Самария хатыны белән сөйләшү
Унтугызынчы бүлек
Самария хатыны белән сөйләшү
ЯҺҮДИЯДӘН Гәлиләягә барганда, Гайсә үзенең шәкертләре белән Самария аша үтә. Юлдан арып, алар көн урталарында, бераз ял итеп алыр өчен, Сихар шәһәреннән читтәрәк урнашкан кое янында туктала. Бу коены йөзләгән еллар элек Ягъкуб казыган булган, һәм ул хәтта безнең көннәргә кадәр сакланган, ул — Наблус шәһәре янында.
Гайсә ял иткән арада, шәкертләре, ризык сатып алыр өчен, шәһәргә китә. Шул вакыт, су алырга дип, бер Самария хатыны килә. Гайсә аңардан: «Миңа эчәргә бирче»,— дип сорый.
Гадәттә, яһүдләр һәм самариялеләр тирән тамырланган тискәре мөнәсәбәт аркасында бер-берсе белән аралашмый. Шуңа күрә бу хатын аптырап: «Ничек инде син, яһүд була торып, миннән, Самария хатыныннан, эчәргә сорыйсың?» — дип әйтә.
— «Миңа эчәргә бирче»,— дип сораучының кем икәнен белсәң,— дип җавап бирә Гайсә,— син үзең аңардан сорар идең, һәм ул сиңа тереклек суы бирер иде.
— Әфәнде,— дип әйтә ул,— синең чумырып алырга савытың да юк, кое да тирән. Ул тереклек суын кайдан алдың соң? Бу коены безгә атабыз Ягъкуб биргән; ул үзе дә, угыллары да, мал-туары да шушы коедан эчкән. Әллә син аңардан да бөегрәкме?
— Бу суны эчкән һәркем янә сусар,— дип әйтә Гайсә.— Ә мин бирәчәк суны эчүче кеше һичкайчан сусамас, ләкин мин биргән су аңа мәңгелек тормыш бирә торган үзендәге чишмә кебек булачак.
— Әфәнде, миңа шул суны бирче,— дип сорый хатын.— Мин башка сусамас идем һәм монда су алырга килеп йөрмәс идем.
— Бар, иреңне чакырып кил,— дип әйтә аңа Гайсә.
— Минем ирем юк,— дип җавап бирә хатын.
Гайсә аның сүзләрен раслый: «„Ирем юк“,— дип, син дөресен әйттең, чөнки синең биш ирең булган иде, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең».
Хатын гаҗәпләнеп: «Әфәнде, синең пәйгамбәр икәнеңне күреп торам»,— дип әйтә. Рухи нәрсәләр белән кызыксынуын күрсәтеп, ул болай ди: «Безнең ата-бабаларыбыз [самариялеләр] бу тауда [якындагы Гәризим тавында] табынганнар, сез исә [яһүдләр], кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез».
Әмма Гайсә Аллаһыга кайда гыйбадәт кылырга икәнлеге мөһим түгел дип басым ясый. «Вакыт якынлашып килә... — дип әйтә ул,— шул вакытта хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли. Аллаһы — Рух ул, һәм аңа гыйбадәт кылучылар рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш».
Самария хатыны моңа бик хәйран кала. «Беләм, Мәсих дип аталган зат киләчәк,— дип әйтә ул,— һәм, килгәч, безгә бөтенесен сөйләп бирәчәк».
— Ул кеше — синең белән сөйләшеп торучы мин ул,— дип әйтә Гайсә. Уйлап кына кара, нинди зур хөрмәт күрсәтә аңа Гайсә! Ә бу хатын тормыш рәвеше аркасында, бәлки шәһәрдәге үзен нәфрәт иткән башка хатыннар белән очрашмас өчен, көн уртасында су алырга дип килгәндер. Гайсә аңа турыдан-туры беркемгә дә әле әйтмәгәнне әйтә. Һәм нинди нәтиҗә белән?
