Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шимбә көнне башаклар өзү

Шимбә көнне башаклар өзү

Утыз беренче бүлек

Шимбә көнне башаклар өзү

БЕРАЗДАН Гайсә үзенең шәкертләре белән Иерусалимнан Гәлиләягә юл тота. Хәзер яз, һәм кырларда игеннәр өлгергән. Ачыкканга күрә, шәкертләр башакларны өзеп ашый. Ләкин Шимбә көн булганга, бу игътибарсыз калмый.

Иерусалимдагы дин җитәкчеләре яңарак кына Гайсәне, Шимбә канунын бозганы өчен гаепләп, үтерергә теләгән иде. Ә хәзер фарисейлар аңа: «Кара, синең шәкертләрең Шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр»,— дип әйтә.

Фарисейлар раславынча, башакларны өзеп уып ашау уңыш җыюга һәм ашлык сугуга тиң. Ләкин аларның Шимбә көнне нәрсә эшләргә, ә нәрсә эшләмәскә икәнлеге турындагы катгый кагыйдәләре аркасында бу көн кешеләр өчен авыр йөк булып киткән, ә бит ул шатлыклы һәм рухи яктан көч бирүче вакыт булырга тиеш булган. Шуңа күрә Гайсә, Язмалардан мисаллар китереп, Йәһвә Аллаһының үзе биргән Шимбә канунын шулкадәр катгый тотуны беркайчан да таләп итмәгәнен күрсәтә.

Гайсә Давытның үз кешеләре белән ач булганда чатыр янында туктап багышланган икмәкләрне ашаганы турында әйтә. Ул икмәкләр Йәһвә алдыннан алынып, яңалары белән алмаштырылган булган, һәм аларны, гадәттә, руханилар гына ашый алган. Әмма туган шартлар аркасында Давыт һәм аның кешеләре бу икмәкләрне ашаганы өчен хөкем ителмәгән.

Икенче мисал китереп, Гайсә алардан: «Руханилар гыйбадәтханәдә Шимбә көнне эшләп тә гаепсез калалар. Моның турында Канунда укымадыгызмы әллә?» — дип сорый. Әйе, хәтта Шимбә көнне дә гыйбадәтханәдәге руханилар хайваннарны корбанга китерер өчен, аларны чала һәм башка эшләр башкара. «Әмма сезгә шуны әйтәм: монда гыйбадәтханәдән бөегрәк кеше бар»,— ди Гайсә.

Фарисейларны шелтәләп, Гайсә болай дип дәвам итә: «Әгәр сез „миңа корбаннар түгел, ә шәфкать кирәк“ дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенсәгез, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез». «Чөнки Кеше Улы — Шимбә көненең Хуҗасы»,— дип тәмамлый ул үз сүзен. Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән? Ул үз Патшалыгының мең ел тыныч идарә итүе турында әйтә.

Инде 6 000 ел дәвамында кешелек Иблис Шайтанның авыр коллыгы астында газап чигә. Бу дөньяда көч куллану һәм сугышлар гадәти хәл. Әмма бөек Шимбә, Мәсихнең идарәсе, барлык газаплардан һәм җәбер-золымнан ял итү вакыты булачак. Маттай 12:1—8; Левиләр 24:5—9; 1 Патшалык 21:1—6; Саннар 28:9; Һошея 6:6.

▪ Гайсәнең шәкертләрен нәрсәдә гаеплиләр, һәм Гайсә моңа нинди җавап бирә?

▪ Гайсә фарисейларның нинди хаталары турында әйтә?

▪ Гайсә нинди мәгънәдә «Шимбә көненең Хуҗасы»?