Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылык күрсәтү

Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылык күрсәтү

Йөз унөченче бүлек

Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылык күрсәтү

ПЕТЕР белән Яхъя, Гайсә кушуы буенча, Пасах бәйрәменә кирәкле хәзерлекләр башлар өчен Иерусалимга килгән инде. Гайсә башка ун рәсүле белән, күрәсең, соңрак килә. Офыкка кояш баеганда, Гайсә үзенең иптәшләре белән Зәйтүн тавыннан төшә. Ул бу таудан шәһәргә соңгы тапкыр карый.

Тиздән Гайсә үз иптәшләре белән шәһәргә килеп җитә һәм үзләре Пасах бәйрәме үткәрәчәк йортка бара. Алар баскычтан өстәге бүлмәгә күтәрелә; рәсүлләре белән генә Пасах бәйрәмен үткәрер өчен анда барысы да хәзерләп куелган. Гайсә бу вакыйганы бик көткән иде, бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Газап чигү вакытым килгәнче, шушы Пасах ризыгын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем».

Гореф-гадәт буенча, Пасах бәйрәмендә катнашучылар дүрт касә шәраб эчә. Күрәсең, өченче касәне алганнан соң Гайсә Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, болай ди: «Моны алыгыз да, авыз итеп бер-берегезгә бирегез. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килгәнче, мин шәраб башка эчмәячәкмен».

Бер заман кичке аш вакытында Гайсә табын яныннан торып, өс киемен сала да, сөлге алып, ләгәнгә су сала. Гадәттә кунакларның аякларын юу турында йорт хуҗасы кайгырта. Әмма ул юк, шуңа күрә Гайсә үзе моны эшләргә була. Моны һәр рәсүл эшли алыр иде, әмма, күрәсең, араларында һаман да булган ярышу рухы аркасында берсе дә моны эшләми. Хәзер исә, Гайсә аларның аякларын юа башлагач, алар уңайсыз хәлдә кала.

Гайсә Петер янына килә.

— Син минем аякларымны һичкайчан юмаячаксың,— дип каршы килә Петер.

— Аякларыңны юмасам, минем белән өлешең булмас,— ди Гайсә.

— Хуҗам, аякларымны гына түгел, ә кулларымны да, башымны да юа күр,— ди аңа Петер.

— Юынган кешенең бөтен тәне чиста була, шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юасы юк. Сез чиста, әмма берегез чиста түгел,— ди Гайсә. Ул моны үзен Яһүд Искариот сатачагын белгәнгә әйтә.

Һәрберсенең, шул исәптән хыянәтче Яһүднең дә, аякларын юганнан соң, Гайсә өс киемен киеп, табын янына утыра. «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? — дип сорый ул,— Сез мине „Остаз“, „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да. Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. Мин сезгә үрнәк күрсәттем: сез дә мин сезгә эшләгән кебек эшләгез. Сезгә хак сүз әйтәм: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бөек түгел. Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле».

Башкаларга басынкылык белән хезмәт итүдә нинди искиткеч үрнәк! Рәсүлләр беренчелеккә омтылырга һәм башкалар үзләренә һәрвакыт хезмәт итәргә тиеш дип уйлап, үзләрен зурга куярга тиеш түгел. Аларга Гайсәнең үрнәге буенча эш итәргә кирәк. Бу — аяк юу йоласы түгел, юк, ә кешеләрне аермыйча аларга хезмәт итәргә һәм һәртөрле эшне, нинди генә түбән я күңелгә ошамаган булмасын, эшләргә әзер булу. Маттай 26:20, 21; Марк 14:17, 18; Лүк 22:14—18; 7:44; Яхъя 13:1—17.

▪ Гайсәнең Иерусалимга каравы турында нәрсә әйтеп була?

▪ Аллаһыга рәхмәт белдергәч, Гайсә 12 рәсүленә ничәнче касәне бирә?

▪ Гайсә көннәрендә кунакларга йола буенча нинди хезмәт күрсәтелгән, һәм ни өчен Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә андый хезмәт күрсәтелмәгән?

▪ Гайсә рәсүлләрнең аякларын юып, аларга нинди сабак биргән?