Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ул аның киеменә кагылган

Ул аның киеменә кагылган

Кырык алтынчы бүлек

Ул аның киеменә кагылган

ГАЙСӘНЕҢ Декаполистан әйләнеп кайтуы турындагы хәбәр Кәпернаумга килеп ирешә, һәм күп кенә кешеләр аны каршы алыр өчен диңгез янына килә. Алар, һичшиксез, Гайсәнең давылны тынычландырганы һәм җенле кешеләрне савыктырганы турында ишеткән. Ярга чыккач, түземсезлек белән көткән халык аны уратып ала.

Гайсәне бик күрәсе килгән кешеләрнең берсе — синагога башлыгы Яһир. Ул Гайсә алдына егылып, ялвара-ялвара: «Кызым үлем хәлендә. Килче, аның өстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде»,— дип үтенә. Унике яшьлек бу кыз Яһирнең бердәнбер баласы, һәм ул аның өчен бик кадерле.

Гайсә шунда ук Яһир белән китә, ә халык аңа иярә. Дулкынланган кешеләр, һичшиксез, тагын бер могҗиза күрергә тели. Ләкин халык арасындагы бер хатынны үз хәле борчый.

Бу хатын-кыз инде унике ел буе кан китүдән җәфалана. Ул бер табибтан икенчесенә йөреп, бар акчасын сарыф итеп бетергән. Ләкин аңа бернәрсә дә ярдәм итмәгән, ә хәле тагын да начарайган.

Билгеле, үзенең авыруы аркасында ул йончыган һәм үзен уңайсыз, кимсетелгән итеп хис итә. Андый авыру турында башкалар алдында беркем дә сөйләп тормас. Моннан тыш, Муса Кануны буенча каны килгән хатын-кыз нәҗес итеп санала, һәм аңа яисә аның кан белән пычранган киеменә кагылган кеше юынырга һәм кичкә кадәр нәҗес итеп саналырга тиеш.

Ул хатын Гайсәнең могҗизалары турында ишеткән һәм шуңа күрә аны эзләп килгән. Нәҗесле булганга, ул кешеләр арасыннан сиздермичә генә килеп, үз-үзенә: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, савыгырмын»,— дип әйтә. Һәм Гайсәнең киеменә кагылу белән ул кан агуының туктаганын сизә!

«Кем миңа кагылды?» Бу сүзләрне ишетеп, хатын-кыз бик нык куркып кала, күрәсең! Үзенә кагылганнарын Гайсә ничек сизгән? «Остаз, халык сине урап алган һәм кысрыклый»,— дип каршы килә Петер. «Үзең күреп торасың бит, ә үзең: „Кем миңа кагылды?“ — дисең».

Үзенә кагылган кешене күзләре белән эзләп, Гайсә: «Кемдер миңа кагылды, чөнки мин үземнән көч чыкканын сиздем»,— дип аңлата. Чынлыкта, бу гади генә кагылу булмаган: хатын савыккач, Гайсә үзеннән көч чыкканын тойган.

Хатын-кыз яшеренеп кала алмаганын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килә. Аның алдына тезләнеп, ул үз авыруы һәм әле генә ничек итеп савыкканы турында бөтен халык алдында сөйләп бирә.

Хатынның яшермичә барысын да сөйләп бирүе Гайсәгә нык тәэсир итә, һәм аның хәлен аңлап, ул: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— дип юата аны. Аллаһы тарафыннан җир белән идарә итәргә билгеләнгән Затның йомшак күңелле һәм кызганучан икәнлеген белү чыннан да юата! Ул кешеләр турында кайгырта да белә һәм аларга булыша да ала. Маттай 9:18—22; Марк 5:21—34; Лүк 8:40—48; Левиләр 15:25—27.

▪ Яһир кем ул, һәм ни өчен ул Гайсә янына килә?

▪ Бер хатын-кыз нәрсәдән интегә, һәм ни өчен ярдәм алыр өчен аңа Гайсә янына килү авыр?

▪ Хатын-кыз ничек савыга, һәм Гайсә аны ничек юата?