Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңадан бәхәс куба

Яңадан бәхәс куба

Йөз унбишенче бүлек

Яңадан бәхәс куба

ШУЛ кичне, берничә сәгать алдарак Гайсә үз рәсүлләренең аякларын юып, башкаларга басынкылык белән хезмәт итүдә искиткеч үрнәк күрсәткән иде. Аннары ул үзенең якынлашып килүче үлемен Искә алу кичәсен гамәлгә керткән иде. Хәзер исә, аеруча боларны исәпкә алсак, гаҗәпләнерлек бер хәл килеп чыга. Рәсүлләр арасында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дигән кайнар бәхәс куба! Күрәсең, бу бетмәс бер бәхәснең дәвамы.

Исеңдәдер, тауда Гайсәнең кыяфәте үзгәргәннән соң, рәсүлләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшкәннәр иде. Моннан тыш, Ягъкуб белән Яхъя Гайсәдән Патшалыкта иң күренекле урыннар сорагач, рәсүлләр арасында каршылык туган иде. Хәзер алар белән үткәргән соңгы төнне Гайсә, аларның яңадан бәхәсләшкәнен күргәч, ничек күңелсезләнәдер! Ул ни эшләр?

Гайсә үз рәсүлләрен тәртипләре өчен орышмый, ә сабырлык белән кабат аларга болай ди: «Халыклар патшалары алар өстеннән хакимлек итәләр, һәм халыклар өстеннән хакимлеккә ия кешеләр Хәйриячеләр дип аталалар. Ә сез андый булмагыз... Чөнки кем бөегрәк? Табын янында утыручымы яки аңа хезмәт күрсәтүчеме? Табын янында утыручы түгелме?» Аннары, үз үрнәген исләренә төшереп, ул болай ди: «Ә мин сезнең арада хезмәт күрсәтүче кебек».

Камил булмауларына карамастан, рәсүлләр Гайсәнең сынауларында аның белән калган. Шуңа күрә ул болай ди: «Атам минем белән Патшалык турында килешү төзегән кебек, мин дә сезнең белән килешү төзим». Гайсә белән аның тугры шәкертләре арасындагы бу килешү нигезендә алар аның белән бергә хакимлек итәчәк. Патшалык турындагы бу килешүгә чикләнгән сан — 144 000 кеше керә.

Рәсүлләргә Мәсих белән Патшалыкта идарә итәргә искиткеч өмет бирелсә дә, хәзерге вакытта алар рухи яктан нык түгел. «Бу төнне сез барыгыз да, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәксез»,— дип әйтә Гайсә. Әмма, Петергә аның өчен дога кылганы турында әйткәч, Гайсә аны: «Син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт»,— дип өнди.

«Кадерле балаларым,— ди Гайсә,— мин сезнең белән инде озак булмам. Сез мине эзләрсез һәм яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: „Мин барачак урынга сез килә алмассыз“. Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр».

— Хуҗам, син кая барасың? — дип сорый Петер.

— Мин бара торган урынга минем артымнан син әле бара алмыйсың,— дип җавап бирә Гайсә,— әмма соңыннан барырсың.

— Хуҗам, ни өчен мин синең артыңнан хәзер бара алмыйм? — дип сорый Петер.— Мин синең өчен үз җанымны да бирергә әзер.

— Минем өчен үз җаныңны да бирергә әзерме? — дип сорый Гайсә.— Сиңа хак сүз әйтәм: бүген, бу төнне үк, әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең.

— Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен,— дип каршы төшә Петер. Калган шәкертләр дә шулай дия башлагач, Петер болай дип мактана: «Синең белән булачак вакыйгалар аркасында сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!»

Гәлиләя буйлап рәсүлләрен янчыксыз һәм капчыксыз вәгазьләргә җибәргән чагы турында әйтеп, Гайсә болай дип сорый:

— Сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы?

— Юк! — ди алар.

— Ә хәзер янчыгы булганы аны да, ризык салынган капчыгын да алсын,— дип әйтә ул,— һәм кылычы булмаганы өс киемен сатсын да, кылыч сатып алсын. Сезгә шуны әйтәм: «Аны канунсызлар рәтенә керттеләр»,— дип язылган сүзләр миндә үтәлергә тиеш, чөнки минем хакта язылганнар тормышка аша.

Гайсә үзенең җинаятьчеләр яки канунсызлар белән бергә җәзалап үтереләчәге турында әйтә. Ул шулай ук шәкертләре аннан соң каты эзәрлекләүләргә дучар булачагын күрсәтә. Шәкертләр:

— Хуҗабыз, менә монда ике кылыч бар,— ди.

— Шул җитәр,— дип әйтә Гайсә.

Аларның үзләре белән кылычлар алуы соңрак Гайсәгә аларны тагын бер мөһим нәрсәгә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк. Без моны алда күрербез. Маттай 26:31—35; Марк 14:27—31; Лүк 22:24—38; Яхъя 13:31—38; Ачылыш 14:1—3.

▪ Ни өчен рәсүлләрнең бәхәсе шулкадәр гаҗәп?

▪ Гайсә бәхәсне ничек җайга сала?

▪ Гайсә үз шәкертләре белән төзегән килешү нигезендә нәрсә мөмкин була?

▪ Гайсә нинди яңа әмер бирә, һәм ул никадәр мөһим?

▪ Петер үзенә чамадан тыш ышанганын ничек күрсәтә, һәм Гайсә аңа нәрсә әйтә?

▪ Ни өчен Гайсәнең янчык һәм капчык алу турындагы күрсәтмәләре элегрәк биргәненнән аерылып тора?