Югалган угыл турында мисал
Сиксән алтынчы бүлек
Югалган угыл турында мисал
ФАРИСЕЙЛАРГА югалган сарык һәм югалган драхманың табылуы турында мисаллар сөйләгәч, Гайсә башка бер мисал китерә. Бу мисалда кайгыртучан бер ата һәм аның җитди хата ясаган ике улы белән үзен ничек тотканы турында сүз бара.
Кече угыл — мисалның төп герое. Атасы аңа бер дә икеләнмичә мирасын бирә. Угыл аны ала да өйдән чыгып китә һәм бозык тормыш алып бара башлый. Ләкин әйдәгез Гайсәнең бу мисалына игътибар итик һәм андагы кешеләр кемнәрне символлаштыра икәнен карап чыгыйк.
«Бер кешенең ике улы булган,— дип башлый Гайсә.— Аларның кечесе атасына: „Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бир әле“,— дигән. Шунда атасы милекне улларына бүлеп биргән». Бу кече угыл үзенең мирасы белән нәрсә эшләр?
«Берничә көн үткәннән соң,— дип әйтә Гайсә,— кече улы барысын җыеп, ерак илгә чыгып киткән һәм анда типтереп яшәп, үз милкен туздырып бетергән». Әйе, ул үз акчасын фахишә хатыннар белән яшәп сарыф итеп бетерә. Аннан соң авыр вакытлар килә. Бу турыда Гайсә болай ди:
«Бар нәрсәсен туздырып бетергәч һәм шул илдә бик каты ачлык башланганга, ул мохтаҗлыкка калган. Шунда ул шул илнең бер кешесенә барып ялланган, ә тегесе аны үз басуларына дуңгызлар көтәргә җибәргән. Ул инде дуңгызлар ашый торган кузаклар белән дә тукланырга шат булган, ләкин аңа беркем дә бернәрсә бирмәгән».
Канун буенча дуңгыз нәҗес хайван дип саналган, шуңа күрә аларны көтү аның өчен никадәр хурлыклы булгандыр! Ләкин угыл өчен иң газаплысы каты ачлык булган. Ул хәтта дуңгызлар ашаган азыкны ашарга әзер булган. Үзенең аяныч хәле аркасында, Гайсә әйткәнчә, ул акылына килгән.
Гайсә болай дип дәвам итә: «Ул болай дигән: „Әтиемнең ялчылары туйганчы икмәк ашыйлар, ә мин монда ачтан үләм! Әтием янына кайтыйм да, болай диим: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. Улың дип аталырга лаек та түгелмен. Мине үзеңә ялчы итеп ал“. Шунда ул атасы янына кайтып киткән».
Монда шунысы игътибарга лаек: аның атасы, ул киткәндә, аңа ачуланып кычкырган булса, ул, мөгаен, өйгә кайтыргамы, юкмы дип икеләнгән булыр иде. Угыл, бәлки, үз иленә кайтырга карар итеп, атасы белән очрашмас өчен, өеннән ераграк берәр җирдә эш табарга тырышыр иде. Әмма андый уйлар аның башына да килмәгән. Ул өенә кайтырга теләгән!
Билгеле, Гайсәнең мисалындагы ата — безнең кайгыртучан, мәрхәмәтле күктәге Атабыз Йәһвә Аллаһы. Һәм син шулай ук, бәлки, югалган, яки юлдан язган угыл гөнаһ кылучыларны символлаштырганын аңлагансыңдыр. Гайсәнең мисалын тыңлаган фарисейлар элегрәк аны нәкъ шундый кешеләр белән ашап утырганы өчен тәнкыйтьләгән иде. Ә олы угыл кемне символлаштыра?
Югалган угыл табыла
Гайсә мисалындагы югалган, ягъни юлдан язган угыл өйгә кайткач, атасы аны ничек каршы алыр? Гайсә болай дип дәвам итә:
«Ул әле еракта булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән». Нинди мәрхәмәтле, йомшак күңелле әти! Әйе, күктәге Атабыз Йәһвә нәкъ шундый.
Әтисе, мөгаен, улының бозык тормыш алып барганы турында ишеткәндер. Әмма ул, бернәрсә дә төпченеп сорашып тормыйча, аны ачык йөз белән каршы ала. Гайсә дә, шундый ук рух чагылдырып, иң беренче итеп «югалган угыл» — гөнаһ кылучылар һәм салым җыючылар янына бара.
