Җенле егетне савыктыру
Алтмыш беренче бүлек
Җенле егетне савыктыру
ГАЙСӘ Петер, Ягъкуб һәм Яхъя белән, күрәсең, Ермон тавы башында булганда, башка шәкертләр авыр хәлгә эләгә. Таудан төшкәч, Гайсә шуны күрә: аның шәкертләрен күп кеше уратып алган, һәм канунчылар алар белән бәхәсләшеп тора. Гайсәне күргәч, халык таң кала һәм аны сәламләр өчен аңа таба йөгерә. «Алар белән нәрсә турында бәхәсләшәсез?» — дип сорый Гайсә.
Халык арасыннан бер ир-ат чыгып, Гайсә алдында тез чүгә һәм болай ди: «Остаз, мин синең яныңа үз улымны китердем, чөнки аның эчендә аны телсез итүче рух бар. Ул улымны кайда эләктерсә, шунда җиргә ега, һәм улым авызыннан күбекләр чыгара, тешләрен шыгырдата һәм көчсез кала. Мин шәкертләреңнән аны куып чыгаруларын үтенгән идем дә, алар булдыра алмадылар».
Шәкертләрнең егетне савыктыра алмаганын күреп, канунчылар, күрәсең, алардан мыскыллап көлә башлый. Нәкъ шул киеренке вакытта Гайсә килә дә. «И имансыз буын,— дип әйтә ул,— иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга?»
Гайсә бу сүзләрне анда торучы һәр кешегә әйтә кебек тоела, ләкин башлыча ул сүзләр шәкертләренә тынгы бирмәгән канунчыларга кагыла. Аннары Гайсә егетне үзе янына китерергә куша. Әмма аның янына килгәндә, егетне үз хакимлегендә тоткан җен аны җиргә ега, һәм аны каты итеп көзән җыера башлый. Егет авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәргә тотына.
— Бу хәл аның белән күптәнме? — дип сорый Гайсә.
— Балачактан бирле. Рух аны үтерергә тырышып, утка да, суга да берничә тапкыр ташлады,— дип әйтә әтисе һәм болай дип үтенә: — Әгәр берәр нәрсә эшли алсаң, кызган безне һәм ярдәм ит.
Әтисе күп еллар инде, мөгаен, ярдәм эзлидер. Һәм хәзер Гайсәнең шәкертләре аны савыктыра алмагач, ул тагы да ныграк өметсезлеккә бирелә. Аның өметсез сүзләрен ишетеп, Гайсә аңа: «Ни өчен син: „Әгәр эшли алсаң“,— дисең? Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала»,— дип әйтә.
— Иман итәм! — дип шунда ук кычкырып җибәрә малайның әтисе.— Иманым җитмәсә, ярдәм ит!
Халыкның үзләре янына җыелганын күреп, Гайсә җенне шелтәләп: «Телсез һәм чукрак итүче рух, мин сиңа аның эченнән чыгарга һәм башка кермәскә кушам»,— ди. Җен чыкканда, егет кабат кычкырып җибәрә, һәм аны каты көзән җыера. Егет үлгән шикелле җирдә ята, һәм кешеләрнең күбесе: «Ул үлде!» — диешә. Ләкин Гайсә егетне кулыннан тотып торгыза.
Элегрәк шәкертләр, вәгазьләргә җибәрелгәндә, җеннәрне куып чыгара алган. Шуңа күрә хәзер, өйгә кергәч, алар Гайсә белән генә калып: «Ни өчен без аны куып чыгара алмадык?» — дип сорыйлар.
Иманнары аз булганына игътибар итеп, Гайсә: «Андый рухларны дога белән генә куып чыгарып була»,— дип җавап бирә. Бу җен бик көчле булган, һәм аны куып чыгарыр өчен, күрәсең, әзерлек таләп ителгән. Моның өчен нык иман һәм Аллаһыга көч сорап дога кылу кирәк булган.
Аннары Гайсә болай дип өсти: «Сезгә хак сүз әйтәм: иманыгыз горчица орлыгы кадәр генә булса да, сез бу тауга: „Моннан тегендә күч“,— диярсез, һәм ул күчәчәк, һәм сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмаячак». Иман нинди көчле була ала!
Йәһвәгә хезмәт итүдә алга китешебезгә комачаулаган төрле киртәләр һәм авырлыклар, биек таулар сыман, җиңеп чыга алмаслык булып күренергә мөмкин. Әмма Гайсә күрсәткәнчә, йөрәгебездә иман үстерсәк һәм аны ныгытыр өчен тырышлыклар куйсак, без иманда җитлеккән булачакбыз һәм тау хәтле киртәләр белән авырлыкларны җиңеп чыга алачакбыз. Марк 9:14 — 29; Маттай 17:19, 20; Лүк 9:37— 43.
▪ Ермон тавыннан төшкәндә, Гайсә нәрсә күрә?
▪ Гайсә җенле егетнең әтисен ничек юата?
▪ Ни өчен шәкертләр җенне куып чыгара алмаган?
▪ Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, иман никадәр көчле була ала?