Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фарисейда кунакта

Фарисейда кунакта

Сиксән өченче бүлек

Фарисейда кунакта

ГАЙСӘ һаман да күренекле бер фарисейның өендә һәм әле генә сары су авыруыннан интеккән кешене савыктырган иде. Килгән кунакларның үзләренә хөрмәтле урын сайлауларын күргәч, Гайсә аларны басынкы булырга өйрәтә.

«Берәү сине туй мәҗлесенә чакырса,— дип сүзен башлый Гайсә,— иң хөрмәтле урынга утырма. Бәлки, чакырылганнар арасында синнән дә абруйлырагы бардыр. Шул чакта икегезне дә чакырган хуҗа, синең яныңа килеп: „Бу кешегә урын бирче“,— дияр. Шунда син оятка калып түбәнрәк урынга күчәрсең».

Шуңа күрә Гайсә мондый киңәш бирә: «Сине чакырсалар, бар да, иң түбән урынга утыр. Ул чакта хуҗа яныңа килеп: „Дустым, хөрмәтлерәк урынга күчеп утырчы“,— дияр. Шунда син үзең белән бергә мәҗлестә утыручылар алдында ихтирам казанырсың». Гайсә сүзен болай дип тәмамлый: «Чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».

Шуннан соң Гайсә үзен чакырган фарисейга Аллаһының хуплавын алыр өчен кунакка кемне чакырырга икәнен күрсәтә: «Төшке яки кичке ашка кунаклар чакырырга булсаң, дусларыңны да, абый-энеләреңне дә, туганнарыңны да, бай күршеләреңне дә чакырма, чөнки алар да сине бер көн чакырып, кунакчыллыкка кунакчыллык белән кайтарырлар. Син исә, мәҗлес үткәрәсең икән, ярлыларны, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр һәм бәхетле булырсың, чөнки алар сине чакырып кунак итә алмый».

Мескеннәрне кунакка чакырып, хуҗа бәхетле булачак, чөнки, Гайсә фарисейга аңлатканча, ул үзенең әҗерен «тәкъвалар үледән терелгәндә» алачак. Гайсәнең андый мактаулы мәҗлесне сурәтләве кунакларның берсенә башка төрле мәҗлесне исенә төшерә. «Аллаһы Патшалыгында икмәк ашаучы бәхетле»,— дип әйтә ул кунак. Шулай да күпләр бу искиткеч мөмкинлекне тиешенчә кадерләми. Бу Гайсәнең мондый мисалыннан күренә:

«Бер кеше зур кичке аш үткәрергә булган һәм күп кенә кеше чакырган... Ул, үз хезмәтчесен җибәреп, чакырылган кешеләргә: „Килегез, чөнки инде барысы әзер“,— дип әйтергә кушкан. Ләкин алар барысы да сылтау табып бертавыштан баш тарта башлаганнар. Беренчесе аңа: „Мин кыр сатып алдым, һәм миңа аны карап кайтырга кирәк. Гафу итче инде мине“,— дип әйткән. Икенчесе исә: „Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер аларны сынап карарга җыенам. Гафу итче инде мине“,— дигән. Ә өченчесе: „Мин әле генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм“,— дип әйткән».

Нинди юк-бар сылтаулар! Гадәттә, кырны сатып алыр алдыннан карап чыгалар, ә үгезләрне сынап карыйлар, шуңа күрә аларны аннан соң карау ашыгыч түгел. Кешенең өйләнүе дә аңа андый мөһим чакыруны кабул итәргә комачауларга тиеш түгел. Шуңа күрә хуҗа, андый сылтауларны ишеткәч, ярсый һәм үз хезмәтчесенә:

« „Тизрәк, зур урамнарга, шәһәрнең тыкрыкларына бар һәм ярлыларны, гарипләрне, сукырларны һәм аксакларны монда алып кил“,— дигән. Хезмәтче кайткач: „Хуҗам, әмереңне үтәдем, әмма буш урыннар әле дә бар“,— дип әйткән. Шунда хуҗа хезмәтчесенә болай дигән: „Юлларга, киртәләп куелган урыннарга бар һәм, өем тулы булсын өчен, кешеләрне килергә күндер... Элек чакырылганнарның берсе дә кичке ашымны татымаячак“ ».

Бу мисалда кем һәм нәрсә турында сүз бара? Мәҗлес үткәрүче «хуҗа» — Йәһвә Аллаһы; кунак чакыручы «хезмәтче» — Гайсә Мәсих; һәм «зур кичке аш» — күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеге.

Беренчеләрдән булып Патшалыкка керергә Гайсә көннәрендәге яһүдләрнең дини җитәкчеләре чакырылган булган. Әмма алар чакыруны кабул итмәгән. Шуңа күрә, аеруча 33 елның Илленче көн бәйрәменнән башлап, икенче чакыру санга сугылмаган һәм гади яһүдләргә таратылган булган. Ләкин Аллаһының күктәге Патшалыгындагы 144 000 урынны тутырыр өчен, чакыруны кабул итүчеләр җитәрлек булмаган. Шунлыктан 36 елны, өч ярым ел үткәч, өченче һәм соңгы чакыру сөннәтләнмәгән яһүд булмаганнарга таратылган булган. Һәм андый кешеләрне җыю эше әле дә дәвам ителә. Лүк 14:1—24.

▪ Гайсә басынкы булырга ничек өйрәтә?

▪ Мәҗлес үткәрүче Аллаһының хуплавын ничек ала ала, һәм ни өчен бу аны бәхетле итә?

▪ Ни өчен чакырылган кунакларның сылтаулары җитди түгел?

▪ «Зур кичке аш» турындагы мисалда кем һәм нәрсә хакында сүз бара?