Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Унике рәсүл сайлау

Унике рәсүл сайлау

Утыз дүртенче бүлек

Унике рәсүл сайлау

ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯ Гайсәне Аллаһы Бәрәне дип атаганнан соң һәм Гайсә үз хезмәтен башлаганнан соң, якынча ел ярым вакыт үткән инде. Ул вакыт эчендә Әндри, Шимун Петер, Яхъя һәм, бәлки, Ягъкуб (Яхъяның абыйсы), шулай ук Филип һәм Натанаил (аны Бартолмай дип тә атыйлар) Гайсәнең беренче шәкертләре булып киткән. Вакыт узу белән аларга башкалар да кушылган.

Хәзер Гайсә үзенә рәсүлләр сайларга әзер. Ул алар белән тыгыз хезмәттәшлек итәчәк һәм аларны өйрәтәчәк. Ләкин аларны сайлар алдыннан, Гайсә тауга менә һәм анда Аллаһыдан, мөгаен, зирәклек һәм фатиха бирүен сорап, төне буе дога кыла. Икенче көнне ул үзе янына шәкертләрен чакыра һәм алар арасыннан уникесен сайлый. Әмма Гайсә аларны һаман да өйрәтә, шуңа күрә алар элеккечә шәкертләр дип тә атала.

Унике рәсүлнең алтысы — Гайсәнең өстәрәк исемнәре әйтелгән беренче шәкертләре. Җиденчесе — салым җыючы булып эшләгән Маттай. Калган бишесе — Яһүд (аны Фаддай дип тә атыйлар), Яһүд Искариот, Шимун Кәнәни, Томас һәм Алфай улы Ягъкуб. Бу Ягъкуб, бәлки, башка рәсүл Ягъкубка караганда кыскарак буйлы яки яшьрәк булгандыр, шуңа күрә аны Кече Ягъкуб дип тә йөртәләр.

Бу унике шәкерт Гайсә белән берникадәр вакыт бергә булган инде, һәм ул аларны яхшы белә. Алар арасында аның туганнары да бар. Ягъкуб белән аның энесе Яхъя, күрәсең, Гайсәнең якын туганнары. Ә Алфай, күрәсең, Гайсәнең үги атасы Йосыфның бертуганы булган. Шуңа күрә Алфай улы Ягъкуб шулай ук Гайсәгә туган була.

Гайсәгә, әлбәттә, үз рәсүлләренең исемнәрен хәтердә калдыру авыр түгел. Ә син аларны хәтерлисеңме? Сигез рәсүлнең исемен истә калдыру җиңел: ике Шимун, ике Ягъкуб һәм ике Яһүд; Шимунның энесе — Әндри, ә Ягъкубның энесе — Яхъя. Башка дүртесе — салым җыючы Маттай, соңрак шикләнгән Томас, агач төбеннән чакырып алынган Натанаил һәм аның дусты Филип.

Унбер рәсүл — тумышы белән Гайсә үскән яклардан, Гәлиләядән. Натанаил — Кәнәдән. Филип, Петер һәм Әндри — Битсәидәдән; соңрак Петер белән Әндри Кәпернаумга күчкән. Күрәсең, Маттай да анда яшәгән. Ягъкуб белән Яхъя балык тоту эше белән шөгыльләнгән, һәм алар да, күрәсең, Кәпернаумда я аның тирәсендә яшәгән. Гайсәгә соңрак хыянәт иткән Яһүд Искариот кына, күрәсең, Яһүдиядән булган. Марк 3:13—19; Лүк 6:12 —16.

▪ Рәсүлләрнең кайсылары, күрәсең, Гайсәнең туганнары булган?

▪ Гайсә рәсүлләренең исемнәре ничек, һәм аларның исемнәрен ничек истә калдырып була?

▪ Рәсүлләр тумышлары белән кайсы яклардан булган?