Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тапкырлыкның файдасы

Тапкырлыкның файдасы

Сиксән җиденче бүлек

Тапкырлыкның файдасы

ГАЙСӘ юлдан язган угыл турындагы мисалны үз шәкертләреннән, намуссыз салым җыючылардан һәм башка гөнаһ кылучылардан, канунчылар һәм фарисейлардан торган халык төркеменә әле генә сөйләп биргән. Хәзер ул шәкертләренә бер бай кеше турында мисал сөйли. Ул үзенең йорт идарәчесе хакында яман хәбәр ишеткән.

Гайсә сүзләре буенча, бу бай кеше йорт идарәчесен чакырып ала да, аны эштән чыгарырга җыенуы турында әйтә. Шунда идарә итүче үз-үзенә болай ди: «Хуҗам мине идарә эшеннән азат иткәч, нәрсә эшләрмен инде? Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оят. Ә-ә, беләм! Хуҗалык белән идарә итү эшеннән азат ителгәч, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә икәнен беләм».

Идарәче нәрсә эшләргә җыена? Ул хуҗасына бурычлы кешеләрне чакыра. Беренчесеннән:

— Син хуҗама күпме бурычлы? — дип сорый.

— 2 200 литр зәйтүн мае тиешмен,— дип җавап бирә тегесе.

— Бурыч кәгазеңне ал да, утырып тиз генә 1 100 литр дип яз,— ди аңа идарәче.

Аннары ул башкасыннан:

— Ә син күпме бурычлы? — дип сорый.

— Йөз капчык бодай,— ди тегесе.

— Бурыч кәгазеңне ал да, сиксән дип яз,— дип әйтә аңа идарәче.

Идарәченең бурыч кәгазендәге саннарны киметергә хакы бар, чөнки үз хуҗасының финанс эшләре өчен һаман да ул җаваплы. Бурычларны киметеп, ул, эшсез калгач, үзенә илтифат белән кайтара алырлык дуслар булдыра.

Бу хакта ишеткәч, хуҗаның исе китә. Ул, «идарәчесе тәкъва булмаса да, аны тапкырлыгы өчен» мактый. Гайсә болай дип өсти: «Бу дөнья төзелешенең кешеләре, яктылык кешеләренә караганда, үз буын кешеләре белән үзләрен тапкыррак тота шул».

Бу мисалдан нинди сабак алып була? Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Тәкъва булмаган дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз, моны алар, байлыгыгыз беткәч, сезне мәңгелек торакка кабул итсен өчен эшләгез».

Гайсә бу идарәчене намуссызлыгы өчен түгел, ә зирәклеге, тапкырлыгы өчен мактый. Еш кына «бу дөнья төзелешенең кешеләре» үз акчаларын я дәрәҗәләрен оста итеп кулланып, үзләренә илтифат белән кайтара алырлык дуслар булдыра. Димәк, Аллаһының хезмәтчеләренә дә, «яктылык кешеләренә», зирәклек белән үз мал-мөлкәтләрен, ягъни «тәкъва булмаган дөньяның байлыгын», үз файдалары өчен кулланырга кирәк.

Ләкин, Гайсә әйткәнчә, алар бу байлык ярдәмендә үзләрен «мәңгелек торакка» кабул итә алган шәхесләр белән дуслык булдырырга тиеш. Кечкенә көтү әгъзалары өчен бу торак — күктә, ә «башка сарыклар» өчен — җирдәге оҗмахта була. Йәһвә Аллаһы белән аның Улы гына кешеләрне бу торакка кабул итә ала. Шуңа күрә без, үзебездә булган һәртөрле «тәкъва булмаган дөньяның байлыгын» Патшалык эшләренә булышлык итәр өчен кулланып, алар белән бар көчләрен куеп дуслык үстерергә тиеш. Аннары дөнья байлыгы беткәч, ягъни үз кыйммәтен югалткач, (ә бу һичшиксез булачак), безне мәңгелек тормыш көтәчәк.

Аннары Гайсә матди, ягъни кечкенә, нәрсәләрдә тугры булган кешеләр әһәмиятлерәк нәрсәләрдә дә тугры булачак дип әйтә. «Сез тәкъва булмаган дөньяның байлыгы белән үзегезне тугры тотмыйсыз икән,— дип дәвам итә Гайсә,— сезгә хак булганны [ягъни рухи нәрсәләрне, я Патшалык эшләрен] кем ышанып тапшырыр инде? Һәм сез башкаларның милке [Аллаһы үзенең хезмәтчеләренә ышанып тапшырган Патшалык эшләре] белән үзегезне тугры тотмыйсыз икән, сезнең өчен әзерләнгәнне [мәңгелек торакта яшәү бүләген] сезгә кем бирер инде?»

Без Аллаһының чын хезмәтчесе дә һәм шул ук вакыт дөнья байлыгының хезмәтчесе дә була алмыйбыз. Бу Гайсәнең мондый йомгаклау сүзләреннән күренә: «Бернинди хезмәтче дә ике хуҗаның колы була алмас, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр; я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, байлыкның да колы була алмыйсыз». Лүк 15:1, 2; 16:1—13; Яхъя 10:16.

▪ Гайсә мисалындагы идарәче үзенә соңрак ярдәм итә алган кешеләр белән ничек дуслаша?

▪ «Тәкъва булмаган дөньяның байлыгы» нәрсә ул, һәм аның ярдәмендә дусларны ничек булдырып була?

▪ «Мәңгелек торакка» безне кем кабул итә ала, һәм бу торак нәрсәне аңлата?