхъя 18:36—38; Лүк 23:4—16; Маттай 27:12—14, 18, 19; 14:1, 2; Марк 15:2—5.

▪ Гайсәгә патша булуы турында сорау бирелгәч, ул нинди җавап кайтара?

▪ Гайсә җирдә яшәгәндә шаһитлек биргән «хакыйкать» нәрсә ул?

▪ Пилат Гайсә турында нәрсә әйтә, кешеләр моны ничек кабул итә һәм ул Гайсә белән нәрсә эшли?

▪ Һируд Антипас кем ул? Ни өчен аның Гайсәне күрәсе килә? Ул Гайсә белән нәрсә эшли?

▪ Ни өчен Пилатның Гайсәне азат итәсе килә?