Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Соңгы күрешүләре һәм 33 елның Илленче көн бәйрәме

Соңгы күрешүләре һәм 33 елның Илленче көн бәйрәме

Йөз утыз беренче бүлек

Соңгы күрешүләре һәм 33 елның Илленче көн бәйрәме

ГАЙСӘ үзенең 11 рәсүле белән Гәлиләядәге тауда очраша. Башка шәкертләр дә, күрәсең, бу очрашу турында ишетеп, шунда килә. Шулай итеп, тауда 500дән артык кеше җыела. Әлбәттә, Гайсәнең үз шәкертләре белән бергә җыелып, аларны өйрәтүе — шатлыклы вакыйга!

Гайсә җыелган зур халык төркеменә Аллаһы аңа күктәге дә, җирдәге дә бөтен хакимлекне тапшырды ди. «Шуңа күрә,— дип әйтә ул,— бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез».

Уйлап кына кара: шәкертләрне әзерләү эше ир-атларга да, хатын-кызларга да, балаларга да тапшырыла! Каршы килүчеләр аларның вәгазь эшен туктатырга тырышачак, әмма Гайсә аларны мондый сүзләр белән юата: «Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам». Ул үз шәкертләре белән изге рух ярдәмендә калачак һәм аларга үз хезмәтләрен үтәргә булышачак.

Тулаем алганда, Гайсә терелтелгәннән соң үз шәкертләренә 40 көн дәвамында күренә. Ул аларны Аллаһы Патшалыгы турында өйрәтә һәм аларга аның шәкертләренә буларак йөкләнгән эшкә басым ясап сөйли. Бер тапкыр ул хәтта үз туганы Ягъкубка күренә һәм аны, кайчандыр иман итмәүчене, үзенең Мәсих булуына ышандыра.

Рәсүлләр әле Гәлиләядә, һәм Гайсә аларга, күрәсең, Иерусалимга кайтырга куша. Алар белән анда очрашкач, Гайсә аларга мондый боерык бирә: «Иерусалимнан китмәгез, әмма Ата вәгъдә иткәнне көтегез. Бу вәгъдә турында сез миннән инде ишеткән идегез. Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән соң изге рухка чумдырылырсыз».

Соңрак Гайсә үз рәсүлләре белән кабат очрашып, аларны Зәйтүн тавы битендә, көнчыгышта урнашкан Битаниягә алып бара. Ул аларга тиздән күккә күтәреләчәге турында җентекләп сөйләп биргән булса да, алар барыбер аның Патшалыгы җирдә урнаштырылачак дип ышана. Шуңа күрә алар аңардан: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сорыйлар.

Бу очракта Гайсә аларны төзәтеп тормый һәм гади генә җавап бирә: «Атаның гына билгеләргә хокукы булган вакытларны яки заманнарны сезгә белергә кирәк түгел». Шуннан соң, аларга йөкләнгән эшкә яңадан басым ясап, ул: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дип әйтә.

Алар әле карап торганда, Гайсә күккә таба күтәрелә башлый, һәм аны болыт каплый, шуңа күрә алар аны инде күрми. Гайсә рух булып күккә күтәрелә. 11 рәсүл күккә карап торганда, алар янында ак кием кигән ике кеше пәйда була. Бу фәрештәләр, һәм алар болай дип әйтә: «Гәлиләя ирләре, ник сез күккә карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә алынган шушы Гайсә ничек күтәрелгән булса, нәкъ сез күргәнчә, шулай ук киләчәк».

Гайсәнең җирдән китүен күп кеше түгел, ә аның тугры шәкертләре генә күзәтеп тора. Аның кайтуы да шул ук рәвешчә булачак: ул кайтып, Патша булып идарә итә башлагач, аның кайтканын күп кеше түгел, ә аның тугры шәкертләре генә аңлаячак.

Рәсүлләр Зәйтүн тавыннан төшәләр дә, Кидрон үзәнлеге аша үтеп, кире Иерусалимга керәләр һәм Гайсә кушканча, шунда калалар. Ун көн үткәч, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, якынча 120 шәкерт Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә утыра. Кинәт көчле җил искән тавышка охшаш тавыш ишетелә һәм алар утырган йортны тутыра. Шунда алар ялкын теленә охшаш телләр күрәләр, һәм шул телләр аларның һәрберсенә берәрләп куна. Шулчак алар төрле телләрдә сөйли башлый. Шулай итеп, алар Гайсә вәгъдә иткән изге рух белән сугарыла! Маттай 28:16—20; Лүк 24:49—52; 1 Көринтлеләргә 15:5—7; Рәсүлләр 1:3—15; 2:1—4.

▪ Гайсә Гәлиләя тавында үзенең соңгы күрсәтмәләрен кемгә бирә? Бу нинди күрсәтмәләр?

▪ Гайсә үз шәкертләрен ничек юата һәм ул алар белән ничек калачак?

▪ Үледән терелтелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә ничә көн күренә һәм ул аларны нәрсәгә өйрәтә?

▪ Гайсә үзе җирдә яшәгәндә аның шәкерте булып китмәгән нинди кешегә күренә?

▪ Гайсә үз рәсүлләре белән нинди ике соңгы очрашу үткәрә? Ул очрашуларда нәрсә була?

▪ Нинди мәгънәдә Гайсә ничек киткән булса, шулай кайтачак?

▪ Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нәрсә була?