Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эзәрлекләүләргә әзерләү

Эзәрлекләүләргә әзерләү

Илленче бүлек

Эзәрлекләүләргә әзерләү

РӘСҮЛЛӘРЕНӘ вәгазь эше белән бәйле күрсәтмәләр биргәннән соң, Гайсә эзәрлекләүләр турында әйтә: «Менә, мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргән кебек җибәрәм... Кешеләр сезне судка бирерләр һәм синагогаларында камчыларлар, шуңа күрә сак булыгыз. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр».

Гайсә, үз шәкертләренең каты эзәрлекләүләргә дучар булачагын белгәнгә, аларга мондый вәгъдә бирә: «Әмма сезне судка тапшырганда ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер, һәм сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр».

Гайсә сүзен болай дип дәвам итә: «Туган туганын, ата баласын, ә балалар ата-аналарын, аларга каршы чыгып, үлемгә тапшырыр. Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр, ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр».

Вәгазь эше — иң мөһим эш, шуңа күрә Гайсә иректә калып бу эшне алып барыр өчен сак булырга кирәк икәненә басым ясый. «Алар сезне бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар,— дип әйтә ул,— башкасына качыгыз, чөнки сезгә хак сүз әйтәм: Кеше Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер».

Сүз дә юк, Гайсәнең 12 рәсүленә биргән күрсәтмәләре белән кисәтүләре һәм әйткән дәртләндергеч сүзләре ул үлгәч һәм терелтелгәннән соң бөтен дөнья буенча вәгазьләү эшендә катнашачак шәкертләренә дә кагыла. Бу — Гайсәнең үз шәкертләрен рәсүлләр вәгазьләгән исраиллеләр генә түгел, ә «барысы да... нәфрәт итәр» дип әйткән сүзләреннән күренә. Өстәвенә, рәсүлләрне, Гайсә аларны кыска гына вакытка вәгазьләргә җибәргәч, идарәчеләр һәм патшалар алдына китермәгәннәр. Моннан тыш, ул вакытта Гайсәгә иман итүчеләрне аларның гаилә әгъзалары үлемгә тапшырмаган.

«Кеше Улы» шәкертләр барлык шәһәрләрне әйләнеп чыкканчы киләчәк диеп, Гайсә мондый пәйгамбәрлек әйткән: аның шәкертләре Аллаһының урнаштырылган Патшалыгы турындагы хәбәрне бөтен җирдә вәгазьләп чыкканчы, данланган Патша — Гайсә Мәсих — Йәһвәнең хөкем карарын үтәүче буларак Һармагедун вакытында киләчәк.

Вәгазь турында күрсәтмәләр бирүен дәвам итеп, Гайсә: «Шәкерт остазыннан, ә хезмәтче хуҗасыннан өстен булмый»,— дип әйтә. Гайсәнең шәкертләре Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгәннәре өчен үзләренә, Гайсәгә күрсәтелгән кебек, начар мөгамәлә һәм каршылык күрсәтеләчәге турында белергә тиеш. Шулай да ул аларны болай дип ныгыта: «Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз, ә Гәһәннәдә җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан куркыгыз».

Гайсәгә әле бу яктан үзенең шәкертләренә яхшы үрнәк күрсәтәсе бар. Ул иң кодрәтле Шәхескә, Йәһвә Аллаһыга, тугры калып батырларча үлемгә барачак. Әйе, Йәһвә кеше «җанын» (бу сүз монда киләчәктә яшәргә, тере җан булырга мөмкинлекне аңлата) һәлак итә ала я кешене терелтеп, аңа мәңгелек тормыш бирә ала. Нинди кайгыртучан һәм миһербанлы күктәге безнең Атабыз Йәһвә!

Аннары Гайсә үз шәкертләренә Йәһвәнең аларны яратканын һәм алар турында кайгыртканын күрсәтеп, мондый мисал китерә. «Ике чыпчык бер тиенгә сатыла түгелме соң? — дип сорый ул.— Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак. Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит. Шуңа күрә курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк».

Гайсә үз шәкертләренә вәгазьләргә кушкан Патшалык хәбәре гаиләдәгеләрне бүләчәк, чөнки аларның кайберсе аны кабул итәчәк, ә башкалары юк. «Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем»,— дип аңлата ул. Шулай итеп Изге Язмалардагы хакыйкатьне кабул итәр өчен гаилә әгъзаларына кыюлык кирәк. «Атасын яки анасын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел,— дип әйтә Гайсә.— Улын яки кызын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел».

Ахырда Гайсә үз шәкертләрен кабул иткән кешеләр аның үзен кабул итә дип әйтә. «Сезгә хак сүз әйтәм: шушы кечеләрнең берсенә шәкерт булганы өчен эчәргә бер чынаяк салкын су булса да бирүче үз әҗерен һичшиксез алачак». Маттай 10:16— 42.

▪ Гайсә үз шәкертләренә нинди кисәтүләр бирә?

▪ Ул аларны ничек ныгыта һәм юата?

▪ Ни өчен Гайсәнең күрсәтмәләре бүгенге мәсихчеләргә дә кагыла?

▪ Гайсәнең шәкерте нинди мәгънәдә үзенең остазыннан өстен түгел?