Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Соңгы көннәр билгесе

Соңгы көннәр билгесе

Йөз унберенче бүлек

Соңгы көннәр билгесе

ХӘЗЕР сишәмбе, көн уртасы. Гайсә Зәйтүн тавында гыйбадәтханәгә карап утырганда, аның янына Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя килә. Гайсәнең гыйбадәтханә турында таш өстендә таш калмаячак дип әйткән сүзләре аларны борчуга сала.

Ләкин аларны, күрәсең, күбрәк нәрсә борчый. Берничә атна элегрәк үл үзенең «килү чоры» турында әйткән иде; ул чакта «Кеше Улы үзен кешеләргә күрсәтергә» тиеш. Ә тагы да элегрәк ул аларга бу дөнья төзелешенең тәмамлануы турында сөйләгән иде. Шуңа күрә рәсүлләрнең күбрәк беләсе килә.

«Болар [Иерусалимның һәм гыйбадәтханәнең җимерелүе белән тәмамланачак вакыйгалар] кайчан булачак,— дип сорый алар,— һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче». Асылда, аларның соравы өч өлештән тора. Алар, беренчедән, Иерусалимның һәм гыйбадәтханәнең юк ителүе, икенчедән, Гайсәнең Патша булып килү чоры һәм, өченчедән, бу дөнья төзелешенең ахыры турында белергә тели.

Үзенең тулы җавабында Гайсә бу өч сорауны да ачыклый. Ул яһүдләр төзелешенең ахыры кайчан булачагын күрсәтүче билге бирә; ләкин ул моның белән генә чикләнми. Ул шулай ук булачак шәкертләренә кисәтүче билге бирә. Шул билге аша алар Гайсәнең килү чоры һәм бу дөнья төзелешенең ахыры вакытында яшәгәннәрен белә алачак.

Алдагы елларда рәсүлләр шул пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрә. Әйе, ул алдан әйткән вакыйгалар алар яшәгән көннәрдә үтәлә башлый. Шуңа күрә 37 ел үткәч, б. э. 70 елында, мәсихчеләр өчен яһүдләр төзелешенең һәм гыйбадәтханәнең җимерелүе көтелмәгән хәл булмый.

Әмма Мәсихнең килү чоры б. э. 70 елында башланмаган. Аның Патша булып килү чоры күпкә соңрак була. Кайчан? Гайсәнең пәйгамбәрлеге моны ачыклый.

Гайсә «якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез» дип әйтә. «Халык халыкка... каршы күтәрелер», ачлык, җир тетрәүләр һәм үләтләр булыр. Аның шәкертләрен нәфрәт итәчәкләр һәм үтерәчәкләр. Ялган пәйгамбәрләр киләчәк һәм күпләрне юлдан яздырачак. Канунсызлык үсәчәк һәм күпләрнең мәхәббәте суыначак. Шул ук вакытта Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр бөтен халыкларга вәгазьләнәчәк.

Гайсәнең пәйгамбәрлеге Иерусалим б. э. 70 елында җимерелгәнче кечкенә күләмдә үтәлә, ә аның төп үтәлеше Гайсәнең килү чорында һәм бу дөнья төзелешенең тәмамлануы вакытында була. 1914 елдан алып дөнья вакыйгаларын игътибар белән тикшерү Гайсәнең үтә мөһим пәйгамбәрлегенең төп үтәлеше нәкъ шул елдан башланганын күрсәтә.

Билге турында сөйләгәндә, Гайсә «тар-мар итүче җирәнгеч нәрсәнең» пәйда булуы хакында да әйтеп китә. Б. э. 66 елында Рим гаскәрләре Иерусалимны чолгап алып һәм гыйбадәтханәнең стенасы астыннан юл ярып «җирәнгеч нәрсә» булып китә. «Җирәнгеч нәрсә» торырга тиеш булмаган урында тора.

Билгенең төп үтәлешендә «җирәнгеч нәрсә» — Милләтләр Лигасы һәм аңа алмашка килгән Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО). Дөньяда тынычлык булсын өчен оештырылган бу оешманы христиан дөньясы Аллаһы Патшалыгына алмаш дип саный. Чыннан да җирәнгеч нәрсә! Шуңа күрә вакыт узу белән сәяси көчләр БМО белән берләшеп (Иерусалимның прообразы булып торган) христиан дөньясына каршы чыгачак һәм аны юк итәчәк.

