Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чатыр кору бәйрәме

Чатыр кору бәйрәме

Алтмыш алтынчы бүлек

Чатыр кору бәйрәме

ГАЙСӘНЕҢ суга чумдырылуыннан соң, инде өч ел үткән диярлек, һәм ул киң билгеле булып киткән. Меңләгән кеше аның могҗизаларын күргән, һәм аның эшләре турындагы хәбәрләр бөтен илгә таралган. Хәзер, кешеләр Иерусалимда Чатыр кору бәйрәменә җыелгач, барысы да аны эзли. «Ул кайда?» — дип сорый алар.

Гайсә турында күп бәхәсләр бара. Берәүләр: «Ул яхшы кеше»,— дип әйтә, икенчеләре исә: «Юк, ул халыкны юлдан яздыра»,— ди. Бу бәйрәмнең беренче көннәрендә халык арасында аның хакында күп сүзләр йөри. Әмма беркемнең дә аның турында ачык итеп сөйләргә батырлыгы җитми, чөнки кешеләр яһүд җитәкчеләреннән курка.

Гайсә бәйрәм урталарында килә. Ул гыйбадәтханәгә бара һәм кешеләр аның гаҗәеп өйрәтү осталыгына таң кала. Гайсә беркайчан да дини уку йортларында укымаганга, яһүдләр: «Ул бу белемнәрне кайдан алган икән, ул бит дини мәктәпләрдә укымаган?» — дип гаҗәпләнә.

«Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке,— дип аңлата Гайсә.— Аның ихтыярын үтәргә теләүче кеше бу өйрәтүнең Аллаһыданмы яки мин үземнән сөйлимме икәнен белер». Гайсәнең өйрәтүләре тулысынча Аллаһының Канунына нигезләнә. Шуңа күрә аның үзенә түгел, ә Аллаһыга дан эзләгәне бөтен кешегә ачык булырга тиеш. «Сезгә Канунны Муса бирде түгелме?» — дип сорый Гайсә. Аларны шелтәләп, ул: «Әмма берегез дә Канунга буйсынмый»,— дип әйтә.

Аннары Гайсә алардан: «Ни өчен мине үтерергә җыенасыз?» — дип сорый.

Бәйрәмгә килгән халык, күрәсең, бу хакта берни дә белми. Алар кемнеңдер шундый гаҗәеп укытучыны үтерәсе килгәнен акылга сыймаслык хәл дип уйлый. Шуңа күрә алар Гайсәгә нәрсәдер булган дип саный. «Син җенле. Кем сине үтерергә җыена?» — дип әйтә алар.

Халык яһүд җитәкчеләренең Гайсәне үтерергә теләвен хәтта белмидер дә. Ел ярым вакыт элек Шимбә көнне Гайсә бер кешене савыктыргач, алар аны үтерергә ниятләгән иде. Һәм хәзер Гайсә аларның гаепләүләренең акылсызлыгына игътибар итеп, алардан болай дип сорый: «Муса кануны бозылмасын дип, кешене Шимбә көнне сөннәткә утырталар икән, ни өчен кешене Шимбә көнне тулысынча савыктырганым өчен сезнең ачуыгыз кабара? Тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәгез, хөкемегез гадел булсын».

Бу хәл турында белгән Иерусалимда яшәүчеләр хәзер болай ди: «Шушы кешене үтерергә җыеналар иде түгелме соң? Әнә ул ачыктан-ачык сөйли, ә аңа беркем дә бер сүз әйтми. Бәлки, башлыкларыбыз ул чыннан да Мәсих дип уйлый торгандыр?» Шәһәр кешеләре ни өчен Гайсәнең Мәсих булуына ышанмаганнарын болай дип аңлата: «Мәсих килгәч, аның кайдан икәнен беркем дә белмәс, ә бу кешенең кайдан икәнен без беләбез».

Шунда Гайсә болай ди: «Сез мине дә, кайдан икәнемне дә беләсез. Мин үземнән-үзем килмәдем, һәм мине җибәрүче чыннан да бар, әмма сез аны белмисез. Ә мин аны беләм, чөнки мин аның вәкиле. Мине ул җибәрде». Шулчак алар, бәлки, Гайсәне, я төрмәгә ябар өчен я үтерер өчен, тотып алырга ниятли. Ләкин берсе дә моны эшли алмый, чөнки аның үлү вакыты әле килеп җитмәгән иде.

Шулай да күп кенә кеше Гайсәгә иман итә башлый. Ни өчен дисәң, ул судан барган, җилне һәм давыллы диңгезне тыйган, могъҗизалы рәвештә меңләгән кешене берничә икмәк һәм балык белән туендырган, авыруларны һәм аксакларны савыктырган, сукырларның күзләрен ачкан, махаулыларны тазарткан һәм хәтта үлгәннәрне терелткән. Шуңа күрә алар: «Мәсих килгәч, бу кеше кылганнан да күбрәк могҗизалар кылыр микәнни?» — дип әйтә.

Фарисейлар халык арасында аның хакында йөргән сүзләрне ишеткәч, алар һәм баш руханилар, Гайсәне кулга алу өчен, сакчылар җибәрә. Яхъя 7:11—32.

▪ Гайсә бәйрәмгә кайчан килә, һәм кешеләр аның турында нәрсә сөйли?

▪ Ни өчен кайбер кешеләр Гайсәне җенле ди?

▪ Иерусалим халкы Гайсә турында нинди фикердә тора?

▪ Ни өчен күп кенә кеше Гайсәгә иман итә?