Ураза тоту турында сорау
Егерме сигезенче бүлек
Ураза тоту турында сорау
ГАЙСӘ Иерусалимга 30 елның Пасах бәйрәменә барганнан соң, инде бер ел үтте диярлек. Чумдыручы Яхъя инде берничә ай төрмәдә утыра. Ул үз шәкертләренең Мәсихкә иярүләрен теләгән булса да, аларның кайберләре аңа иярми.
Яхъяның кайбер шәкертләре Гайсә янына килеп, аңардан: «Ни өчен без һәм фарисейлар ураза тотабыз, ә синең шәкертләрең ураза тотмый?» — дип сорый. Фарисейлар өчен ураза — атнага ике мәртәбә үтәлә торган дини йола. Һәм Яхъяның шәкертләре дә, күрәсең, шул йоланы үти. Алар, бәлки, шулай ук Яхъяның төрмәдә утырганына кайгырып ураза тотадыр һәм Гайсә шәкертләренең үзләренә кушылып моңа көенмәгәненә аптырыйдыр.
Гайсә аларга болай ди: «Кияү дуслары, кияү алар белән бергә булганда, ни өчен кайгырсын? Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне алырлар, шунда алар ураза тотарлар».
Яхъяның Гайсәне Кияү дип атаганы Яхъя шәкертләренең исләрендә булырга тиеш. Шуңа күрә Яхъя да, Гайсәнең шәкертләре дә Гайсә яннарында булганда ураза тоту урынлы булмас иде дип саный. Соңрак, Гайсә үлгәч, аның шәкертләре кайгыра һәм ураза тота. Ләкин ул терелтелгәч һәм күккә күтәрелгәч, кайгырыр һәм ураза тотар өчен сәбәп калмый.
Аннары Гайсә, үзенең әйткән сүзләрен аңлатыр өчен, мондый мисаллар китерә: «Беркем дә иске киемгә утырмаган тукымадан ямаулык салмый, югыйсә ямаулык, утыргач, киемне ертыр, һәм тишек тагын да зуррак булыр. Яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә турсык ертылыр, һәм шәраб агып чыгар, ә турсык әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар». Бу мисаллар ураза тоту белән ничек бәйле?
Беркем дә Гайсәнең шәкертләреннән яһүд динендәге иске йолаларны үтәүне, мәсәлән ураза тотуны, таләп итәргә тиеш булмаган; Чумдыручы Яхъяның шәкертләренә Гайсә нәкъ шуны җиткерергә теләгән дә. Ул «ямаулык салырга» һәм иске вә гамәлдән чыгарылырга торган гыйбадәт кылу төзелешенең яшәешен озынайтырга дип килмәгән. Мәсихчеләр динен ул көннәрдәге яһүд диненә һәм яһүдләрнең гореф-гадәтләренә җайлаштырырга кирәк булмаган. Әйе, мәсихчеләр дине иске киемгә салынган ямаулык я иске турсыкка салынган яңа шәраб кебек булырга тиеш булмаган. Маттай 9:14—17; Марк 2:18—22; Лүк 5:33—39; Яхъя 3:27—29.
▪ Кемнәр ураза тота һәм ни өчен?
▪ Ни өчен Гайсәнең шәкертләре ураза тотмый, һәм ни өчен соңрак ураза тотар өчен сәбәп калмый?
▪ Гайсә нинди мисаллар китерә, һәм алар нәрсә аңлата?