Шуңа күрә Гайсә мондый пәйгамбәрлек әйтә: «Ул вакытта бөек афәт булачак; андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак». Иерусалимның б. э. 70 елында җимерелүе һәм, кайбер чыганаклар буенча, миллионнан артык кешенең үтерелүе чыннан да бөек афәт була. Әмма Гайсә пәйгамбәрлегенең бу өлешенең төп үтәлеше күпкә дәһшәтлерәк булачак.

Соңгы көннәр дәвамында Аллаһыга ышаныч саклау

Сишәмбе 11 нисан көне тәмамланып бара. Гайсә рәсүлләр белән үзенең Патша булып килү чоры һәм бу дөнья төзелешенең ахыры турында сөйләшүен дәвам итә. Ул аларны ялган Мәсихләргә иярүдән кисәтә һәм ялган Мәсихләр «хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен» тырышлыклар куячак дип әйтә. Ләкин сайланганнар, үткен күзле бөркетләр сыман, чын рухи азык булган урынга, ягъни чын Мәсих янына, аның күренмәс килү чоры вакытында җыелачак. Алар алданмаячак һәм ялган Мәсих янына җыелмаячак.

Ялган Мәсихләр күзгә күренмичә килә алмый. Гайсәнең килү чоры исә күренмәс булачак. Гайсә афәт башланганнан соң: «Кояш каралыр, ай яктысын бирмәс»,— дип әйтә. Әйе, бу кешелекнең иң караңгы чоры булачак. Ул вакыт көндезен кояш каралган һәм төнен ай яктысын бирмәгән сыман булачак.

«Күкләрдәге көчләр селкетелер»,— дип дәвам итә Гайсә. Моның белән ул күкләрнең шомлы төскә керәчәген күрсәтә. Курку һәм көч куллану беркайчан да булмагандай артачак.

Нәтиҗәдә, Гайсәнең сүзләре буенча, «җирдәге халыклар нәрсә эшләргә белмичә җәфаланыр, чөнки диңгез үкереп шаулар. Җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр». Чыннан да, кешелек тарихындагы бу иң караңгы чор үзенең ахырына якынлашканда, «күктә Кеше Улының билгесе күренер һәм җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә сугар».

Ләкин Кеше Улы кодрәт белән бу явыз дөнья төзелешен юк итәр өчен килгәндә, кайгырмаучылар да булачак. «Сайланганнар» — Мәсих белән аның күктәге Патшалыгында идарә итәчәк 144 000 һәм аларның Гайсә «башка сарыклар» дип атаган юлдашлары кайгырмаячак. Кешелек тарихындагы иң караңгы чорда яшәүләренә карамастан, аларны Гайсәнең мондый сүзләре рухландыра: «Болар башлангач, тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки сезнең котылуыгыз якынлашып килә».

Соңгы көннәрдә яшәгән шәкертләре ахырның якын булуын билгели алсын өчен, Гайсә мондый мисал китерә: «Инҗир агачына һәм барлык башка агачларга игътибар итегез. Аларның бөреләнүен күреп, сез җәй инде якын икәнен аңлыйсыз. Нәкъ шулай ук, боларны күргәч, шуны белегез: Аллаһы Патшалыгы якын. Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, барысы үтәлер».

Шулай итеп, аның шәкертләре билгенең күптөрле өлешләренең үтәлүен күргәч, алар бу дөнья төзелешенең ахыры якын икәнен һәм Аллаһы Патшалыгы тиздән җир йөзендәге бар явызлыкны юк итәчәген аңларга тиеш. Бу соңгы көннәрдә яшәячәк шәкертләрне Гайсә болай дип үгетли:

«Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын, һәм теге көн сезгә көтмәгәндә килмәсен, тозак кебек булмасын. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче бер кеше дә көтмәгәндә килер. Шуңа күрә уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен һәм Кеше Улы каршына килеп баса алыр өчен, һәрвакыт ялварып дога кылыгыз».

