Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шәкертләр кабат бәхәсләшә

Шәкертләр кабат бәхәсләшә

Туксан сигезенче бүлек

Шәкертләр кабат бәхәсләшә

ГАЙСӘ үзенең шәкертләре белән Үрдүн елгасы янында. Елганы кичеп, алар Перея өлкәсеннән Яһүдиягә юл тота. Алар белән бергә 33 елның Пасах бәйрәменә күп кенә кеше бара. Бәйрәмгә күп калмый — бер атна чамасы.

Гайсә үз шәкертләреннән алдарак бара. Алар Гайсәнең тәвәккәллегенә гаҗәпләнә. Исеңдәдер, берничә атна элегрәк Лазар үлгәч, Гайсә Переядән Яһүдиягә барырга торганда, Томас шәкертләргә: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»,— дигән иде. Шулай ук Гайсә Лазарны терелткәннән соң Югары киңәшмә Гайсәне үтерергә сүз куешкан иде. Шуңа күрә, Яһүдиягә кабат барганда, шәкертләрне курку биләп алганына бер дә гаҗәпләнәсе юк.

Буласы вакыйгаларга әзерләр өчен, Гайсә 12 рәсүлен читкәрәк чакырып алып, аларга болай ди: «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Кеше Улы баш руханилар белән канунчылар кулына тапшырылачак. Алар аны үлемгә хөкем итеп, башка халык кешеләренә тапшырачаклар, аңардан мыскыллап көләчәкләр, аңа төкерәчәкләр, аны камчылаячаклар һәм үтерәчәкләр, әмма өч көннән соң, ул үледән терелеп торачак».

Соңгы айларда Гайсә үз шәкертләренә үзенең үлеме һәм терелтелүе турында өченче мәртәбә сөйли. Алар, аны тыңласалар да, аңлый алмый. Чөнки алар, күрәсең, җирдә Исраил патшалыгының яңадан торгызылуына ышана һәм Мәсих белән җирдәге патшалыкта дан вә хөрмәт алачагына өметләнә.

Пасах бәйрәменә баручылар арасында рәсүл Ягъкуб белән Яхъяның әнисе Салумия дә бар. Гайсә бу ике шәкертен, кызу холыклары аркасында, «күк күкрәү угыллары» дип атаган. Инде күпмедер вакыт алар Мәсих Патшалыгында күренекле урынга ия булу турында хыяллана һәм үз теләкләрен аналарына белдергән. Ул хәзер Гайсә янына алар өчен сорарга килә һәм сәҗдә кылып, аңардан илтифат күрсәтүен үтенә.

— Син нәрсә телисең? — дип сорый Гайсә.

— Синең Патшалыгыңда бу ике улымның берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда утырачак дип вәгъдә ит,— ди хатын.

Үтенечнең кемнән икәнен аңлап алып, Гайсә Ягъкуб белән Яхъяга болай ди: «Сез нәрсә сораганыгызны белмисез. Мин эчәчәк касәне эчә аласызмы?»

«Алабыз»,— дип җавап бирә алар. Гайсә яңа гына аларга үзенең коточкыч эзәрлекләүләргә дучар булачагын һәм ахыр чиктә җәзалап үтереләчәге турында әйткән булса да, алар, күрәсең, аның эчәчәк «касәсе» нәкъ менә шуны аңлатканына төшенмидер.

Шулай да Гайсә аларга болай ди: «Әйе, минем касәмне эчәрсез. Әмма кемгә уң ягымда, ә кемгә сул ягымда утырырга икәнен мин хәл итмим. Бу урыннар, аларны күктәге Атам кемгә әзерләгән, шуларныкы».

Ягъкуб белән Яхъяның нәрсә сораганнарын ишеткәч, калган ун рәсүлнең ачулары кабара. Элегрәк рәсүлләр аларның кайсысы иң бөеге дип бәхәсләшкән һәм Ягъкуб белән Яхъя, бәлки, инде үзләрен «күрсәткәндер». Аларның хәзерге үтенече Гайсәнең моңарчы биргән киңәшен кулланмаганнарын күрсәтә. Шунысы үкенеч, аларның күренекле булу теләге әле һаман да көчле.

Шуңа күрә бу бәхәсне җайга салыр өчен һәм араларындагы киеренкелекне йомшартыр өчен, Гайсә 12 рәсүлен үзе янына чакырып ала да, йомшак кына аларга мондый киңәш бирә: «Сез беләсез: халык идарәчеләре халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тоталар. Сезнең арагызда исә алай булмасын. Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын, һәм беренче булырга теләүче сезгә кол булсын».

Гайсә үз шәкертләренә үзеннән үрнәк алырга кирәк икәнлеген мондый сүзләр белән аңлата: «Кеше Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде». Гайсә башкалар файдасына хезмәт итә һәм хәтта үз гомерен бөтен кешелек өчен бирергә әзер! Шәкертләргә дә Мәсихкә охшарга тырышырга кирәк. Алар үзләренә хезмәт итүне таләп итмичә, үзләре башкаларга хезмәт итәргә һәм башкалар арасында күренекле булырга түгел, ә кече булырга тиеш. Маттай 20:17—28; Марк 3:17; 9:33—37; 10:32—45; Лүк 18:31—34; Яхъя 11:16.

▪ Ни өчен шәкертләрне курку биләп ала?

▪ Гайсә үз шәкертләрен алдагы вакыйгаларга ничек әзерли?

▪ Гайсә янына нинди үтенеч белән киләләр, һәм бу башка рәсүлләргә ничек тәэсир итә?

▪ Гайсә рәсүлләр арасындагы проблеманы ничек хәл итә?