Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Югалганны эзләү

Югалганны эзләү

Сиксән бишенче бүлек

Югалганны эзләү

ГАЙСӘ Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итәчәк кешеләрне эзләп табарга бик тели. Шуңа күрә ул һәркемгә, шул исәптән гөнаһка баткан кешеләргә дә, Патшалык турында сөйли. Хәзер Гайсә янына аны тыңлар өчен андый кешеләр килә дә.

Моны күреп, фарисейлар белән канунчылар Гайсәне андый кешеләр белән аралашканы өчен тәнкыйтьли. Алар: «Бу кеше гөнаһ кылучыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый»,— дип сукрана. Алар фикеренчә, никадәр хурлыклы бу! Фарисейлар һәм канунчылар гади кешеләрне аяк астындагы пычрак итеп саный. Алар, андый кешеләргә җирәнеп караганнарын белдерер өчен, аларны ам-хаа́ретс дип атый; еврей теленнән бу «җир кешеләре» дип тәрҗемә ителә.

Гайсә исә һәркемгә хөрмәт, игелек һәм кызгану белән карый. Шунлыктан күп кенә гади кешеләр, шул исәптән явыз эшләре белән билгеле булган кешеләр дә, аны тыңларга бик тели. Ләкин фарисейларның Гайсәне тәнкыйтьләве турында нәрсә әйтеп була?

Гайсә аларга җавап итеп, бер мисал китерә. Фарисейлар үзләрен тәкъва дип саный һәм Аллаһының утарында үзләрен имин хис итә. Ә мескен ам-хаа́ретс, алар уйлавынча, юлдан язган һәм югалган. Гайсә үз мисалын моны исәпкә алып сөйли:

«Кайсыгыз йөз сарыгы булып та, аларның берсе югалса, туксан тугызын чүлдә калдырып, югалганын тапканчы эзләмәс? Ә инде тапкач, ул аны җилкәсенә салып шатланыр. Һәм өенә кайткач, дусларын һәм күршеләрен чакырып: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалган сарыгымны таптым“,— дияр».

Аннары Гайсә үз мисалының мәгънәсен болай дип аңлата: «Сезгә шуны әйтәм: күктә дә, тәүбә итүгә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кешегә караганда, тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы турында күбрәк шатлык булыр».

Фарисейлар үзләрен тәкъва дип саный һәм шунлыктан тәүбә итәргә кирәк түгел дигән уйда тора. Аларның кайберәүләре якынча ике ел элек Гайсәне салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашаганы өчен тәнкыйтьләгәндә, ул аларга: «Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем»,— дип әйткән. Үзләренә тәүбә итәргә кирәк икәнен күрмәгән һәм үз-үзләренә артык ышанган фарисейларның тәртибе күккә шатлык китерми. Ә чын күңелдән тәүбә иткән гөнаһлы кешеләр шатлык китерә.

Югалган гөнаһ кылучыларның табылуы зур шатлык китергәненә тагын бер тапкыр басым ясар өчен, Гайсә бүтән мисал китерә. Ул болай ди: «Кайсы хатын ун драхмасы булып та, берсен югалтса, яктырткычны яндырып идәннәрен себермәс һәм аны тапканчы җентекләп эзләмәс? Ә инде тапкач, ул үз дуслары белән күршеләрен чакырып, аларга: „Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан драхмамны таптым“,— дияр».

Аннары Гайсә бу мисалына да шундый ук аңлатма бирә. Ул болай ди: «Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә итә торган бер гөнаһ кылучы өчен шулай ук шатланалар».

Аллаһы фәрештәләре югалган гөнаһ кылучыларның табылуына никадәр куана! Бу аеруча игътибарга лаек, чөнки кайчандыр кимсетелгән, нәфрәт ителгән ам-хаа́ретс ахыр чиктә Аллаһының күктәге Патшалыгына керәчәк. Нәтиҗәдә, алар күктә фәрештәләрнекеннән дә югарырак дәрәҗәгә ия булачак! Ләкин фәрештәләр көнләшми һәм рәнҗеми. Бу гөнаһлы кешеләр авыр хәлләргә очрап, аларны кичереп чыкканнар. Шуңа күрә алар кызганучан вә мәрхәмәтле патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәргә яраклы. Фәрештәләр моны басынкылык белән таный. Лүк 15:1—10; Маттай 9:13; 1 Көринтлеләргә 6:2, 3; Ачылыш 20:6.

▪ Ни өчен Гайсә гөнаһ кылучылар белән аралаша, һәм фарисейлар аны ничек тәнкыйтьли?

▪ Фарисейлар гади халыкка ничек карый?

▪ Гайсә нинди мисаллар сөйли, һәм алардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

▪ Ни өчен фәрештәләрнең шатлануы игътибарга лаек?