Акыллы һәм акылсыз гыйффәтле кызлар

Гайсә үзенең Патша булып килү чорын күрсәтүче билге турында сөйләвен дәвам итә. Хәзер ул, өч мисал китереп, бу билгенең тагын кайбер үзенчәлекләренә игътибар итә.

Гайсәнең килү чорында яшәүчеләр һәр мисалның үтәлешен күреп торачак. Гайсә беренче мисалын болай дип башлый: «Шул вакытта күкләр Патшалыгы кулларына яктырткычлар алып, кияүне каршыларга чыккан ун гыйффәтле кызга охшаш булыр. Аларның бишесе — акылсыз, ә бишесе акыллы булган».

«Күкләр Патшалыгы... ун гыйффәтле кызга охшаш булыр» дигән сүзләр белән Гайсәнең күктәге Патшалыкны мирас итеп алачак кешеләрнең яртысы — акылсыз, ә яртысы акыллы дип әйтәсе килми, юк! Аның сүзләре буенча, күктәге Патшалык белән бәйле кайбер үзенчәлекләр мисалда сурәтләнгән хәлгә охшаш булачак.

Ун гыйффәтле кыз күктәге Патшалыкны мирас итеп алырга өметләре булган яки үзләрен шундый дип санаган бар майланган мәсихчеләрне символлаштыра. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә мәсихчеләр җыелышы үледән терелтелгән, данланган Кияү Гайсә Мәсихкә хатынлыкка вәгъдә ителгән булган. Ләкин киләчәктә күктә үтәргә тиеш булган туйның төгәл вакыты билгеле булмаган.

Мисалда әйтелгәнчә, ун гыйффәтле кыз кияүне каршы алырга һәм туйга баручыларга кушылырга дип чыга. Кияүнең килүен күргәч, алар үз яктырткычлары белән кияү киләчәк юлны яктыртачак. Кияү үз кәләшен әзерләнгән йортка алып барганда, юлны яктыртып алар аны данлыйлар. Гайсә болай дип дәвам итә: «Акылсызлары яктырткычларын алсалар да, үзләре белән май алмаганнар, ә акыллылары, яктырткычлары белән бергә май салынган савытларын да алганнар. Кияү тоткарланган, шуңа күрә алар барысы йокымсырый башлаган һәм йоклап киткән».

Кияүнең озакка сузылган тоткарлануы Мәсихнең Патша булып килү чоры ерак киләчәктә булырга тиеш икәнлеген күрсәтә. Ниһаять, 1914 елны ул үз тәхетенә утыра. Моңарчы озын төн дәвамында бөтен гыйффәтле кызлар йокыга тала. Ләкин алар моның өчен хөкем ителми. Акылсыз кызлар үзләре белән май алмаганнары өчен хөкем ителә. Гайсә гыйффәтле кызларның кияү килгәнче ничек уянганын болай дип аңлата: «Нәкъ төн уртасында: „Кияү килә! Аны каршы алырга чыгыгыз“,— дип кычкырган тавыш ишетелгән. Шунда алар барысы да торып, яктырткычларын әзерләгәннәр. Акылсызлары акыллы кызларга: „Яктырткычларыбыз сүнәргә тора, безгә әз генә маегызны бирегезче“,— дигәннәр. Шунда акыллылары: „Маебыз барыбызга да җитмәс, шуңа күрә сатучыларга барып, алардан үзегезгә май сатып алыгыз“,— дип җавап биргәннәр».

Май чын мәсихчеләрне яктырткычлар кебек яктыртырга сәләтле иткән нәрсәне символлаштыра. Бу — мәсихчеләр нык тотынып торган Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүз һәм аны аңларга ярдәм иткән изге рух. Рухи май акыллы гыйффәтле кызларны туй мәҗлесенә килүче кияүне һәм аның белән бергә килүчеләрне яктылык белән каршы алырга сәләтле итә. Ләкин акылсыз гыйффәтле кызларның үзләрендә кирәкле рухи майлары юк. Аннары нәрсә булганын Гайсә болай дип сурәтли:

«[Акылсызлары] май сатып алып йөргән арада, кияү килгән. Әзер торган кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган. Аннан соң калган кызлар да килгәннәр һәм: „Әфәнде, Әфәнде, безгә ач!“ — дип үтенгәннәр. Ул аларга: „Сезгә хак сүз әйтәм: мин сезне белмим“,— дип җавап кайтарган».

