Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фарисей өендә кунакта

Фарисей өендә кунакта

Җитмеш алтынчы бүлек

Фарисей өендә кунакта

ГАЙСӘ телсез кешене савыктыргач һәм үзендәге бу көчне шик астына алган каршы килүчеләргә җавап биргәч, бер фарисей аны кунакка чакыра. Ашарга утырганчы, фарисейлар, йола буенча, үз кулларын терсәккә кадәр юа. Моны алар ашаганнан соң һәм хәтта бер ашамлыкны ашагач, икенчесенә күчәр алдыннан да эшли. Бу йола, Аллаһы канунын бозмаса да, Аллаһының чисталыкка кагылышлы таләбенең чикләреннән чыга.

Гайсәнең бу йоланы үтәмәгәнен күргәч, хуҗа гаҗәпләнеп кала. Ул моны әйтмәсә дә, Гайсә аның гаҗәпләнүен күреп ала һәм аңа болай ди: «Сез, фарисейлар, касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә үзегезнең эчегез комсызлык һәм явызлык белән тулы. Акылсызлар! Тышкы якны булдырган Аллаһы эчке якны да булдырган түгелме соң?»

Гайсә шулай итеп йола буенча кулларын юган, ләкин күңелләрен явызлыктан юмаган фарисейларның икейөзлелеген фаш итә. Ул мондый киңәш бирә: «Сез күңелегездә булганны хәер итеп бирегез; шул чакта сезнең калган бар нәрсәгез дә чиста булыр». Аларны күңелләрендә булганны бирергә нәрсә дәртләндерергә тиеш? Башкаларны ясалма тәкъвалык белән шаккатыру теләге түгел, ә ярату тулы йөрәк.

«Кайгы сезгә, фарисейлар,— дип дәвам итә Гайсә,— чөнки сез бөтнекнең, рутаның һәм башка төрле яшелчәнең уннан бер өлешен бирәсез, ә Аллаһының гаделлеген һәм мәхәббәтен кире каккансыз! Сезгә боларны да үтәргә, канунның калган өлешләрен дә кире какмаска кирәк иде». Исраилгә бирелгән Канун гошер, ягъни барлык уңышның уннан бер өлешен түләүне таләп итә. Бөтнек һәм рута — кечкенә үсемлекләр яки ризыкны тәмләткән яшелчәләр. Фарисейлар хәтта андый яшелчәләрдән дә төгәл итеп гошер түли, ләкин Гайсә аларны ярату вә игелек күрсәтү һәм тыйнак булу турындагы мөһимрәк таләпләрне санга сукмаганнары өчен хөкем итә.

Гайсә болай дип дәвам итә: «Кайгы сезгә, фарисейлар, чөнки сез синагогаларда иң алгы урыннарны һәм базар мәйданнарында үзегезне сәламләүне яратасыз! Кайгы сезгә, чөнки сез күзгә ташланмый торган каберләр төсле, кешеләр үзләре дә белмичә алар өстеннән йөри!» Аларның нәҗеслеге шунда ук күзгә күренми. Фарисейлар үзләрен тышкы яктан диндар итеп күрсәтә, ләкин аларның гыйбадәт кылулары буш! Аларның дине икейөзлелеккә нигезләнгән.

Моны ишеткәч, Канунны яхшы белүче кешеләрнең берсе: «Остаз, бу сүзләрең белән син безне дә рәнҗетәсең»,— дип зарлана.

Гайсә бу канунчыларны да хөкем итә: «Канунны яхшы белүчеләр, сезгә дә кайгы, чөнки сез кешеләр өстенә күтәреп булмаслык йөкләр саласыз, ә үзегез ул йөкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз! Кайгы сезгә, чөнки сез пәйгамбәрләргә төрбәләр төзисез. Ә аларны сезнең ата-бабаларыгыз үтергән булган!»

Гайсә телгә алган йөкләр — телдән әйтелгән йолалар, ләкин канунчылар кешеләргә салынган бу йөкне җиңеләйтер өчен андагы хәтта әллә ни мөһим булмаган йоланы да гамәлдән чыгармас иде. Алай гына да түгел, Гайсә аларның пәйгамбәрләр үтерелүен хуплаганын фаш итә һәм болай дип кисәтә: «„Бу буын кешеләре барлык пәйгамбәрләрнең дөнья яратылганнан бирле түгелгән каны өчен җавапка тартылачак, Һабил каныннан башлап, корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтерелгән Зәкәриянең канына кадәр — барысы өчен җавапка тартылачак“. Әйе, сезгә шуны әйтәм: бу буын кешеләре җавапка тартылачак».

Йолып алуга мохтаҗ булган кешелек дөньясы Адәм белән Хауваның балалары туу белән башланган. Шулай итеп Һабил «дөнья яратылганнан» соң яшәгән. Зәкәриянең рәхимсез итеп үтерелүеннән соң Сурия гаскәрләре Яһүд патшалыгын тар-мар иткән. Ләкин Гайсә үзе яшәгән көннәрдәге тагы да явызрак буынның коточкычрак тар-мар ителәчәге турында алдан әйтә. Бу тар-мар ителү 38 ел үткәч, б. э. 70 елында була.

Хөкем итүен дәвам итеп, Гайсә болай ди: «Кайгы сезгә, Канунны яхшы белүчеләр, чөнки сез белем ачкычын үзегезгә алдыгыз: үзегез дә кермәдегез, керергә теләүчеләргә дә комачауладыгыз!» Канунчылар халыкка Аллаһы Сүзен аңлатырга, аның мәгънәсен ачарга тиешле. Ләкин алар моны эшләми һәм хәтта кешеләрне туган һәр андый мөмкинлектән мәхрүм итә.

Фарисейлар белән канунчыларның Гайсәгә үзләрен фаш иткәне өчен ачулары кабара. Ул өйдән чыкканда, алар ярсуланып аңа сораулар яудырып, ризасызлыкларын белдерә башлый. Аны кулга алырга теләп, алар аның сүзләренә бәйләнерлек берәр нәрсә табарга тырыша. Лүк 11:37— 54; Канун 14:22; Михей 6:8; 2 Елъязма 24:20—25.

▪ Ни өчен Гайсә фарисейларны һәм канунчыларны хөкем итә?

▪ Канунчылар халык өстенә нинди йөкләр сала?

▪ Дөньяның яратылуы кайчан булган?