Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын бәхет чыганагы

Чын бәхет чыганагы

Җитмеш бишенче бүлек

Чын бәхет чыганагы

ГӘЛИЛӘЯДӘ хезмәт иткәндә Гайсә күп могҗизалар кылган. Һәм хәзер ул Яһүдиядә дә андый куәтле эшләр башкара. Мәсәлән, ул бер кешедән аны телсез иткән җенне куып чыгара. Халык моңа таң кала, ләкин кайберәүләр, Гәлиләядә кебек, аны хөкем итә. «Ул җеннәрне җеннәр башлыгы Билзибул ярдәме белән куып чыгара»,— дип әйтә алар. Башкалар аның Мәсих булуын күрсәтүче көчлерәк дәлилләр күрергә тели һәм, аны вәсвәсәләр өчен, күктән могҗизалы күренеш күрсәтүен үтенә.

Аларның уйларын белгәнгә, Гайсә аларга Гәлиләядә үзен гаепләгән кешеләргә җавап биргән кебек җавап бирә. Халкы үз-үзенә каршы сугышкан һәркайсы патшалык таркалыр дип әйтә ул. «Димәк, Шайтан үз-үзенә каршы сугыша икән, аның патшалыгы тар-мар ителәчәк»,— дигән нәтиҗә ясый Гайсә. Ул: «Ә инде мин җеннәрне Аллаһы кодрәте белән куып чыгарам икән, димәк, Аллаһы Патшалыгы сезгә килгән, ә сез аны күрми калгансыз»,— диеп, үзенә каршы килүчеләрнең куркыныч хәлдә булуларын күрсәтә.

Гайсәнең могҗизаларын күргән кешеләрнең карашы гасырлар элек Муса кылган могҗизаларны күргән исраиллеләрнекенә охшаш булырга тиеш. Алар: «Моны Аллаһы эшләде»,— дип әйткән булган. Ун әмер язылган ике таш такта да «Аллаһы кодрәте» эше булган. Һәм нәкъ «Аллаһы кодрәте» — аның изге рухы, яки эш итүче көче — ярдәмендә Гайсә җеннәрне куып чыгара ала һәм авыруларны савыктыра. Шуңа күрә Аллаһының Патшалыгы бу каршы килүчеләргә чыннан да килгән, ә алар аны күрми калган, чөнки Гайсә, бу Патшалыкның билгеләнгән Патшасы, алар арасында.

Гайсәнең җеннәрне куып чыгарырга сәләте бар, һәм бу аның Шайтан өстеннән көче барлыгын дәлилли. Моны ул бер мисал ярдәмендә күрсәтә. Бу мисалда үз йортын саклаган яхшы коралланган кешегә көчлерәк берәү һөҗүм итеп аны җиңә. Ул шулай ук Гәлиләядә сөйләгән җен турындагы мисалны кабатлый. Җен кешедән чыга, ләкин кеше бушаган урынны яхшы нәрсәләр белән тутырмый, шуңа күрә җен башка җиде рухны ияртеп кайта, һәм бу кешенең хәле элеккесенә караганда начаррак була.

Гайсә моны сөйләгән чакта, халык арасыннан бер хатын аңа: «Сине күтәреп йөргән карын һәм сине имезгән имчәкләр бәхетле!» — дип кычкыра. Һәр яһүди хатын пәйгамбәрнең, бигрәк тә Мәсихнең, анасы булырга хыяллана, шуңа күрә бу хатынның алай әйтүе аңлашыла. Ул, күрәсең, Мәрьямне, Гайсәнең анасы булганга, аеруча бәхетле дип саный.

Әмма Гайсә шунда ук бу хатынга чын бәхетнең чыганагы нәрсә икәнлеген аңлата. «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» — дип әйтә ул. Гайсә беркайчан да, үз анасы Мәрьямгә махсус хөрмәт күрсәтелергә тиеш дип, читләтеп тә әйтмәгән. Ул чын бәхет туганлык бәйләнешләре я ниндидер казанышлар түгел, ә Аллаһыга тугры хезмәт итү китерә икәнен күрсәткән.

Гәлиләядә кебек, Гайсә Яһүдиядәге кешеләрне дә күктән могҗизалы күренеш күрсәтүен үтенгәннәре өчен шелтәли. Ул аларга Юныс пәйгамбәр билгесеннән башка бернинди билге бирелмәс дип әйтә. Юныс өч көн балык карынында булган һәм Нинәвә халкына кыюлык белән вәгазьләгән, нәтиҗәдә алар тәүбәгә килгән. Шуңа күрә ул билге булып киткән. «Әмма монда Юныстан бөегрәге бар»,— ди Гайсә. Шеба патшабикәсе Сөләйманның зирәклегенә таң калган. «Әмма монда,— дип әйтә Гайсә,— Сөләйманнан бөегрәге бар».

Гайсә кеше яктырткычны яндырып җибәргәч, аны базга яки савыт астына куймый, ә өйгә керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, аны югарырак урынга утырта дип аңлата. Күрәсең, аның бу үҗәт кешеләрне өйрәтү һәм алар алдында могҗизалар кылу янып торган яктырткычны яшерүгә тиң дип әйтәсе килә. Андый кешеләрнең күзләре гади түгел, ягъни алар начар күрә, шуңа күрә Гайсәнең могҗизалары билгеләнгән максатка ирешми.

Гайсә әле генә бер җенне куып чыгарган һәм телсез кеше сөйләшә башлаган. Бу куәтле эш күзләре гади булган, ягъни яхшы күргән, кешеләрне гаҗәеп бу могҗизага сокланырга һәм яхшы хәбәрне игълан итәргә дәртләндерергә тиеш! Әмма Гайсәне тәнкыйтьләүчеләр моны эшләми. Шунлыктан Гайсә сүзен болай дип тәмамлый: «Сак бул, эчеңдәге яктылык караңгылык булмасын. Ә инде бөтен тәнең якты һәм аның бер өлеше дә караңгы түгел икән, яктырткыч нурлары сине яктырткан кебек, тәнең дә шундый ук якты булыр». Лүк 11:14 — 36; Чыгыш 8:18, 19; 31:18; Маттай 12:22, 28.

▪ Гайсә телсез кешене савыктыргач, кешеләр моңа ничек карый?

▪ «Аллаһы кодрәте» нәрсә ул, һәм ни өчен Гайсәнең тыңлаучылары Аллаһы Патшалыгын күрми калган дип әйтеп була?

▪ Чын бәхет нәрсәдән килә?

▪ Нинди күзләр «гади» дип әйтеп була?