Мәсих күктәге Патшалыкта идарә итә башлагач, акыллы гыйффәтле кыз төркеме, ягъни майланган мәсихчеләр, караңгы дөньяда яктылык тарату өчен һәм шулай итеп кайткан Кияүне данлар өчен йокыларыннан уяна. Ләкин акылсыз кызлар итеп сурәтләнгәннәр моңа әзер түгел, һәм күктәге туй мәҗлесенә вакыт җиткәч, Мәсих аларга ишек ачмый. Ул аларны бу дөньяның дөм караңгылыгында канунсызлык кылучы башка кешеләр белән юк ителүгә калдыра. «Шуңа күрә уяу торыгыз,— дип йомгаклый сүзен Гайсә,— чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез».

Талантлар турында мисал

Гайсә рәсүлләре белән Зәйтүн тавында сөйләшүен дәвам итеп, аларга икенче мисалын сөйли. Берничә көн элегрәк, Әрихәдә, ул Патшалыкның ерак киләчәктә урнаштырылачагын күрсәтер өчен, миналар турында мисал сөйләгән иде. Хәзер сөйләгән мисалда, тегесе белән охшаш яклары булса да, Мәсихнең Патша булып килү чорында булачак вакыйгалар тасвирлана. Бу мисалдан Гайсәнең шәкертләре, җирдә булганда, аның «милкен» арттырырга тиеш икәнлеге күренә.

Гайсә болай дип башлый: «Патшалык шулай ук чит илгә китүче кешегә охшаш. Китәр алдыннан ул үз хезмәтчеләрен чакырган да, аларга үз милкен ышанып тапшырган». Гайсә — чит илгә, күккә, киткәнче, үз хезмәтчеләренә, ягъни күктәге Патшалыкны мирас итеп алачак шәкертләренә, үз милкен ышанып тапшырган кеше. Бу «милек» — мал-мөлкәт түгел, ә вәгазьләү һәм тагы да күбрәк шәкертләр булдыру йөкләмәсе.

Гайсә үз милкен хезмәтчеләренә күккә күтәрелер алдыннан ышанып тапшыра. Ул моны ничек эшли? Гайсә аларга Патшалык турындагы хәбәрне җир читенә кадәр вәгазьләүләрен дәвам итәргә куша. Гайсә болай ди: «Ул һәрберсенә сәләтенә карап биргән: берсенә биш талант, икенчесенә ике талант, ә өченчесенә бер талант калдырган, һәм чит илгә китеп барган».

Шулай итеп сигез талант — Мәсихнең милке — хезмәтчеләрнең сәләтенә, ягъни бу милекне арттыруда куя алган бар мөмкинлекләренә карап бирелә. Беренче гасырда биш талант алган хезмәтчеләр санына, күрәсең, рәсүлләр дә кергән. Гайсәнең сүзләре буенча, биш һәм ике талант бирелгән хезмәтчеләр, Патшалыкны вәгазьләп һәм шәкертләр булдырып, аларны икеләтә арттырган. Ә бер талант бирелгән хезмәтче аны җиргә күмеп яшереп куйган.

«Күп кенә вакыт узгач,— дип дәвам итә Гайсә,— хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисап таләп иткән». Мәсих хисап таләп итәр өчен ХХ гасырда гына, якынча 1 900 ел үткәч кайткан. Чыннан да, «күп кенә вакыт» узган. Аннары Гайсә болай ди:

«Биш талант алганы тагын бишне китергән һәм: „Хуҗам, син миңа биш талант ышанып тапшырдың. Кара, мин тагын биш талантка ия булдым“,— дигән. Хуҗасы аңа болай дигән: „Яхшы эшләгәнсең, син — яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын. Үз хуҗаң белән шатлан“ ». Ике талант бирелгән хезмәтче дә үз талантларын икеләтә арттырган һәм Хуҗасыннан шундый ук хуплау вә әҗер алган.

