Юлны әзерләячәк кеше туа
Өченче бүлек
Юлны әзерләячәк кеше туа
ИЛИСӘБӘТНЕҢ бала табар вакыты җитә. Бу соңгы өч ай дәвамында Мәрьям аның янында була. Ләкин хәзер Мәрьямгә саубуллашып, Насарага өенә кайтып китәргә вакыт җитә. Якынча алты айдан соң ул үзе дә бала табачак.
Мәрьям кайтып киткәч күп тә үтми, Илисәбәтнең баласы дөньяга килә. Гаҗәеп! Бала тудыру уңышлы үтә: Илисәбәт тә, сабые да сау-сәламәт. Илисәбәт үзенең нарасый баласын күршеләренә һәм туганнарына күрсәткәч, алар да аның белән бергә сөенә.
Аллаһы Кануны буенча, Исраилдә туган ир бала сигезенче көнне сөннәткә утыртылырга тиеш. Шунлыктан дуслары һәм туганнары Зәкәриянең өендә җыела. Алар малайны атасы исеме белән Зәкәрия дип атарга кирәк дип әйтә. Ләкин Илисәбәт каршы. «Юк,— дип әйтә ул,— аның исеме Яхъя булачак». Исеңдәдер, Җәбраил фәрештә балага нәкъ шул исем кушылырга тиеш дигән иде.
Әмма дуслары каршы төшеп: «Синең туганнарың арасында бу исем белән аталган беркем дә юк бит»,— диләр. Аннары ишарәләр ярдәмендә алар Зәкәриядән улына нинди исем кушарга теләгәнен сорыйлар. Ул язу өчен такта сорап ала да, барысын хәйран калдырып: «Аның исеме Яхъя»,— дип язып куя.
Шул чак могҗизалы рәвештә Зәкәриянең теле ачыла. Хәтерлисеңдер, ул, фәрештәнең Илисәбәт балага узачак дип әйткән сүзләренә ышанмагач, сөйләү сәләтен югалткан иде. Зәкәрия сөйләшә башлагач, күрше-тирәдә яшәүчеләр: «Бу бала кем булыр икән?» — диеп шакката.
Зәкәрия изге рух белән сугарыла һәм куанып болай ди: «Исраил Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул үз халкына игътибар биреп коткару китерде. Ул хезмәтчесе Давытның йортында безнең өчен куәтле коткаручыны бирде». Билгеле, «куәтле коткаручы» — ул туасы Хуҗа Гайсә. Аның аркылы, Зәкәрия әйткәнчә, «без дошманнарыбыздан коткарылгач... [Аллаһы] безне аңа бер куркусыз изге хезмәт башкарырга лаеклы итәр. Һәм без аның каршында гомер буе тугры һәм тәкъва була алырбыз».
Аннары Зәкәрия үзенең улы Яхъяның киләчәге турында болай ди: «Сине исә, балам, Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре дип атарлар, чөнки син Йәһвә юлларын әзерләр өчен, аның алдында барырсың һәм халкына гөнаһларны кичерү аша коткарылу турында хәбәр җиткерерсең. Бу Аллаһының тирән кызгануы ярдәмендә мөмкин булачак. Югарыдан килгән шул кызгану таң атканда балкып торган яктылык кебек булыр. Шулай итеп ул караңгылыкта һәм үлем шәүләсендә утырганнарга яктылык бирер һәм аякларыбызны тынычлык юлына бастырып, безне фатихалар».
Бу вакытта Мәрьям, әле һаман да кияүдә булмаган кыз, инде Насарада өендә. Башкалар аның йөкле икәнен белгәч, аның белән нәрсә булыр? Лүк 1:56—80; Левиләр 12:2, 3.
▪ Яхъя Гайсәдән күпмегә олырак?
▪ Яхъяга сигез көн тулгач, нәрсә була?
▪ Аллаһы үз халкына ничек итеп игътибар иткән?
▪ Пәйгамбәрлек буенча, Яхъя нинди эш башкарачак?