Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Халык аны патша итеп куярга җыена

Халык аны патша итеп куярга җыена

Илле өченче бүлек

Халык аны патша итеп куярга җыена

ГАЙСӘ могҗиза кылып меңләгән кешене ашаткач, халык хәйран кала. «Дөньяга килергә тиеш булган пәйгамбәр — чыннан да ул»,— диләр алар. Кешеләр Гайсәнең Мусадан соң килергә тиешле бөегрәк пәйгамбәр икәненә генә түгел, ә аның шулай ук иң яхшы идарәче була алганына да ышана. Шуңа күрә алар аны көч белән патша итеп куярга җыена.

Әмма Гайсә аларның ниятләрен белә, шуңа күрә, үзен патша итеп куймасыннар өчен, тиз генә китеп бара. Ул халыкны җибәрә, ә шәкертләренә көймәгә утырып, Кәпернаумга таба барырга куша. Аннары ул дога кылыр өчен тауга менеп китә. Анда ул төне буе берүзе була.

Таудан бөтен тирә-як күренеше ачыла. Таң атар алдыннан Гайсә диңгездә давыл купканын күрә. Тулы ай яктылыгында (бу Пасах бәйрәме алдыннан була) Гайсә көймәдә дулкыннар белән көрәшә-көрәшә барган шәкертләрен күреп ала. Алар бар көчләрен куеп ишә.

Моны күргәч, Гайсә таудан төшеп, су өстеннән аларга таба атлый. Гайсә аларны куып җиткәндә, алар инде көймәдә биш-алты километр араны үткән була. Әмма ул үтеп китәргә теләгәндәй алга таба бара. Шәкертләр аны күргәч: «Бу өрәк!» — дип кычкырып җибәрә.

Гайсә: «Бу — мин, курыкмагыз»,— диеп, аларны тынычландыра.

— Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш,— дип әйтә Петер.

— Кил! — ди аңа Гайсә.

Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба бара башлый. Ләкин давылны күреп, ул куркуга төшә һәм бата башлагач: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкыра.

Гайсә шунда ук кулын сузып, аны тотып ала һәм: «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?» — дип әйтә.

Петер белән Гайсә көймәгә кергәч, җил тына. Шәкертләр моңа хәйран кала. Ләкин алар гаҗәпләнергә тиешме? Берничә сәгать элек Гайсә меңләгән кешене биш икмәк һәм ике балык белән генә туендырган. Әгәр алар «икмәк белән бәйле могҗизаның мәгънәсенә», ягъни Гайсәнең андый могҗизалар кылырга көче бар икәненә төшенгән булсалар, аның су өстеннән баруы һәм җилне тынычландыруы аларны шулкадәр хәйран калдырмас иде. Әмма хәзер шәкертләр Гайсәгә сәҗдә кылып, аңа: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диләр.

Берникадәр вакыттан соң алар Кәпернаум янында урнашкан гаҗәеп, уңдырышлы Генисарет җиренә килеп, яр кырыенда туктый. Әмма алар ярга чыгу белән, кешеләр Гайсәне танып ала һәм аның янына якын тирәдән авыруларны алып килә башлый. Авыруларны ятакларына салып алып киләләр, һәм алар Гайсә киеменең чугына кагылу белән тулысынча савыга.

Ул арада Гайсәнең меңләгән кешене туендырганына шаһит булган халык аның киткәнен аңлап ала. Тибериядән кечкенә көймәләр килгәч, кешеләр көймәләргә утырып Кәпернаумга Гайсәне эзләргә дип китә. Гайсәне эзләп тапкач, алар аңардан: «Остаз, син монда кайчан килдең?» — дип сорый. Гайсә аларны шелтәли. Ни өчен икәнен без алда күрербез. Яхъя 6:14—25; Маттай 14:22—36; Марк 6:45—56.

▪ Гайсә меңләгән кешене могҗизалы рәвештә ашатканнан соң, халык нәрсә эшләргә җыена?

▪ Гайсә таудан нәрсә күрә һәм аннан соң нәрсә эшли?

▪ Ни өчен шәкертләр Гайсәнең могҗизаларына гаҗәпләнергә тиеш түгел?

▪ Алар ярга килеп туктагач, нәрсә була?