Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шимбә көнне нәрсә эшләү рөхсәт ителә?

Шимбә көнне нәрсә эшләү рөхсәт ителә?

Утыз икенче бүлек

Шимбә көнне нәрсә эшләү рөхсәт ителә?

ИКЕНЧЕ бер Шимбә көнне Гайсә Гәлиләя диңгезе янындагы синагогага бара. Анда уң кулы корышкан бер кеше була. Канунчылар һәм фарисейлар, Гайсә аны савыктырыр микән дип, игътибар белән күзәтеп тора. Ахыр чиктә алар Гайсәдән: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме?» — дип сорыйлар.

Яһүдләрнең дини җитәкчеләре Шимбә көнне тормышына куркыныч янаган кешене генә дәвалау законлы дип саный. Алар, мәсәлән, Шимбә көнне тайган сөякне үз урынына утыртырга я сеңере тартылган урынны бәйләргә ярамый дип өйрәтә. Шуңа күрә канунчылар һәм фарисейлар Гайсәне гаепләргә сәбәп табар өчен аңа сорау бирә.

Әмма Гайсә аларның уйларын белә. Ул аларның Шимбә кануны буенча тыелган эшләр турындагы карашлары дөрес булмаганын һәм Язмаларга каршы килгәнен аңлый. Шуңа күрә ул кулы корышкан кешегә: «Тор да, уртага чыгып бас»,— диеп, алар белән каршылыкка китерәчәк шарт тудыра.

Һәм канунчылар белән фарисейларга борылып, ул: «Берәрегезнең бердәнбер сарыгы Шимбә көнне чокырга төшсә, сез аны чыгармас идегезме әллә?» — дип сорый. Сарык үз хуҗасына табыш китерә, шуңа күрә ул аны чокырда киләсе көнгә кадәр калдырмас иде, чөнки аның чирләве, ә хуҗаның зыян күрүе бар. Өстәвенә, Язмаларда: «Тәкъва кеше үзенең мал-туары турында... кайгыртып яшәр»,— дип әйтелә.

Аннары Гайсә болай дип дәвам итә: «Ә кеше сарыктан күпкә кадерлерәк! Шулай булгач, Шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә». Дин җитәкчеләре акылга ятышлы һәм кызгану чагылган мондый фикергә каршы сүз әйтә алмый.

Гайсә аларның үҗәт һәм ахмак булуларына көенеп, аларны ачу белән күздән кичереп чыга. Аннары ул теге кешегә: «Кулыңны суз»,— ди. Ул кулын суза, һәм кулы сәламәтләнә.

Бу кешенең кулы сәламәтләнгәненә шатланыр урынына, фарисейлар чыгып китә һәм шунда ук Һируд тарафдарлары белән Гайсәне үтерү турында киңәш кора. Сәяси бу төркемгә, күрәсең, саддукейлар да керә. Гадәттә, бу сәяси төркем һәм фарисейлар бер-берсенә ачыктан-ачык каршы тора, ләкин Гайсәгә каршылык күрсәтү аларны берләштерә. Маттай 12:9—14; Марк 3:1—6; Лүк 6:6—11; Гыйбрәтле сүзләр 12:10; Чыгыш 20:8—10.

▪ Гайсә белән дин җитәкчеләре арасында каршылык ничек туа?

▪ Шимбә көнне дәвалауга дин җитәкчеләре ничек карый?

▪ Гайсә, аларның карашларының дөрес булмаганын исбатлар өчен, нинди мисал куллана?