Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Туган көн кичәсендә кеше үтерү

Туган көн кичәсендә кеше үтерү

Илле беренче бүлек

Туган көн кичәсендә кеше үтерү

РӘСҮЛЛӘРЕНӘ күрсәтмәләр биргәннән соң, Гайсә аларны парлап вәгазьләргә җибәрә. Петер, бәлки, үзенең энесе Әндри белән, Ягъкуб Яхъя белән, Филип Бартолмай белән, Томас Маттай белән, Ягъкуб Фаддай белән, ә Шимун Яһүд Искариот белән барадыр. Бу алты пар вәгазьче, кая гына барсалар да, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйли һәм кешеләрне могҗизалы рәвештә савыктыра.

Чумдыручы Яхъя һаман да төрмәдә. Ул инде ике ел диярлек анда. Исеңдәдер, Яхъя бөтен кеше алдында Һируд Әнтипкә үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудияне хатынлыкка алырга хакы юклыгы турында әйткән иде. Һируд Әнтип Муса кануны буенча яшим дип әйткәнгә, Яхъя аның Һирудия белән яшәвен зина кылу диеп фаш итә. Шуңа күрә Һируд Яхъяны, бәлки Һирудиянең басымы астында, төрмәгә япкан.

Һируд Әнтип Яхъяның тәкъва кеше икәнлеген белә һәм хәтта аны рәхәтләнеп тыңлый. Шуңа күрә ул аның белән нәрсә эшләргә икәнен белми. Һирудия исә Яхъяны нәфрәт итә һәм аны үтертергә мөмкинлекләр эзли. Ахыр чиктә ул көткән уңай вакыт җитә.

32 елның Пасах бәйрәме алдыннан Һируд купшылык белән үзенең туган көнен үткәрергә була. Мәҗлескә аның бөтен зур түрәләре, гаскәр башлыклары һәм Гәлиләянең иң күренекле кешеләре килә. Бәйрәм вакытында Һирудиянең элекке ире Филиптән туган яшь кызы Салумия кунаклар алдында бии. Аның биюе ир-атларны әсир итә.

Салумия Һирудның күңелен таба. «Миннән ни теләсәң, шуны сора һәм мин сиңа бирәм»,— дип әйтә Һируд һәм: «Миннән нәрсә генә сорасаң да, хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирәм»,— дип ант итә.

Җавап биргәнче, Салумия әнисеннән киңәш сорарга бара. «Миңа нәрсә сорарга?» — дип әйтә ул.

Ниһаять, уңай вакыт җитә! Бер дә икеләнмичә Һирудия: «Яхъя Чумдыручының башын»,— дип җавап бирә.

Салумия, тиз генә патша янына кереп: «Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып бирүеңне телим»,— дип әйтә.

Бу сүзләр Һирудны, яшен суккандай, сискәндереп җибәрә. Ләкин кунаклар аның вәгъдәсен ишеткәнгә, аның алар алдында, хәтта моның өчен гаепсез кешене үтерергә туры килсә дә, уңайсыз хәлдә каласы килми. Шунда ук коточкыч боерык белән җәллад төрмәгә җибәрелә. Күп тә үтми, ул Яхъяның башын тәлинкәгә салып, Салумиягә китереп бирә, ә кыз аны анасына тапшыра. Бу хакта ишеткәч, Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып җирлиләр. Аннары алар моның турында Гайсәгә сөйлиләр.

Соңрак Һируд Гайсәнең кешеләрне савыктырганы һәм җеннәрне куып чыгарганы хакында ишеткәч, аны курку биләп ала. Ул Гайсәне чынлыкта терелтелгән Яхъя дип уйлый. Шуңа күрә ул Гайсәне аның вәгазен тыңлар өчен түгел, ә үзенең куркуы нигезлеме, юкмы икәнен белер өчен бик күрергә тели. Маттай 10:1—5; 11:1; 14:1—12; Марк 6:14—29; Лүк 9:7—9.

▪ Ни сәбәптән Яхъя төрмәдә утыра, һәм ни өчен Һирудның аны үтерәсе килми?

▪ Һирудиянең явыз нияте ахыр чиктә ничек үтәлә?

▪ Ни өчен Яхъяның үлеменнән соң Һируд Гайсәне күрергә тели?