Сарык утарлары һәм Көтүче
Сиксәненче бүлек
Сарык утарлары һәм Көтүче
ГАЙСӘ Иерусалимга Багышлау бәйрәменә килгән. Бу бәйрәм гыйбадәтханә Йәһвәгә яңа баштан багышланганга үткәрелә. Б. э. к. 168 елны, Гайсәгә кадәр якынча 200 ел элек, Антиох Епифан Иерусалимны яулап алган һәм гыйбадәтханәне һәм аның корбан китерү урынын нәҗесләгән. Әмма өч ел үткәч, Иерусалим сугышып кире кайтарылган, һәм гыйбадәтханә янә Йәһвәгә багышланган булган. Шуннан бирле ел саен Багышлау бәйрәме үткәрелә торган булган.
Бу бәйрәм яһүдләр календаре буенча кислев аеның 25 көнендә үткәрелә. Безнең календарь буенча, кислев ае ноябрь уртасыннан алып декабрьнең икенче яртысына кадәрге вакытка туры килә. Димәк, зур әһәмияткә ия булган 33 елның Пасах бәйрәменә кадәр 100 көннән аз гына күбрәк вакыт кала бара. Бу вакытта көннәр салкын торганга, рәсүл Яхъя «кыш иде» дип яза.
Гайсә хәзер өч сарык утары һәм үзенең Яхшы Көтүче буларак роле турында мисал китерә. Ул сөйләгән беренче сарык утары — Муса кануны килешүе. Канун, киртә сыман, яһүдләрне башка халыкларның бозык йолаларыннан аерып торган. Гайсә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: сарык утарына капкадан түгел, ә башка юл белән керүче — карак һәм талаучы. Ә капкадан керүче — сарыкларга көтүче».
Кайберәүләр килеп, үзләрен Мәсих дип игълан иткән, ләкин алар чын көтүче булмаган. Чөнки чын көтүче турында Гайсә болай дип әйтә: «Капка сакчысы аңа ача, һәм сарыклар аның тавышын тыңлыйлар, ул сарыкларын исемнәре белән чакыра һәм аларны утардан алып чыга. [...] Алар һичкайчан чит кешегә ияреп китмәсләр, аңардан качып китәрләр, чөнки чит кешеләрнең тавышын белмиләр».
Беренче сарык утарының «капка сакчысы» Чумдыручы Яхъя булган. Капка сакчысы буларак, Яхъя Гайсәгә нинди мәгънәдә «ача»? Яхъя символик сарыкларга Гайсәнең кем икәнлеген ачып бирә. Гайсә нәкъ шул сарыкларны утардан көтүлеккә алып чыга, аларны исемнәре белән чакыра. Бу сарыклар ахыр чиктә башка утарга кертелә, чөнки Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: мин сарыкларга капка»,— дип әйтә; ягъни ул — яңа утарга кертүче капка. Гайсә үзенең шәкертләре белән яңа килешү төзегәч һәм киләсе елның Илленче көн бәйрәмендә күктән аларга изге рух иңдергәч, алар бу яңа утарга кертелә.
Аннары үз ролен аңлатып, Гайсә болай ди: «Мин — капка. Минем аша керүче котылачак, керәчәк һәм чыгачак һәм көтүлек табачак. ...Мин исә сарыкларның тормышы булсын өчен, гомерләре озын булсын өчен килдем. [...] Мин яхшы көтүче. Ата мине, ә мин Атаны белгән кебек, мин дә үз сарыкларымны беләм, ә сарыкларым мине беләләр. Мин сарыкларым өчен үз җанымны бирәм».
Күптән түгел генә Гайсә: «Кечкенә көтү, курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде»,— диеп, үз шәкертләрен юаткан иде. 144 000 шәхестән торган бу кечкенә көтү бу яңа утарга, ягъни икенче утарга керә. Ләкин Гайсә болай дип дәвам итә: «Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәкләр, бер көтү һәм бер көтүче булачак».
«Башка сарыклар» «бу утардан булмаганга», алар бүтән, яки өченче утардан булырга тиеш. Бу ике утардагы сарыкларның киләчәкләре төрле. «Кечкенә көтү» Мәсих белән бергә күктә идарә итәчәк, ә «башка сарыклар» җирдәге оҗмахта яшәячәк. Шулай да, ике утардан булуларына карамастан, сарыклар бер-берсеннән көнләшми һәм үзләрен бердәм хис итә, чөнки Гайсә әйткәнчә, алар — «бер көтү», һәм аларның көтүчеләре бер.
Яхшы Көтүче Гайсә Мәсих үзенең гомерен ике утардагы сарыклары өчен дә бик теләп бирә. «Мин аны үзем бирәм. Минем аны бирергә дә, яңадан алырга да хокукым бар,— дип әйтә ул.— Шулай эшләргә Атам миңа әмер бирде». Гайсәнең бу сүзләре яһүдләр арасында бүленешләр китереп чыгара.
Күпләр: «Ул җенле һәм акылдан шашкан. Ни өчен сез аны тыңлыйсыз?» — дип әйтә. Башкалар исә: «Бу җенле кеше сүзләре түгел»,— ди. Аннары алар, күрәсең, Гайсәнең берничә ай элек тумыштан сукыр кешене савыктырганын күздә тотып: «Әллә җен сукырның күзләрен ача аламы?» — диләр. Яхъя 10:1—22; 9:1—7; Лүк 12:32; Ачылыш 14:1, 3; 21:3, 4; Мәдхия 36:29.
▪ Багышлау бәйрәме нинди бәйрәм ул, һәм ул кайчан үткәрелә?
▪ Беренче сарык утары нәрсә ул, һәм аның капка сакчысы кем?
▪ Капка сакчысы Көтүчегә ничек «ача», һәм аннан соң сарыклар кая кертелә?
▪ Яхшы Көтүченең ике утары кемнән тора, һәм алар ничә көтү булып китә?