Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәлиткеч көн башлана

Хәлиткеч көн башлана

Йөз бишенче бүлек

Хәлиткеч көн башлана

ДҮШӘМБЕ көнне кич белән Иерусалимнан киткәннән соң, Гайсә Зәйтүн тавының көнчыгыш итәгендә урнашкан Битаниягә кайта. Аның Иерусалимда азаккы хезмәт итүенең ике көне үтеп киткән инде. Гайсә кабат дусты Лазар өендә төн кунарга кала. Гайсә Әрихәдән җомга көнне килгән иде, шуңа күрә ул Битаниядә инде дүртенче төн үткәрә.

Хәзер, сишәмбе иртән иртүк, 11 нисан көнне, Гайсә шәкертләре белән кабат юлга чыга. Бу — Гайсәнең хезмәтендә хәлиткеч көн, көннәрнең иң авыры була. Бу көнне ул соңгы мәртәбә гыйбадәтханәгә бара. Һәм соңгы мәртәбә үзенең хөкем ителүе һәм үтерелүе алдыннан кешеләргә вәгазьли.

Гайсә үз шәкертләре белән Зәйтүн тавы аша Иерусалимга бара. Петер юлда Гайсә узган көнне иртән каргаган инҗир агачын күреп ала. «Остаз, кара! — дип әйтә Петер.— Син каргаган инҗир агачы корып төшкән».

Ләкин ни өчен Гайсә бу агачны корыткан? Бу Гайсәнең мондый сүзләреннән күренә: «Сезгә хак сүз әйтәм: иман итсәгез һәм шикләнмәсәгез, мин инҗир агачы белән эшләгәнне дә эшләрсез һәм бу тауга [алар басып торган Зәйтүн тавына]: „Күтәрелеп диңгезгә ташлан“,— дисәгез, бу сүзләрегез дә үтәлер. Догада иман белән сораган бар нәрсәне алырсыз».

Инҗир агачын корытып, Гайсә үзенең шәкертләренә Аллаһыга иман итүнең мөһимлеген күрсәтә. Гайсә болай ди: «Сез нәрсә турында гына дога кылсагыз да һәм нәрсә турында гына сорасагыз да, моны инде алгансыз дип ышаныгыз, һәм ул сездә булачак». Шәкертләр өчен, аеруча аларның тиздән куркыныч сынауларга дучар булачагын исәпкә алсак, нинди мөһим сабак! Әмма инҗир агачының коруы белән иманның сыйфаты арасында башка бәйләнеш тә бар.

Исраил халкы, бу инҗир агачы кебек, тыштан караганда җимешле булып күренә генә. Ул, Аллаһы белән килешүдә торса да һәм тыштан караганда аның таләпләрен үтәгән булып күренсә дә, имансыз һәм җимешсез булып чыга. Имансыз булганга, бу халык хәтта Аллаһының Улын кире кагарга әзер! Шуңа күрә, җимешсез инҗир агачын корытып, Гайсә бу җимешсез, имансыз халыкны нинди ахыр көткәнен ачык итеп күрсәтә.

Тиз арада Гайсә үз шәкертләре белән Иерусалимга керә, һәм гадәттәгечә алар гыйбадәтханәгә бара. Анда Гайсә өйрәтә башлый. Баш руханилар һәм халык өлкәннәре Гайсәнең үткән көнне акча алмаштыручылар белән нәрсә эшләгәнен хәтерли, шуңа күрә алар: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде?» — дип сорый.

Гайсә аларга болай ди: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Миңа җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт кайдан бирелгән булган: күктәнме яки кешеләрдәнме?»

Шунда руханилар һәм өлкәннәр үзара фикер алыша башлый: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар, ә: „Кешеләрдән“,— дию куркыныч, чөнки халык Яхъяны пәйгамбәр дип саный».

Җитәкчеләр нинди җавап бирергә белми. Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— ди.

Гайсә: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— дип җавап бирә. Маттай 21:19—27; Марк 11:19—33; Лүк 20:1—8.

▪ Сишәмбе, 11 нисан көне, нәрсә белән әһәмиятле?

▪ Инҗир агачын корытып, Гайсә нинди сабаклар бирә?

▪ Гайсә боларны эшләргә ни хакың бар дип сораучыларга нинди җавап кайтара?