Ә бу тугры хезмәтчеләр үз Хуҗалары белән ничек шатлана? Хуҗа Гайсә Мәсихнең шатлыгы аның «чит илгә», үз Атасы янына күккә китеп, патша хакимлеген алуыннан гыйбарәт. Ә безнең көннәрдәге тугры хезмәтчеләр турында әйткәндә, аларга Патшалык белән бәйле тагы да күбрәк җаваплылыклар бирелә, һәм алар моңа бик шатлана. Җирдәге тормышларын тәмамлап, күктәге Патшалыкка керер өчен терелтелгәч, аларның шатлыгы чиксез булачак. Ә өченче хезмәтче нәрсә ди?

«Хуҗам, мин синең таләпчән кеше икәнеңне... белә идем,— дип зарлана ул,— шуңа күрә мин курыктым һәм барып, талантыңны җиргә яшереп куйдым. Мә, мин сиңа аны кире кайтарам». Бу хезмәтче вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашудан белә торып баш тарткан. Шуңа күрә Хуҗа, Гайсә, аны «явыз һәм ялкау хезмәтче» дип атый һәм мондый хөкем чыгара: «Алыгыз аңардан бер талантны... [...] Бу юньсез хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак». Бу явыз хезмәтче итеп сурәтләнгән кешеләр тышкы караңгылыкка чыгарып ташланып, һәртөрле рухи шатлыктан мәхрүм ителә.

Бу үзләрен Мәсих шәкерте дип атаган бар кешеләр өчен җитди сабак булып тора. Алар, Мәсихнең хуплавын һәм ул бирәчәк әҗерне алырга теләсәләр, шулай ук аларның тышкы караңгылыкка чыгарып ташланудан һәм бөтенләй юк ителүдән сакланасы килсә, күктәге Хуҗаларының милкен арттырырга тиеш. Моның өчен аларга вәгазьләү эшендә ашкыну белән катнашырга кирәк. Син бу яктан тырышмы?

Мәсих Патша буларак кайчан килә?

Гайсә һаман да рәсүлләре белән Зәйтүн тавында утыра. Үзенең килү чорын һәм дөнья төзелешенең ахырын күрсәтүче билге турындагы сорауга җавап итеп, ул хәзер аларга өч мисалның соңгысын сөйли. Гайсә болай дип башлый: «Кеше Улы үз данында һәм барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак».

Кеше Улы бу дөнья төзелешенең ахырына кадәр бик аз вакыт калганда киләчәк. Нинди максат белән? Гайсә болай дип аңлата: «Аның каршына бар халыкларны җыячаклар, һәм ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк. Сарыкларны ул үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне сул ягына бастырачак».

Хуплау алган кешеләр турында Гайсә болай ди: «Шунда Патша үзенең уң ягында торучыларга болай диячәк: „Атамнан фатиха алганнар, килегез һәм дөнья яратылганнан бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз“». Бу мисалдагы сарыклар Мәсих белән күктә идарә итмәячәк. Нинди мәгънәдә алар «Патшалыкны мирас итеп» алачак? Алар аның идарәсе астында җирдә яшәячәк. Дөньяның яратылуы Адәм белән Хауваның балалары туганнан соң башланган. Бу балалар Аллаһының кешелекне йолып алыр өчен күргән чарасыннан файда ала алган.

Ни өчен соң сарыклар Патшаның хуплавын алып, уң ягына куела? «Чөнки мин ач идем,— дип әйтә Патша,— ә сез мине ашаттыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчерттегез; мин чит кеше идем, ә сез мине кунак иттегез; ялангач идем, ә сез мине киендердегез; авырган идем, ә сез мине кайгырттыгыз; төрмәдә идем, ә сез минем яныма килдегез».

Сарыкларның, җирдә булганга, үзләренең күктәге Патшасы хакына андый эшләрне ничек башкара алганнарын беләсе килә. «Хуҗабыз, без синең ач булуыңны күреп, кайчан ашаттык; сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек? — дип сорый алар.— Чит кеше булуыңны күреп, кайчан сине кунак иттек? Авырганыңны яки төрмәдә утырганыңны күреп, кайчан синең яныңа бардык?»

Патша болай дип җавап бирә: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләгән булсагыз, миңа эшләгән буласыз». Мәсихнең кардәшләре — аның белән күктә идарә итәчәк 144 000 нең җирдәге калдыгы. Һәм аларга яхшылык эшләү, Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, аның үзенә яхшылык эшләүгә тиң була.

