Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»

«Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»

Йөз егерме алтынчы бүлек

«Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»

ГАЙСӘ инде берникадәр вакыт баганага кадакланган килеш тора. Төш вакыты. Шунда сәер өч сәгатьлек караңгылык төшә. Бу Кояш тотылу түгел, чөнки ул яңа Ай башында гына була, ә хәзер Пасах, тулы Ай вакыты. Кояш тотылуы шулай ук берничә минут кына була. Димәк, бу караңгылык Аллаһыдан! Гайсәдән мыскыллап көлгән кешеләр тынып, хәтта дәшмичә торадыр.

Әгәр бу куркыныч караңгылык бер җинаятьче икенчесен шелтәли башлаганчы һәм Гайсәдән исенә төшерүен үтенгәнче төшкән икән, нәкъ шул караңгылык аны тәүбә итәргә этәргәндер. Нәкъ шул караңгылык вакытында дүрт хатын — Гайсәнең әнисе, әнисенең туганы Салумия, Магдалалы Мәрьям һәм Кече дип аталган рәсүл Ягъкубның әнисе Мәрьям — җәфалану баганасы янына килгәндер. Гайсәнең яраткан рәсүле Яхъя да алар белән бергә тора.

Гайсәнең әнисе үзе тудырган һәм үстергән улының баганада җәфаланып торганына карап тора. Аның җанын «озын кылыч телгәлидер»! Әмма Гайсә үз газаплары турында түгел, ә әнисе турында уйлый. Бар көчен җыеп, ул башы белән Яхъя ягына күрсәтә һәм әнисенә: «Әнием, хәзер ул синең улың!» — ди. Шуннан соң ул башы белән Мәрьям ягына күрсәтә һәм шәкерткә: «Менә хәзер ул синең әниең!» — ди.

Шулай итеп Гайсә үз әнисе турында кайгыртуны үзенең яраткан рәсүленә тапшыра. Әнисе, күрәсең, инде тол хатын. Мәрьямнең калган угыллары әле Гайсәгә иман итмиләр, шуңа күрә ул әнисен рәсүленә тапшыра. Гайсә, әнисе турында бар яктан, шул исәптән рухи яктан да кайгыртып, яхшы үрнәк калдырган.

Көндезге өчләр тирәсендә Гайсә: «Эчәсем килә»,— ди. Ул үз Әтисенең аңардан яклавын алып куйганын сизә. Аллаһы моны аның сафлыгы тулысынча сыналсын өчен эшли. Гайсә каты тавыш белән: «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине ташладың?» — дип кычкыра. Моны ишетеп, якында торучыларның кайберләре: «Ильясны чакыра»,— дип әйтә, һәм аларның берсе шунда ук йөгереп китә һәм губканы алып, ачыган шәрабка манчый. Ул аны таякка беркетә дә, Гайсәгә эчәргә бирә. Шунда башкалары: «Тукта әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — диләр.

Гайсә ачыган шәрабны татыгач, каты тавыш белән: «Тормышка ашты!» — дип әйтә. Әйе, Әтисенең тапшырган бар эшен ул үтәп чыкты. Азакта ул: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам»,— ди. Моның белән Гайсә үзенең яшәү көчен Аллаһыга тапшырганын һәм Ул аны кире яшәүгә кайтарачак икәненә ышанганын күрсәтә. Шуннан соң ул башын ия һәм үлә.

Гайсәнең соңгы сулышы белән хәтәр җир тетрәү була, һәм кыялар ярыла. Җир тетрәү шул кадәр көчле була ки, Иерусалим читендәге төрбәләр ачыла, һәм андагы мәетләрне чыгарып ташлый. Үтеп баручы кешеләр, шул мәетләрне күргәч, шәһәргә кереп моның турында сөйләп бирә.

Гайсә үлгән мизгелне гыйбадәтханәнең Изге урынын Иң изге урыныннан аерып торучы пәрдә өстән аска урталай ертыла. Матур итеп бизәлгән 18 метрлык бу пәрдә бик авыр булгандыр! Шушы гаҗәеп могҗизаны кылып, Аллаһы үз Улын үтергән кешеләргә карата ачуын белдерә һәм Гайсә үлеме ярдәмендә Иң изге урынга, күккә, юл ачылганын күрсәтә.

Җир тетрәүне сизгәч һәм барысын күргәч, кешеләрне зур курку биләп ала. Җәзалау урынын саклап торучы гаскәр башлыгы Аллаһыны данлый һәм Гайсә турында: «Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»,— ди. Гаскәр башлыгы, күрәсең, Пилат каршында Гайсәнең Аллаһы Улы булуы турында сүз барганда моны ишетеп торган. Һәм хәзер ул инде бер дә шикләнми: Гайсә — Аллаһы Улы, әйе, җирдә яшәгән иң бөек кеше.

Бу могҗизалы вакыйгалар башкаларга да бик нык тәэсир итә, һәм алар бик нык кайгырганнарын һәм гарьләнгәннәрен күрсәтеп, күкрәкләренә бәрә-бәрә, өйләренә кайта башлый. Моның барысын читтән генә Гайсәгә иман иткән күп хатын-кыз күзәтеп тора. Аларга да бу мөһим вакыйгалар бик зур йогынты ясый. Рәсүл Яхъя да якында гына басып тора. Маттай 27:45—56; Марк 15:33—41; Лүк 23:44—49; 2:34, 35; Яхъя 19:25—30.

▪ Ни өчен өч сәгатьлек караңгылыкның сәбәбе Кояш тотылуы түгел дип әйтеп була?

▪ Үз үлеме алдыннан Гайсә олы яшьтәге әти-әниләре булган кешеләргә нинди гаҗәеп үрнәк калдырган?

▪ Гайсә үзенең үлеме алдыннан нинди соңгы дүрт нәрсә турында әйтә?

▪ Җир тетрәү нәрсәгә китерә, һәм гыйбадәтханә пәрдәсенең урталай ярылуы нәрсәне күрсәтә?

▪ Могҗизалар гаскәр башлыгына ничек тәэсир итә?