Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Саф гыйбадәткә карата ашкыну

Саф гыйбадәткә карата ашкыну

Уналтынчы бүлек

Саф гыйбадәткә карата ашкыну

ГАЙСӘ энеләренең, яки Мәрьямнең башка угылларының, исемнәре — Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд. Алар, Гайсә һәм аның шәкертләре белән Гәлиләя диңгезе янында урнашкан Кәпернаум шәһәренә барганчы, бәлки, үзләренә кирәк нәрсәләрне алыр өчен, Насарага, үз өйләренә кайта.

Ләкин ни өчен Гайсә, үз хезмәтен Кәнәдә, Насарада яки Гәлиләянең таулы җирләрендәге башка урыннарда дәвам итәсе урынына, Кәпернаумга бара? Беренчедән, Кәпернаум уңайлы җирдә урнашкан зуррак шәһәр. Икенчедән, Гайсәнең беренче шәкертләренең күбесе Кәпернаумда я аның тирәсендә яши. Шулай итеп алар, үз өйләрен калдырып китмичә, Гайсәдән өйрәнә ала.

Кәпернаумда Гайсә күп кенә гаҗәеп эшләр башкара; бу турыда ул берничә ай соңрак үзе шаһитлек бирә. Ләкин тиздән Гайсә юлдашлары белән яңадан юлга чыга. Хәзер яз булганга, алар Иерусалимга 30 елның Пасах бәйрәменә бара. Анда Гайсә үзенең шәкертләренә, бәлки, бөтенләй яңа ягы белән ачыла.

Аллаһы Кануны буенча, исраиллеләрдән хайван корбаннары китерү таләп ителә. Шуңа күрә аларга уңайлы булсын өчен, сатучылар Иерусалимда хайваннар я кошлар сата. Ләкин алар гыйбадәтханәнең эчендә үк сату итә һәм бәяләрне күтәреп, халыкны талый.

Ачу белән янып, Гайсә баудан чыбыркы үрә һәм сатучыларның барысын да гыйбадәтханәдән куып чыгара. Ул акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрә һәм өстәлләрен аудара. Күгәрчен сатучыларга ул ярсулы тавыш белән: «Боларны моннан алып китегез! Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — ди.

Гайсәнең шәкертләре, моны күргәч, Аллаһы Улы турында: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын»,— дигән пәйгамбәрлекне исләренә төшерә. Әмма яһүдләр аңардан: «Болай эшләргә хокукың бар икән, моны безгә нинди галәмәт белән исбат итәрсең?» — дип сорыйлар. Гайсә аларга: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын»,— дип җавап бирә.

Яһүдләр Гайсә туры мәгънәдә гыйбадәтханә турында әйтә дип уйлый, һәм шуңа күрә алар: «Бу гыйбадәтханә кырык алты ел төзелде, ә син аны өч көн эчендә яңадан торгызмакчы буласыңмы?» — дип сорыйлар. Әмма Гайсә үзенең тәне турында әйтә. Һәм өч ел үткәч, аның шәкертләре, ул үледән терелтелгәч, бу сүзләрне исләренә төшерә. Яхъя 2:12—22; Маттай 13:55; Лүк 4:23.

▪ Кәнәдә үткән туйдан соң Гайсә кайларга бара?

▪ Ни өчен Гайсәнең ачуы чыга, һәм ул нәрсә эшли?

▪ Гайсәнең шәкертләре аны күзәтеп, нәрсәне исләренә төшерә?

▪ Гайсә «бу гыйбадәтханә» турында нәрсә әйтә, һәм аның әйткән сүзләре нәрсә аңлата?