Күп кенә самариялеләр Гайсәгә иман итә башлый
Шәкертләр, Сихар шәһәреннән ризык белән әйләнеп килгәч, Гайсәнең кое янында Самария хатыны белән сөйләшеп торуын күрә. Шәкертләр килгәч, хатын үзенең су савытын калдырып, шәһәргә китә.
Гайсәнең әйткәннәре аңа нык тәэсир иткәнгә, ул шәһәрдәге кешеләргә: «Барыгыз, кылган бар эшләремне әйтеп биргән кешене күрегез»,— дип әйтә. Кызыксыну уятып, ул алардан: «Ул Мәсих түгел микән?» — дип сорый. Нәтиҗәдә, кешеләр үзләре барысын күреп кайтырга була.
Ул арада шәкертләр Гайсәне шәһәрдән алып килгән ризыкны ашарга кыстый. Ләкин ул аларга: «Минем сез белми торган ризыгым бар»,— дип җавап бирә.
Шунда шәкертләре үзара: «Әллә аңа берәрсе ашарга китерде микән?» — диешә. Гайсә аларга болай ди: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм ул миңа тапшырган эшне төгәлләү. Сез: „Урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар“,— дисез түгелме?» Әмма рухи урак өстен күздә тотып, Гайсә болай ди: «Башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән һәм урак өсте җиткән. Уракчы инде эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә чәчүче белән уракчы бергә куана».
Гайсә, бәлки, инде Самария хатыны белән сөйләшү китергән зур нәтиҗәләрне күрәдер: күпләр бу хатынның шаһитлеге аркасында Гайсәгә иман итә башлый. Шәһәрдәге кешеләргә шаһитлек биреп: «Ул кылган бар эшләремне әйтеп бирде»,— дип әйтә ул хатын. Шуңа күрә Сихар шәһәре кешеләре, Гайсә янына килгәч, аңардан үзләре янында калуын һәм үзләрен өйрәтүен үтенә. Гайсә бу чакыруны кабул итеп, анда ике көнгә кала.
Гайсәне тыңлаганнан соң, тагы да күбрәк самариялеләр аңа иман итә башлый. Алар бу хатынга: «Без инде синең сүзләреңне ишеткәнгә түгел, ә үзебез ишеткәнгә һәм бу кешенең чыннан да дөньяны коткаручы булуын белгәнгә ышанабыз»,— дип әйтә. Бу Самария хатыны Мәсих турында шаһитлек бирүдә безнең өчен һичшиксез искиткеч үрнәк булып тора: вәгазьләгәндә без тыңлаучыларда кызыксыну һәм күбрәк белү теләге уятырга тиеш.
Исеңдәдер, урак өстенә кадәр, күрәсең, Палестинада яз вакытындагы арпа уңышы җыюга, әле дүрт ай кала. Димәк, хәзер ноябрь я декабрь ае. Бу 30 елның Пасах бәйрәменнән соң Гайсәнең үз шәкертләре белән Яһүдиядә, кешеләрне өйрәтеп һәм суга чумдырып, якынча сигез ай үткәргәнен күрсәтә. Хәзер алар туган яклары Гәлиләягә кайта. Аларны анда нәрсә көтә? Яхъя 4:3—43.
▪ Ни өчен Самария хатыны Гайсәнең үзе белән сөйләшкәненә гаҗәпләнә?
▪ Гайсә аңа тереклек суы һәм Аллаһыга кайда гыйбадәт кылырга икәнлеге турында нәрсә әйтә?
▪ Гайсә аңа үзенең кем икәнлеген ничек ача, һәм ни өчен бу хәйран калырлык?
▪ Самария хатыны нинди шаһитлек бирә, һәм нинди нәтиҗә белән?
▪ Гайсәнең ризыгы урак өсте белән ничек бәйле?
▪ Гайсәнең 30 елның Пасах бәйрәменнән соң Яһүдиядә күпме хезмәт иткәнен ничек билгеләп була?