Фарисейлар үҗәтләнеп ышанмый
Җитмеш беренче бүлек
Фарисейлар үҗәтләнеп ышанмый
ФАРИСЕЙЛАР элек сукыр булган кешенең ата-анасын чакыргач, алар куркып китә. Алар Гайсәгә иман итүче һәркем синагогадан куып чыгарылачак икәнен белә. Андый читләштерү кешенең, аеруча фәкыйрь гаиләнең, яһүдләр җәмгыятендә яшәвен кыенлаштыра алган. Шуңа күрә алар үзләрен бик сак тота.
— Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Ничек соң ул күрә башлады? — дип сорый фарисейлар.
— Әйе, бу безнең улыбыз, һәм аның тумыштан сукыр булганын без беләбез. Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез,— дип җавап бирә аның ата-анасы. Уллары, һичшиксез, аларга булган хәлне сөйләп биргәндер, ләкин ата-анасы сак кына: — Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сорагыз, үзе өчен үзе җавап бирсен,— дип әйтә.
Шунда фарисейлар элек сукыр булган кешене кабат чакыра. Бу юлы алар, Гайсәне гаепләрлек дәлилләр җыйганнарын күрсәтергә тырышып, аны куркытырга тели.
— Аллаһы каршында дөресен әйт,— дип таләп итә алар.— Без ул кешенең гөнаһ кылучы икәнен беләбез.
— Ул гөнаһ кылучымы, түгелме, анысын белмим,— ди ир кеше, аларның гаепләүләрен кире какмыйча.— Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм.
Бәйләнерлек сәбәп табарга тырышып, фарисейлар кабат аңардан: «Ул сиңа нәрсә эшләде? Күзләреңне ничек ачты?» — дип сорый.
— Мин сезгә сөйләдем бит инде, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен кабат моны ишетәсегез килә? — дип зарлана ул кеше һәм мыскыллы тавыш белән: — Әллә сез дә аның шәкертләре булырга җыенасызмы? — дип сорый.
Аның сүзләре фарисейларның ачуын кузгата. «Син ул — шул кешенең шәкерте,— дип гаепли алар,— ә без — Муса шәкертләре. Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез, ә бу кешене кем җибәргәнен без белмибез».
Басынкы бу ир кешенең моңа исе китеп: «Шунысы гаҗәеп тә: сез аны кем җибәргәнен белмисез, ә ул минем күзләремне ачты,— дип әйтә. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Бу кеше билгеле булган фикерне әйтә: «Без Аллаһының гөнаһ кылучыларны тыңламавын беләбез. Әмма Аллаһыдан куркып яшәүчеләрне һәм аның ихтыярын үтәүчеләрне ул тыңлый. Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында борынгы заманнардан бирле беркемнең дә ишеткәне юк». Нәтиҗә ап-ачык: «Ул кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде».
Бу кешенең фикер йөртүе туры, ачык, эзлекле. Фарисейлар моңа бернәрсә дә әйтә алмый, аның әйткән сүзләрен дә кире кага алмый. Шуңа күрә алар бу кешене: «Син баштанаяк гөнаһлы булып туып та, безне өйрәтәсеңме?» — ди. Аннары алар аны куып чыгара. Күрәсең, алар аны синагогадан да чыгара.
Гайсә, бу хакта ишеткәч, ул кешене табып:
— Кеше Улына иман итәсеңме? — дип сорый.
— Кем соң ул, әфәндем? Мин аңа иман итсен өчен, әйтче,— дип сорый аңардан савыккан хәер сорашучы.
— Ул синең белән сөйләшеп тора,— дип җавап бирә Гайсә.
— Иман итәм, әфәндем,— диеп, ул шунда ук аңа сәҗдә кыла.
Шунда Гайсә: «Мин бу дөньяга кылган эшләрем күрми торганнарны — күрә торган, ә күрә торганнарны сукыр итсен өчен килдем»,— дип әйтә.
Аның янындагы фарисейлар, моны ишеткәч: «Әллә без дә сукырмы?» — дип сорый. Алар рухи яктан сукыр икәнлекләрен таныган булсалар, Гайсәгә каршы килгәннәрен аклап булыр иде. Шуңа күрә Гайсә аларга: «Сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез»,— дип әйтә. Әмма алар үҗәтләнеп үзләренең сукыр һәм рухи өйрәтүгә мохтаҗ булганын танырга теләми. «Сез: „Күрәбез“,— дигәнгә, гөнаһыгыз кичерелми кала»,— дип әйтә Гайсә. Яхъя 9:19—41.
▪ Ни өчен элек сукыр булган кешенең ата-анасы фарисейлар чакыргач куркып китә, һәм алар үзләрен ничек сак тота?
▪ Фарисейлар элек сукыр булган кешене ничек куркытырга тырыша?
▪ Ул кешенең нинди эзлекле дәлилләре фарисейларның ачуын кузгата?
▪ Ни өчен фарисейларның Гайсәгә каршы килүен аклап булмый?