Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хыянәт итү һәм кулга алу

Хыянәт итү һәм кулга алу

Йөз унсигезенче бүлек

Хыянәт итү һәм кулга алу

ТӨН уртасы җитеп шактый вакыт үткәндер инде. Яһүд Искариот гаскәриләрнең зур төркемен, баш руханиларны, фарисейларны һәм башкаларны ияртеп, Гитсимән бакчасына килеп керә. Руханилар аңа Гайсәне сатканы өчен 30 көмеш тәңкә түләргә ризалашканнар.

Алдарак Пасах бәйрәмен үткәргәндә Яһүд чыгып китеп, күрәсең, турыдан-туры баш руханилар янына барган. Тегеләре шунда ук үз сакчыларын чакыртып алган һәм гаскәриләрне җыйган. Яһүд аларны башта, бәлки, Гайсә белән аның рәсүлләре Пасах бәйрәмен үткәргән җиргә алып баргандыр. Аларның аннан киткәне билгеле булгач, бу зур гына төркем факеллар, яктырткычлар һәм кораллар тотып, Иерусалимнан чыккан һәм Яһүдкә ияреп Кидрон үзәне аша үткән.

Яһүд аларны Зәйтүн тавы янына алып бара. Ул Гайсәне каян табып була икәнен белә. Үткән атнаны Гайсә белән аның рәсүлләре Битаниядән Иерусалимга йөргәндә еш кына Гитсимән бакчасында ял итеп һәм сөйләшеп алыр өчен тукталган булганнар. Әмма төнге караңгылыкта гаскәриләр зәйтүн агачлары арасында булган Гайсәне ничек танырлар? Аларның бит аны беркайчан да күргәне булмагандыр. Шуңа күрә Яһүд алар белән билге турында алдан сөйләшеп куя һәм болай ди: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр; аны кулга алыгыз да, сак астында алып барыгыз».

Яһүд шул зур төркем белән бакча эченә керә. Гайсә белән рәсүлләрне күргәч, туп-туры аның янына килеп:

— Исәнме, Остаз! — ди һәм аны назлы итеп үбеп ала.

— Син, дус, монда нәрсә дип килдең? — дип сорый аңардан Гайсә. Шуннан соң үз соравына үзе җавап биреп болай ди: «Яһүд, син Кеше Улын үбеп сатасыңмы?» Әмма хыянәтче белән башка сөйләшеп торасы юк! Гайсә янып торган факеллар белән яктырткычлар яктылыгына чыгып:

— Кемне эзлисез? — дип сорый.

— Насаралы Гайсәне,— дип әйтәләр аңа.

— Ул — мин,— ди аларга Гайсә һәм курыкмыйча алар алдына чыгып баса. Аның батырлыгына гаҗәпләнеп һәм аңардан нәрсә көтәргә икәнен белмичә кешеләр арткарак чигенеп җиргә егыла.

— Мин сезгә, ул — мин, дидем бит. Мине эзлисез икән, аларны җибәрегез,— ди аларга тыныч кына Гайсә.

Алдарак өске бүлмәдә Атасына дога кылганда, Гайсә «мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан башка берсе дә югалмады» дип әйткән иде. Шул сүзләр үтәлсен өчен, ул үз шәкертләрен җибәрүләрен сорый.

Гаскәриләр куркуларыннан айныгач, торалар да Гайсәне тотып бәйлиләр. Рәсүлләр нәрсә буласын аңлап: «Хуҗабыз, аларга кылыч белән сугыйкмы?» — диләр. Гайсә әйтеп тә өлгерми, Петер үзләре белән алган кылычның берсен тартып чыгара да, иң баш рухани хезмәтчесе Малхуска селтәнә. Ул аның башына китереп сукмакчы була, ләкин уң колагын чабып өзә.

Шунда Гайсә: «Туктагыз! Җитәр!» — ди һәм Малхусның колагына кагылып, аны савыктыра. Шуннан соң ул мөһим сабак биреп, Петергә болай ди: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр. Әллә мин Атама, миңа унике легионнан да артыграк фәрештәләрен шунда ук җибәрсен, дип ялвара алмыйм, дип уйлыйсыңмы?»

Гайсә үзенең кулга алынуына каршы килми һәм: «Язмалардагы шул рәвешчә булырга тиеш дигән сүзләр ничек үтәлер иде?» — ди. Шуннан соң болай дип өсти: «Әллә мин Атам биргән касәне эчмәмме?» Ул Атасының үзенә карата ихтыяры белән тулысынча риза!

Аннан соң Гайсә халык төркеменә болай ди: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? Ничәмә көннәр мин гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән утырдым, һәм сез мине кулга алмадыгыз. Хәер, моның барысы пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен булды».

Шунда гаскәриләр, гаскәр башлыгы һәм яһүдләрнең сакчылары Гайсәне тотып бәйлиләр. Моны күреп рәсүлләр Гайсәне ташлап качалар. Ләкин бер егет, күрәсең, Марк исемле шәкерт, халык төркеме арасында кала. Ул Гайсә Пасах бәйрәмен үткәргән йортта булгандыр һәм аннан соң бакчага халык төркеменә ияреп килгәндер. Әмма хәзер аны танып алалар һәм кулга алырга тырышалар. Ул исә киемен калдырып, качып китә. Маттай 26:47—56; Марк 14:43—52; Лүк 22:47—53; Яхъя 17:12; 18:3—12.

▪ Ни өчен Яһүд Гайсәне Гитсимән бакчасына эзләргә китә?

▪ Гайсә үз рәсүлләре турында ничек кайгырта?

▪ Петер Гайсәне яклар өчен нәрсә эшли, әмма Гайсә аңа нәрсә әйтә?

▪ Гайсә Аллаһының үзенә карата ихтыяры белән тулысынча риза булуын ничек күрсәтә?

▪ Рәсүлләр Гайсәне ташлап качкач, кем кала, һәм аның белән нәрсә була?