Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхъяның иманы кимемәгәнме?

Яхъяның иманы кимемәгәнме?

Утыз сигезенче бүлек

Яхъяның иманы кимемәгәнме?

ЯКЫНЧА бер ел төрмәдә утырган Чумдыручы Яхъяга Наин шәһәрендәге тол хатынның улын үледән терелтү турында хәбәр итәләр. Ләкин Яхъя булган бу хәлне ничек бәяләргә икәнен Гайсәнең үзеннән белергә тели, шуңа күрә ул аның янына ике шәкертен: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?» — дип сорарга җибәрә.

Бу сорау сәер булып күренәдер, чөнки Яхъя, Гайсәне якынча ике ел элек суга чумдырганда, аңа Аллаһы рухының иңгәнен күргән һәм Аллаһының Гайсәне хуплаганын ишеткән иде. Яхъяның соравы кайберәүләрне аның иманы кимегән дигән нәтиҗә ясарга этәрергә мөмкин. Ләкин бу алай түгел. Яхъя шикләнә башлаган булса, аның шәкертләре киткәч, Гайсә аның турында яхшы сүзләр сөйләмәс иде. Ни өчен соң алайса Яхъя андый сорау бирә?

Яхъя, бәлки, Гайсәдән аның чыннан да Мәсихме икәнен белергә телидер. Төрмәдә тилмергән Яхъяны бу бик ныгытыр иде. Ләкин Яхъяның соравы, күрәсең, үз эченә күбрәкне ала. Аның, мөгаен, пәйгамбәрлекләр буенча Мәсих башкарырга тиеш булганны ахырга кадәр үтәячәк икенче берәү, ягъни аңа алмашка килүче булырга тиешме икәнен беләсе килә.

Изге Язмалардагы Яхъяга таныш булган пәйгамбәрлекләр буенча, Аллаһының Майланган Заты патша, коткаручы булырга тиеш. Әмма Гайсәнең суга чумдырылуыннан соң күп айлар үткән, ә Яхъя һаман да төрмәдә. Шуңа күрә Яхъя асылда болай дип сорыйдыр: «Аллаһы Патшалыгын урнаштырачак зат чыннан да синме һәм без синең көчеңнең чагылышын күрәчәкбезме, яки без Мәсих даны белән бәйле искиткеч пәйгамбәрлекләрне үтәячәк башка берәүне, сиңа алмашка килүчене, көтәргә тиешме?»

Яхъяның шәкертләренә: «Әлбәттә, килергә тиеш зат бу мин!» — дип әйтер урынына, Гайсә гаҗәеп эшләр башкара башлый: ул күпләрне төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктыра. Аннары ул шәкертләргә болай ди: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез: сукырлар күрә башлый, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәр игълан ителә».

Башкача әйткәндә, Яхъяның соравында өмет чаткылары чагыла: ул Гайсәнең хәзер эшләгәненнән күбрәкне эшләячәген һәм, бәлки, үзен азат итәчәген көтә. Әмма Гайсә Яхъяга кылган могҗизаларыннан күбрәкне эшләвен көтмәскә куша.

Яхъяның шәкертләре киткәч, Гайсә халыкка борылып, Яхъяның Малахий 3:1 дә алдан әйтелгән Йәһвәнең «хәбәрчесе» икәнен һәм шулай ук Малахий 4:5, 6 да алдан әйтелгән Ильяс пәйгамбәр икәнен әйтә. Шулай итеп ул Яхъяны аңа кадәр яшәгән пәйгамбәрләргә тиңли һәм аны югары бәяләп, болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк. Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле исә кешеләр күкләр Патшалыгына бар көчләрен куеп омтылалар».

Гайсә Аллаһы Патшалыгында иң кечесе Яхъядан бөегрәк диеп, Яхъя күктәге Патшалыкка кермәячәк икәнен күрсәтә. Яхъя Гайсәгә юл әзерләгән, ләкин ул Мәсих үз шәкертләре белән Патшалыкта бергә идарә итәр өчен килешү төзегәнче үлгән. Менә ни өчен Гайсә Яхъя күктәге Патшалыкта булмаячак дип әйтә. Яхъя Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә җирдә яшәячәк. Лүк 7:18—30; Маттай 11:2—15.

▪ Ни өчен Яхъя Гайсәдән килергә тиеш Затның улмы я башка берәүне көтәргә кирәкме икәнлеге турында сорый?

▪ Яхъяда, Гайсәнең сүзләре буенча, нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

▪ Ни өчен Чумдыручы Яхъя Гайсә белән күктә булмаячак?