Туй мәҗлесе турында мисал
Йөз җиденче бүлек
Туй мәҗлесе турында мисал
ГАЙСӘ ике мисал аша канунчыларны һәм баш руханиларны фаш иткән, һәм алар аны үтерергә тели. Ләкин Гайсәнең әйтәсе сүзе әле бетмәгән. Ул аларга тагын бер мисал сөйли:
«Күкләр Патшалыгы үз улы өчен туй мәҗлесе әзерләгән патшага охшаш. Ул, чакырылган кешеләрне мәҗлескә җыярга дип, үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин тегеләрнең киләсе килмәгән».
Йәһвә Аллаһы — үз Улы, Гайсә Мәсих, өчен туй мәҗлесен әзерләүче Патша. 144 000 майланган мәсихчеләрдән торган кәләш ахыр чиктә Гайсә белән күктә берләшкән булачак. Патшаның идарәсендәге кешеләр — Исраил халкы. Аларга б. э. к. 1513 елны төзелгән Канун килешүе нигезендә «руханилар патшалыгы» булырга мөмкинлек бирелгән. Нәкъ шул чакта алар туй мәҗлесенә чакырылганнар.
Әмма бу чакырылган кешеләргә беренче чакыру 29 елның көзендә генә бирелгән булган. Ул елны Гайсә һәм аның шәкертләре (патшаның хезмәтчеләре) Патшалык турында вәгазьли башлаган. Ләкин 29 елдан башлап 33 елга кадәр чакырылган исраиллеләрнең мәҗлескә киләсе килмәгән. Шуңа күрә Аллаһы аларга тагын бер мөмкинлек биргән. Гайсә болай ди:
«Шунда ул башка хезмәтчеләрен җибәргән һәм аларга болай дигән: „Чакырылган кешеләргә: „Табыным инде җәелгән, үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, барысы инде әзер, туй мәҗлесенә килегез“,— дип әйтегез“». Чакырылган кешеләрне икенче һәм соңгы мәртәбә 33 елның Илленче көн бәйрәмендә Гайсәнең шәкертләренә изге рух иңгәч чакыра башлаганнар. Бу чакыру 36 елга кадәр дәвам иткән.
Әмма исраиллеләрнең күпчелеге эреләнеп бу чакыруны да кире каккан. «Ул кешеләр ваемсыз калганнар,— дип әйтә Гайсә,— һәм берсе үз басуына, ә икенчесе үз сәүдә эшенә киткән, калганнары исә аның хезмәтчеләрен тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр». «Шунда,— дип дәвам итә Гайсә,— патша, ярсып, үз гаскәрләрен җибәргән һәм шул үтерүчеләрне юк иткән, ә аларның шәһәрләрен яндырган». Бу сүзләр б. э. 70 елында римлылар Иерусалимны нигезенә кадәр җимергәч һәм үтерүчеләрне юк иткәч үтәлгән.
Гайсә болай дип дәвам итә: «Аннан соң ул [патша] үз хезмәтчеләренә болай дигән: „Туй мәҗлесе әзер, ә чакырылган кешеләр мәҗлестә утырырга лаек булмадылар. Шуңа күрә зур юлларга чыгыгыз һәм очраткан һәр кешене туй мәҗлесенә чакырыгыз“». Хезмәтчеләр шулай эшләгән дә, һәм «мәҗлес бүлмәсе өстәл янында утыручылар белән тулган».
Шәһәр читендәге зур юллардан кешеләрне җыю 36 елны башланган. Рим гаскәре башлыгы Көрнили һәм аның гаиләсе сөннәтсез яһүд булмаганнардан беренчеләр булган. Чакыруны кире каккан кешеләр урынына яһүд булмаганнарны җыю безнең көнгә кадәр дәвам итә.
Аннары нәрсә булган? Гайсә болай ди: «Патша, кунакларны карарга дип кергәч, анда туйга кия торган кием кимәгән бер кешене күреп алган һәм аңардан: „Дустым, син монда туй киеме кимичә ничек кердең?“ — дип сораган. Тегесе эндәшмәгән. Шунда патша үз хезмәтчеләренә: „Аның аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак“,— дигән».
Туй киеме кимәгән кеше — христиан дөньясы кешеләре. Аллаһы аларны беркайчан да рухи исраиллеләргә хас үзенчәлекләргә ия дип санамаган. Ул аларны Патшалык варислары итеп изге рухы белән дә майламаган. Шуңа күрә алар караңгылыкка ташлана, анда алар юк ителәчәк.
Гайсә мисалын болай дип йомгаклый: «Чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз». Әйе, Исраил халкыннан Мәсих кәләшенең әгъзасы булыр өчен күпләр чакырылган, ләкин исраиллеләрнең азлары гына сайланган булган. Күк әҗерен алучы 144 000 кунакның күпчелеге — исраилле булмаган кешеләр. Маттай 22:1—14; Чыгыш 19:1—6; Ачылыш 14:1—3.
▪ Туй мәҗлесенә чакырылганнар кемнәр алар, һәм алар кайчан чакырылган?
▪ Алар беренче тапкыр кайчан чакырылган, һәм чакыруны тараткан хезмәтчеләр кемнәр алар?
▪ Икенче чакыру кайчан бирелә, һәм аннан соң кем чакырыла?
▪ Туй күлмәге кимәгән кеше кем ул?
▪ «Чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз» дип кем турында әйтелә?