Аннан соң Патша кәҗәләргә болай ди: «Китегез минем янымнан, ләгънәт төшкәннәр. Иблискә һәм аның фәрештәләренә әзерләп куелган мәңгелек утка барыгыз. Чөнки мин ач идем, ә сез мине ашатмадыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчертмәдегез; мин чит кеше идем, ә сез мине кунак итмәдегез; ялангач идем, ә сез мине киендермәдегез; авырган идем һәм төрмәдә идем, ә сез мине кайгыртмадыгыз».

Әмма кәҗәләр болай дип зарлана: «Хуҗабыз, кайчан без синең ач булуыңны, сусавыңны, чит кеше булуыңны, ялангач, авыру булуыңны, төрмәдә утыруыңны күреп, сиңа хезмәт күрсәтмәдек?» Кәҗәләр нәрсәгә карап хөкем ителәчәк? «Сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләмәгән булсагыз,— дип әйтә Гайсә,— миңа эшләмәгән буласыз». Әмма сарыклар моны эшләгән була, шуңа күрә аклана.

Димәк, Мәсихнең Патша буларак килү чоры хөкем итү вакытын да үз эченә алачак. Хөкем итү вакыты бөек афәт вакытында нәкъ бу явыз дөнья төзелешенең ахыры алдыннан булачак. Кәҗәләр «мәңгегә юк ителәчәк», ә «тәкъвалар [сарыклар] мәңгелек тормыш алачак». Маттай 24:2—25:46; 13:40, 49; Марк 13:3—37; Лүк 21:7—36; 19:43, 44; 17:20—30; 2 Тимутигә 3:1—5; Яхъя 10:16.

▪ Рәсүлләрне Гайсәгә сорау бирергә нәрсә этәрә, ләкин аларны тагын нәрсә борчый?

▪ Б. э. 70 елында Гайсә пәйгамбәрлегенең нинди өлеше үтәлә, ләкин ул елны нәрсә булмый?

▪ Гайсә пәйгамбәрлегенең беренче үтәлеше һәм төп үтәлеше кайчан була?

▪ «Җирәнгеч нәрсә» беренче һәм төп үтәлештә нәрсә ул?

▪ Ни өчен Иерусалимның җимерелүе бөек афәт турындагы пәйгамбәрлекнең ахыргы үтәлеше түгел?

▪ Мәсихнең килү чорын дөньядагы нинди вакыйгалар күрсәтә?

▪ «Җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә» кайчан сугачак, ләкин Мәсихнең шәкертләре ул вакытта нәрсә эшләячәк?

▪ Гайсә булачак шәкертләренә ахырның якын икәнен аңларга ярдәм итәр өчен нинди мисал китерә?

▪ Гайсә соңгы көннәрдә яшәячәк шәкертләренә нинди нәсыйхәт бирә?

▪ «Ун гыйффәтле кыз» кемне символлаштыра?

▪ Мәсихчеләр җыелышы кияүгә хатынлыкка кайчан вәгъдә ителгән, ләкин кияү үз кәләшен туй мәҗлесенә алып китәргә кайчан килә?

▪ «Май» нәрсәне символлаштыра, һәм ул акыллы кызларны нәрсә эшләргә сәләтле итә?

▪ Туй мәҗлесе кайда үтә?

▪ Акылсыз кызлар нинди бөек әҗерне югалта, һәм аларны нәрсә көтә?

▪ Талантлар турындагы мисалда нинди сабак бар?

▪ Хезмәтчеләр кемнәр алар, һәм аларга ышанып тапшырылган милек нәрсә ул?

▪ Хуҗа хисап таләп итәргә кайчан килә, һәм ул нәрсә күрә?

▪ Тугры хезмәтчеләр Хуҗа белән ничек шатлана, һәм өченче явыз хезмәтче белән нәрсә була?

▪ Мәсих үзенең килү чорында нинди хөкем итү эшен башкара?

▪ Сарыклар нинди мәгънәдә Патшалыкны мирас итеп ала?

▪ Дөнья кайчан яратылган булган?

▪ Кешеләр нәрсә нигезендә кәҗәләргә һәм сарыкларга аерыла?