Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Халык һәлакәткә бара, ләкин барысы да түгел

Халык һәлакәткә бара, ләкин барысы да түгел

Җитмеш тугызынчы бүлек

Халык һәлакәткә бара, ләкин барысы да түгел

ГАЙСӘ фарисей йорты янында җыелган халык белән сөйләшкәннән соң күп тә үтми, кайбер кешеләр аңа «[Рим идарәчесе Понти] Пилатның гәлиләялеләрне корбан китергәндә үтергәне турында» сөйли. Ул гәлиләялеләр, күрәсең, меңләгән яһүдләр Пилатка каршы күтәрелгәч үтерелгән, чөнки ул гыйбадәтханәгә бирелгән акчаларны Иерусалимга су үткәрер өчен кулланган булган. Гайсәгә бу хакта сөйләгән кешеләрнең, бәлки, гәлиләялеләр үзләренең явыз эшләре аркасында һәлак булган дип әйтәсе килгәндер.

Әмма Гайсә аларның фикер йөртүен үзгәртер өчен: «Бу гәлиләялеләр шулай газап чиккәннәр икән, алар калган бар гәлиләялеләргә караганда гөнаһлырак булганнар дип уйлыйсызмы?» — дип сорый. «Һич тә юк!» — дип җавап бирә Гайсә үзе. Аннары ул бу очракны яһүдләрне кисәтер өчен куллана: «Тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булачаксыз».

Сүзен дәвам итеп, Гайсә бу җирләрдә булган бүтән бер бәхетсез очракны искә төшерә; бу хәл дә, күрәсең, акведук төзү белән бәйле булган. Ул болай дип сорый: «Яисә сез Силуамдагы манара авып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимда яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы?» «Һич тә юк!» — дип әйтә Гайсә. Бу кешеләрнең үлүенең сәбәбе аларның явыз эшләре булмаган. Андый бәхетсезлекләр гадәттә вакыт һәм очрак аркасында була. Ләкин Гайсә бу очракны кабат яһүдләрне кисәтер өчен куллана: «Әмма, тәүбә итмәсәгез, барыгыз да алар кебек һәлак булачаксыз».

Аннары Гайсә моңа туры килгән бер мисал китерә: «Берәүнең йөзем бакчасында инҗир агачы утыртылган булган. Ул, килгәч, анда җимеш эзләргә тотынган, ләкин таба алмаган. Шунда ул йөзем үстерүчегә: „Менә инде өч ел мин шушы инҗир агачының җимешен эзләргә киләм, ләкин таба алмыйм. Чабып ташла аны! Ни өчен ул юкка гына урын алып тора?“ — дигән. Тегесе исә аңа болай дип әйткән: „Хуҗам, аны тагын бер елга калдырып тор, мин аның тирәсен казып, тирес салырмын. Киләсе елда җимеш бирсә, бик яхшы, ә инде бирмәсә, чабып ташларсың“ ».

Өч елдан артык Гайсә яһүд халкының иманын үстерергә тырышкан. Ләкин аның хезмәте нәтиҗәсендә нибары берничә йөз кеше генә аның шәкерте булып китә. Хәзер хезмәтенең дүртенче елында Гайсә тагы да күбрәк тырышлыклар куя. Ул, Яһүдиядә һәм Переядә ашкынып вәгазьләп һәм өйрәтеп, образлы әйткәндә, яһүди инҗир агачының тирәсен казып тиресли. Шулай да бу уңыш китерми! Халык тәүбә итми, шуңа күрә һәлакәткә бара. Тик азлар гына аның өйрәтүен кабул итә.

Күп тә үтмәстән Шимбә көнне Гайсә бер синагогада өйрәтә. Анда ул җенле хатын-кызны күреп ала. Җен аркасында ул инде 18 ел буе авыру булган һәм бөкрәеп беткән. Аны кызганып, Гайсә: «Син авыруыңнан азат ителдең»,— дип әйтә. Ул аның өстенә кулларын куйгач, хатын шундук тураеп баса һәм Аллаһыны данлый башлый.

Әмма синагога башлыгының ачуы килә. «Атнада эшләр өчен алты көн бар,— дип ризасызлыгын белдерә ул.— Шуңа күрә чирләрегездән савыгыр өчен Шимбә көнне түгел, ә шул көннәрнең берсендә килегез». Шулай итеп, синагога башлыгы Гайсәнең савыктыру көче бар икәнен таный, ләкин ул кешеләрне Шимбә көнне савыгырга килгәннәре өчен хөкем итә.

«Икейөзлеләр,— дип әйтә Гайсә,— әллә һәркайсыгыз Шимбә көнне, үгезен яки ишәген ычкындырып, су эчертергә алып бармыймы? Ул чакта унсигез ел буе Шайтан богаулап тоткан шул хатынны, Ибраһим кызын, бу богаудан Шимбә көнне азат итәргә кирәк түгел идемени?»

Бу сүзләрне ишеткәч, Гайсәгә каршы килүчеләрнең барысына да оят булып китә. Ә халык Гайсәнең гаҗәеп эшләр башкарганын күреп шатлана. Шунда Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында ике пәйгамбәрлек мисалны кабат сөйли; ул аларны якынча бер ел элегрәк Гәлиләя диңгезе яры буенда көймәдән сөйләгән иде. Лүк 13:1—21; Вәгазьче 9:11; Маттай 13:31—33.

▪ Бу бүлектә нинди бәхетсез очраклар искә алына, һәм Гайсә алар нигезендә нәрсәгә өйрәтә?

▪ Җимешсез инҗир агачы һәм ул җимешле булсын өчен куелган тырышлыклар турындагы мисалны Гайсә ничек куллана?

▪ Синагога башлыгы Гайсәнең савыктыру сәләтен ничек таный, ләкин Гайсә ул кешенең икейөзлелеген ничек фаш итә?