Зирәк ата һичшиксез үз улының күңелсез йөзен һәм түбән иелгән башын күреп, аның тәүбә иткәнен аңлый. Ә атасының беренче булып үзенә таба йөгереп килгәне угылны үз гөнаһларын танырга булыша. Гайсә болай ди: «Шунда улы: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. Улың дип аталырга лаек та түгелмен. Мине үзеңә ялчы итеп ал“,— дигән».
Улы сүзләрен әйтеп тә бетерергә өлгерми, атасы үз хезмәтчеләренә болай ди: «Тизрәк! Иң яхшы озын киемне алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек, ә аякларына аяк киеме кидерегез. Шулай ук симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Әйдәгез, ашап күңел ачыйк, чөнки бу улым үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды». Һәм алар күңел ача башлый.
Ул вакытта олы угыл кырда була. Мисалның ничек тәмамланганына игътибар итик. Олы угыл кем ул? Гайсә аның турында болай ди: «Кайтып килгәндә, өенә җитәрәк, ул музыка белән бию тавышлары ишеткән. Хезмәтчеләрнең берсен чакырып, ул: „Нәрсә булды?“ — дип сораган. Тегесе аңа: „Энең кайтты, һәм әтиең аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, симертелгән бозау чалдырды“,— дигән. Шунда олы угылның ачуы чыккан, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Әтисе исә чыгып аңардан өйгә керүен үтенә башлаган. Моңа ул әтисенә болай дигән: „Менә, мин сиңа инде күпме еллар кол кебек хезмәт итәм һәм бер әмереңне дә бозмадым, шулай да синең миңа дусларым белән бергә күңел ачу өчен кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. Ә милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыңның кайтуы булды, син шунда ук аның өчен симертелгән бозауны чалдыргансың“».
Гайсә гөнаһ кылучыларга мәрхәмәт һәм игътибар күрсәткәндә кем аны, олы угыл кебек, тәнкыйтьләгән? Канунчылар белән фарисейлар түгелме? Алар Гайсәне гөнаһ кылучылар белән яхшы мөгамәлә иткәне өчен хөкем иткәнгә, ул бу мисалны сөйли. Димәк, олы угыл фарисейлар белән канунчыларны символлаштыра.
Гайсә үз мисалын атаның олы улына мондый мөрәҗәгате белән тәмамлый: «Улым, син бит һәрвакыт минем белән, бар нәрсәм синеке. Ә энең үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды, шуңа күрә без шатланып күңел ача башладык».
Гайсә олы угылның аннары нәрсә эшләгәнен әйтми. Соңрак, Гайсәнең үлеменнән һәм терелтелүеннән соң, «күп кенә руханилар бу иман юлына» баскан, алар арасында, күрәсең, Гайсәне тыңлаган «олы угыл» төркеменә кергәннәр дә булган.
Ләкин хәзерге вакытта бу ике угыл кемне символлаштыра? Бу, күрәсең, Йәһвәнең ниятләре турында белемгә ия булган һәм шуңа күрә аның белән яхшы мөнәсәбәтләре булган кешеләр. Олы угыл — «кечкенә көтүнең», ягъни «исемнәре күккә язып куелган беренче угыллар җыелышының» кайбер әгъзалары. Алар олы угылныкына охшаш рух чагылдырган. Алар җирдә яшәячәк «башка сарыкларны» чын күңелдән кабул итәргә теләмәгән, чөнки «башка сарыклар» бар игътибарны үзләренә алачак дип курыкканнар.
Юлдан язган угыл исә, бу дөнья тәкъдим иткән рәхәтлекләрдән файдаланыр өчен, Аллаһы халкын калдырып киткән кешеләрне символлаштыра. Әмма вакыт узу белән алар тәүбә итә һәм кабат Аллаһының хезмәтчеләре булып китә. Кичерүгә мохтаҗ икәнлекләрен аңлап, үзенә кайткан кешеләргә карата нинди ярату һәм мәрхәмәт күрсәтә Атабыз! Лүк 15:11—32; Левиләр 11:7, 8; Рәсүлләр 6:7; Лүк 12:32; Еврейләргә 12:23; Яхъя 10:16.
▪ Гайсә бу мисалны кемгә сөйли, һәм ни өчен?
▪ Мисалның төп герое кем, һәм аның белән нәрсә була?
▪ Гайсә көннәрендә ата һәм кече угыл кемне символлаштыра?
▪ Гайсә кызганучан атадан ничек үрнәк ала?
▪ Олы угыл үз энесенең җылы каршы алынуына ничек карый, һәм фарисейлар бу угылга кайсы яктан охшаш?
▪ Безнең көннәрдә Гайсәнең мисалы ничек кулланыла?